Михаил Лермонтов

Михаи́л Ю́рий улы Ле́рмонтов (1814 елның 15 октябре1841 елның 27 июле) — күренекле рус шагыйре, язучы, драматург, рәссам, әфисәр.

Михаил Лермонтов
Туган телдә исем Михаил Юрьевич Лермонтов
Туган 15 октябрь 1814(1814-10-15)
Мәскәү
Үлгән 27 июль 1841(1841-07-27) (26 яшь)
Пятигорск
Үлем сәбәбе утлы коралдан ату ярасы[d]
Күмү урыны Тарханы[d] һәм Биштау
Ватандашлыгы Россия империясе
Әлма-матер Николай атлы гаскәр укуханәсе[d] һәм Мәскәү университеты каршындагы затлы малайлар пансионы[d]
Һөнәре шагыйрь, язучы
Ата-ана
Хәрби дәрәҗә карнит[d]

 Михаил Лермонтов Викиҗыентыкта

Аның шигырьләренә күп җырлар, романслар, опера, симфония әсәрләре язылган.

Лермонтов нәселе Шотландиядән чыккан.

Ике дуэльда катнашкан, икенче дуэльда Пятигорск шәһәрендә Мартынов тарафыннан үтерелгән.

Лермонтовның иң мәшһүр әсәрләре: "Бородино", "Герой нашего времени", "Демон", "Маскарад", "Мцыри", "Думы".

Михаил Лермонтов 1814 елның 15 октябрендә Мәскәүдә Юрий Петрович һәм Мария Михайловна гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе–отставкадагы капитан, әнисе яхшы күңелле, музыкаль сәләтле була, әммә, 22 яшькә дә җитмичә, чахоткадан үлә. Өч яшьлек Миша әбисе белән кала . Елизавета Арсеньева акыллы, эшлекле, әмма кырыс була. Тарихта ул "рус әдәбиятының иң танылган әбисе" буларак калды.

Елизавета Арсеньева Юрий Петровичны яратмый, шуның өчен Миша Пенза губернасындагы Тархан авылында әбисе белән үсә. Малай караңгы йөзле бала була. Әбисе оныгына яхшы башлангыч белем бирергә тырыша. Михаил Лермонтов пианино, флейта һәм скрипкада уйный, өч телдә сөйләшә, рәсем ясый, шахмат һәм математикада көчле була. Сәламәтлеген ныгыту өчен, Елизавета Арсеньева аны Кавказ Минераль суларына алып бара. Соңрак шагыйрь ул җирләрне «Кавказ», «Кинжал» һәм башка шигырьләрендә искә төшерә.

1827 елда Елизавета Арсеньева 13 яшьлек Миша белән Мәскәүгә, оныгын Университет пансионына укырга әзерләргә, күчеп килә. Киләсе елның сентябреннән Лермонтов ул бинада укый башлый. Үзенең иҗади сәләтен аңлап, яшүсмер шигырьләрдән тыш берничә поэма иҗат итә. Шулай ук ул Байронның, Шекспирның һәм немец драматургы Шиллерның әсәрләрен укый.

16 яшендә шагыйрь Мәскәү университеты студенты була, башта әхлак-сәяси бүлегендә укый, аннары сүз төркеменә күчә. Бу вакыт Лермонтов иҗатының башлангыч чоры була. Ул бик күп әдәби жанрларны үзләштерә, элегияләр, җырлар, драмалар яза. Михайл Лермонтов кешеләрне шаккаттыра торган сәләтләргә ия була.

1832 елда егет Петербургка башкала университетындагы дәресләрне дәвам итү өчен килә. Әмма анда аны 3 нче курска кабул итүдән баш тарталар. Ул кардиналь рәвештә планнарын үзгәртергә була һәм гвардия прапорщиклары мәктәбенә китә. Әмма уку йортында аны ике "явыз", аның сүзләренчә, ел көтеп тора. Укуда ул иң яхшы студентлар арасында була, иҗат итүен дәвам итә, үзенең атаклы нәфис сүз әсәрен яза. Ул «Җилкән» әсәре була.

1834 елда Мәктәпне тәмамлаган 20 яшьлек егет Царское Селода урнашкан Гусар полкында хезмәт итә башлый. Михайл Лермонтов "Маскарад", "Боярин Оршей" өстендә, "Вадим" романы өстендә эшли башлый. 1835 елда «Хаҗи Абрек» әсәрен «Уку өчен китапханә" басмасына тапшыра.

1837 елда яшь язучы Александр Пушкинның үлеме турында белә һәм танылган «Шагыйрьнең үлеме» шигырен яза. Авторны кулга алалар. Камерада утырганда, ул «Тоткын», «Дога», «Теләк» дигән шигырьләрен яза. Николай I катнашында узган судтан соң яшь ул Лезге кордон сызыгын саклаучы драгун Нижегородский полкына озатыла. Анда барганда, Лермонтов Мәскәүдә туктала һәм «Бородино» ны яза. Кавказда шагыйрь декабристлар белән таныша.

Кавказда язучының сәламәтлеге начарая. Жуковский һәм Елизавета Алексеевна тырышлыгы белән 1838 елда ул Петербургка кайта, анда ул Петр Андреевич Вяземский, Николай Михайлович Карамзин, Иван Сергеевич Тургенев белән аралаша башлый. Ул еш кына шигъри җыелышларда була, «Замандаш» һәм «Ватан язмалары» журналында яңа шигырьләрен бастыра. 1840 елда Эрнест де Барант белән дуэльдән соң Лермонтовны яңадан Кавказга җибәрәләр.

Шул ук елда аның 36 поэмасы язылган һәм 26 шигыре булган иҗади җыентыгы чыгарыла. Бер ел узгач, февральдә, Михаил отпуск ала һәм Төньяк Пальмирга китә. Ул үз журналын бастырырга планлаштыра, отставкага китәргә хыяллана. Ләкин аның отставкага китү үтенечен кире кагалар. Шагыйрьгә апрель аенда Петербургтан китәргә һәм үз полкына Кавказга кайтырга кушалар.

1841 елның маенда Лермонтов, хезмәт урынына барганда, Пятигорскига килә, авырый һәм анда ике ай дәвалана. Шул ук вакытта «Бәхәс», «Яфрак» шигырьләрен яза. Буш вакытларында ул дуслары белән аралаша. Алар арасында отставкадагы майор, элеккеге дусты–Николай Мартынов та була. Михаил еш кына аны мыскыллый. Верзилин йортындагы кичләрнең берсендә аларның соңгы бәрелеше була. Николай, мыскыллауга чыдый алмыйча, шагыйрьне дуэльгә чакыра. Аларның ачуланышын берәү дә чын дип уйламый, Михаил үзе дә шундый фикер дә була һәм өскә ата. Ләкин рәнҗетелгән дошман нәкъ аңа ата. Михаил Юрьевич шул ук көнне, 27 июльдә кан югалтудан вафат була.

Шулай ук карагыз

үзгәртү

Әдәбият

үзгәртү
  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Жданов В. В. Лермонтов // Краткая литературная энциклопедияМосква: Советская энциклопедия, 1962.