Агыйдел (журнал)

«Агыйде́л» (баш. Ағиҙел) — Уфада нәшер ителүче айлык әдәби-нәфис һәм иҗтимагый-сәяси журнал. Республиканың төп әдәби басмасы санала. Башкорт телендә чыгучы «калын» журнал язучыларның яңа әдәби әсәрләрен һәм әдәбият белеме буенча хезмәтләрен бастырып бару белән беррәттән, җөмһүрият һәм илдәге сәясәт, икътисад, фән, мәдәният, мәгариф яңалыкларын да даими урнаштыра.

Агыйдел (журнал)
Ағиҙел
Tөр

әдәби-нәфис,
иҗтимагый-сәяси басма


Гамәлгә куючы

Башкортстан хөкүмәте
Язучылар берлеге
мөхәрририят

Баш мөхәрир

Мөнир Кунафин

Нигезләнгән

1923

Тел

башкорт теле

Төп офис

Уфа, Октябрь проспекты, 2.

Тиражы

38 000 (1968)
12 000 ↘ (1995)
4 500 ↘ (2010)
2 000 ↘ (2020)
2 200 ↗ (2021)
2 200 → (2022)


Веб-сайт: http://agidel-rb.ru/
«Агыйдел» журналының тышлыгы

Оештыручылары: Республика хөкүмәте, Язучылар берлеге һәм басма мөхәрририяте.

1990 елларга кадәр республикада бердәнбер әдәби журнал була. Җөмһүрият тарихының бөтен чорларында әдәбият-тел, милли мәдәният үсешендә зур роль уйный.

Мәҗит Гафуриның «Шагыйрьнең алтын приискасында», Афзал Таһировның «Солдатлар», Һәдия Дәүләтшинаның «Ыргыз», Имай Насыйриның «Сибай», Мостай Кәримнең «Кара сулар», Зәйнәп Биишеваның «Кимсетелгәннәр», Рәми Гариповның «Табыну» әсәрләре беренче тапкыр әлеге басмада дөнья күрә.

Баш мөхәррирләр

үзгәртү

Имай Насыйри (1925, 1926); Давыт Юлтый (1930-1931, 1933); Булат Ишемгул (1932, 1934, 1935-1936); Төхфәт Янәби (1932, 1936-1937); Габдулла Амантай (1934-1935); Хәниф Кәрим (1937 елдан); Низам Карипов (1939-1941); Гали Зөлкәрнәев (1946-1948); Сәгыйть Агиш (1949 елдан); Наҗар Нәҗми (1952); Әкрам Вәли (1952-1955); Хәким Гыйләҗев (1955); Әсгать Мирзаһитов (1968); Рәис Низамов (1973); Ә.С. Гәрәев (1978-1988); Булат Рәфыйков (1988); Сафуан Әлибай (1998); Әмир Әминов (2002 елдан)[2]; Рәлиф Кинҗәбаев; Мөнир Кунафин (2020 елдан)[3].

Сәхифәләр

үзгәртү
Сәхифә Сәхифә Сәхифә
Шигърият Сәнгать Тамчылар
Чәчмә әсәрләр Безнең календарь Иҗат остаханәсе
Публицистика Безнең юбилярлар Сәхнә әсәрләре
«Ағиҙел» кунагы Дөнья әдәбияты үрнәкләре Фәһем
Чишмәләр Әдәби мирас «Ағиҙел»гә хатлар килә
Әдәби тәнкыйть Сатира, юмор Дуслык күперләре

Журнал эчендә журнал

үзгәртү

1980 еллар азагыннан «Оран», «Бәпембә», «Шоңҡар» кушымталары белән чыга.

«Ағиҙел» журналының баш мөхәррире Булат Рәфыйков үз кул астындагы басмада иҗади яшьләр өчен «Журнал эчендә журнал» чыгарырга тәвәккәлли. 1993 елның азагында Башкортстан китап нәшрияты, әлманах рәвешендә, яшьләр журналының тәүге санын нәшер итә. Ә инде 1994 елның гыйнварында рәсми теркәлү үткәннән соң, «Шоңҡар» журналы, мөстәкыйль басма буларак, үзенең дөньяга тууы хакында хәбәр итә.[8]

Нәниләр өчен тәгаенләнгән «Бәпембә» журналы ата-аналарның да, балаларның да яраткан «Акбүзат» (баш. «Аҡбуҙат») журналы булып китә.[9]

Индекс

үзгәртү
  • «Башкортстан Республикасының газета һәм журналлары» каталогында: 73001,
  • «Почта России» газета һәм журналлар каталогында: 73001.

Кызыклы факт

үзгәртү

«Агыйдел» журналының 100 еллыгы хөрмәтенә «Казан утлары» журналы үзенең 2023 елгы март ае санында «Казан утларында ― Агыйдел» рубрикасы урнаштыра. Биредә «Агыйдел» журналының баш мөхәррире Мөнир Кунафинның «Әдипләр иңендә халык сүзе һәм какшамас намус ята» мәкаләсе (122нче биттә), «Агыйдел» авторларыннан Хәсән Назар, Гүзәл Ситдыйкова, Кадим Аралбай, Гөлфия Юнысова, Әхмәр Үтәбай, Гөлнур Якупова, Салават Әбүзәр, Йомабикә Ильясова, Таңсылу Карамышева, Лилия Сакмар, Хисмәтулла Юлдашев, Тамара Искәндәрия, Айсылу Гарифуллина, Зөлфия Ханнанова, Галия Кәлимуллина, Гөлназ Котыева, Лариса Абдуллина шигырьләре (125-131нче биттә), Рәшит Солтангәрәевның «Татар белән башкорт» хикәясе (132-159нчы биттә) урын алган.

Чыганак

үзгәртү
  1. Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмә). Уфа, 1988.

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү