Гүзәл Ситдыйкова

Ситдыйкова Гүзәл Рамазан кызы (10 июнь 1952 ел) — башкорт шагыйре, прозаик, публицист, тәрҗемәче һәм җәмәгать эшлеклесе. Башкорт АССРының ХII чакырылыш Югары Советының халык депутаты (1991-1995), Башкортстан Республикасының 1-3-нче чакырылыш Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты (1995-2008), Башкортстан Республикасының 1-нче чакырылыш Җәмәгать Палатасы әгъзасы (2011-2012), Башкортстан Башкорт хатын-кызлары җәмгыяте рәисе (2004-2011), Россия Федерациясе һәм Башкортстан язучылар берлекләре әгъзасы (1995), Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2007). Һәдия Дәүләтшина исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2017)[1]. 2012 елдан Башкорт һәм Татар Википедияләренең актив мөхәррире. Башкортстанның халык шагыйре (2022).

Гүзәл Ситдыйкова
Туган телдә исем баш. Гүзәл Рамаҙан ҡыҙы Ситдиҡова
Туган 10 июнь 1952(1952-06-10) (71 яшь)
Инҗәр
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Чиләбе дәүләт мәдәният институты[d]
Һөнәре шагыйрь, язучы, журналист, тәрҗемәче, җәмәгать эшлеклесе

 Гүзәл Ситдыйкова Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Гүзәл Рамазан кызы Ситдыйкова 1952 елның 10 июнендә Башкорт АССРның Белорет районы Инҗәр авылында туган. Зөяк (баш. Йөйәк) сигезьеллык мәктәбен, Белорет педагогия училищесын, 1980 елда Чиләбе дәүләт мәдәният институтын тәмамлый.

Хезмәт юлын Белорет шәһәрендәге 1-нче интернат-мәктәптә тәрбияче булып башлый. Аннары «Урал» гәзитенең мөхәррире булып эшли.

Җәмәгать эшлеклесе үзгәртү

  • 1990 елда Башкорт АССРның 12-нче чакырылыш Югары Советы депутаты итеп сайлана.
  • 1995 елдан Башкортстан Республикасының 1-нче, 2 нче һәм 3-нче чакырылыш Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты була.
  • Башкортстан Республикасының 1-нче чакырылышы Җәмәгать Палатасы әгъзасы.
  • 2004-2011 елларда Башкортстан республикасының Башкорт хатын-кызлары җәмгыятен җитәкли.

Иҗаты үзгәртү

«Ырашкы»

Ыңгыраша кебек таулар ― ява ырашкы,
Ни булды соң, төягем, дип килә сорашкы.
Ни дисең соң ― актарылып ята тамырлар.
Аталарын варислары ничек танырлар ?
Үз тамырын үзе чабып яши кешелек ―
Иртәгәдән кадерлерәк бүген кәшилүк.
Алдан алып ашый тора варис өлешен.
Елар мәлләр ерак кебек, бүген ― көлешү.
Ырашкыдай күз яшьләрем ага боз катыш:
Җаным өши ― җир генәмне талау да сатыш.[2]
Гүзәл Ситдыйкова

Гүзәл Ситдыйкова дистәдән ашу (артык) китап авторы.

«Ағинәйҙәр ҡоро» хәрәкәтендә катнаша, башкортча Википедия үсешенә зур өлеш кертә: даими рәвештә мәкаләләр яза, төзәтмәләр кертә; Викикитапханә, Викисүзлек, Викиөземтә Инкубатор проектларын тулыландыра.

2017 елда «Башкортстан Республикасы Язучылар берлеге» төбәк җәмәгать оешмасы тарафыннан язучының «Колынчак — аргамак булыр бер чак»(шигырьләр, әкиятләр, хикәяләр. — Уфа, Китап, 2014. — 156 бит) китабы( Балалар һәм үсмерләр өчен) әдәбият, сәнгать өлкәсендәге Һәдия Дәүләтшина исемендәге республика дәүләт премиясенә тәкъдим ителде[3][4].

Гүзәл Ситдыйкова «Лифт-2017» Бөтенрәсәй әдәби фестивальләр фестивале конкурсында җиңүчеләрнең берсе булды. Ул Марина Цветаеваның «Принц һәм аккошлар» һәм «Иске Мәскәүнең өйләре» шигырьләрен тәрҗемә иткәне өчен беренче урынны алды[5].

Китаплары үзгәртү

1. Текетек: шигъри әкият. — Уфа: Китап, 1994. — 16 б.
2. Бүрене еңгән бәрәс: шигъри әкият. — Уфа: Китап, 1999. — 24 б.
3. Башкортларның гаилә тормышы — мәкальләрдә һәм әйтемнәрдә. — Уфа: «Виртуал», 2002. — 79 б.
4. Үз Кояшым, үз Аем: шигъри әкият, мәкальләр дөньясы, язмышнамә. — Уфа: Китап, 2002. — 240 б.
5. Җәннәт бакчасы. — Уфа: Полиграфдизайн, 2005. — 102 б.
6. Яшь гаиләгә нәсыйхәтләр. — Уфа: Полиграфдизайн, 2006. — 11 б.
7. Күчле ил — көчле ил: күңел сәхифәләре, шигырлар. — Уфа: Китап, 2007. — 448 б.
8. Кышларның да бар бит үз кошлары: шигырьләр. — Уфа: РНМЦ МОБ, 2010. — 136 б.
9. Машина нигә «дүрт-дүрт», ди: шигырьләр, әкиятләр, хикәяләр. — Уфа: Китап, 2010. — 112 б.
10. Гузаль Ситдыкова. Биобиблиографический указатель. — Уфа: Нац. Б-ка им. З. Валиди, 2012(башк.)(рус.)
11. Җәннәт бакчасы. Юлъязмалар. Шигырьләр — Уфа: Уфимский полиграфкомбинат ДУП. 2014. — 232 бит (башк.)
12.Колынчак — аргымак булыр берчак. . Балалар өчен шшигырьләр, хикәяләр, әкиятләр. — Уфа: Китап, 2014. — 154 б.
13. Г. Ситдыйкова. Агып килә мәңгелек: шигырьләр, поэмалар. — Уфа: Китап. 2019. — 400 бит. ISBN 978-5-295-07217-8
14. Г. Ситдыйкова. Мин дөньяны өйрәнәм. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен шигырьләр.— Уфа: Кереш. 2020. — 26 бит. ISBN 978-5-6041457-8-4
15. Г. Ситдыйкова. Әнә килә бала. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен шигырьләр. — Уфа: Кереш. 2020. — 263 бит. ISBN 978-5-6041458-0-7
16. Г. Ситдыйкова. Бөркетләр күккә омтыла (баш. Балапандар күккә ынтыла). Уфа: Китап, 2023. Китапның тиражы 1000 данә. [6]

Җыентыкларда басылган әсәрләре үзгәртү

13. Июль кайткан; Далаларда: (шигырьләр)// Яшь көч: шигырьләр, хикәяләр. — Уфа, 1984. — Б. 97-98
14. Шигырьләр// Җиде чишмә: шигырьләр. — Уфа, 1988. — Б. 31-52
15. Муеннар (хикәяләр)//Мөхәббәткә хөкем юк: повестьлар, хикәяләр, юморескалар һәм пьесалар. — Уфа, 1997. — Б. 211-250
16. Ай һәм Кояш: (шигырьләр)// Башкорт шигърияте антологиясе. — Уфа, 2001. — Б. 735-736
17.Туган тел: (шигырь)// Халкым теле — хаклык теле. — Уфа, 2005. — Б. 117
18. Кем мин?: (шигырьләр)// Из века в век. Башкорт шигърияте. — М., 2008. — С. 498-505
19. Мәкаль һәм әйтемнәрдә хатын-кызның гаиләдә тоткан урыны.// Статус и роль женщины в современном мире. — Уфа, «Гыйлем», 2011 — 106-110 бб.

Башкортчага тәрҗемәләр үзгәртү

    • Андерсен Г. Х. Стойкий оловянный солдатик //Книга для чт. для 1 кл.. пер. Г. Ситдиковой. — Уфа: Инеш, 2013. — С. 41—48.
    • Андерсен Г. Х. Гадкий утенок //Книга для чт. для 2 кл.. пер. Г. Ситдиковой. — Уфа: Инеш, 2013. — 152 с.
    • Андерсен Г. Х. Дюймовочка //Книга для чт. для 2 кл.. пер. Г. Ситдиковой. — Уфа: Инеш, 2013. — 152 с.
    • Андерсен Г. Х. Снежная королева//Книга для чт. для 3 кл.. пер. Г. Ситдиковой. — Уфа: Инеш, 2013. — С. 33—54.
    • Андерсен Г. Х. Дикие гуси //Книга для чт. для 3 кл.. пер. Г. Ситдиковой. — Уфа: Инеш, 2013. — С. 55—74.
    • Андерсен Г. Х. Сказки и истории (на баш. яз.) пер. Г. Ситдыковой ISBN 978-5-903622-51-1 — Уфа: Инеш, 2015. — 188 страниц
    • Л. Кэрролл. Алиса в стране чудес. (Башкортчага Г. Ситдыйкова тәржемәсе) — Evertype (Ирландия), 2017. — 129 с. — ISBN-10 1-78201-201-X ISBN-13 978-1-78201-201-6

Язучы һәм аның әсәрләре турында үзгәртү

  • Тугызбаева Ф. «Зәңгәр иңләргә таулар өйрәтте...» «Башкортстан» гәзите, 2017, 1 март[7].
  • Баһманова М. Гүзәлнең әйткәне күңелдә калды. Шагыйрәнең «Үз Кояшым, үз Аем» китабын укыганда туган уйлар. «Агыйдел» журналы, 2016, № 8[8].
  • Гыйльманов Д. Исеменщр җисемгә тап килсен! «Башкортстан» гәзите, 2015, 9 декабрь[9].
  • Оставаясь самим собой (К юбилею литератора и общественного деятеля Гузели Ситдиковой). «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы, 2012, 10 июнь[10].
  • Әлисәнең һәм Гүзәл Ситдикованың Сикертәндәге мажаралары 2018, 10 гыйнвар [11]
  • Котыева Г. "Гомерем зая үтмәсен дип яшәем" Башкортстан кызы, 2021, № 2 [12].

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • Бөтендөнья башкортлар корылтаеның «Ал да нур чәч халкыңа» медале (2021) [13]
  • «Башкортстан төзелүгә 100 ел» юбилей медале (2018)
  • Балалар һәм үсмерләр өчен әдәбият, сәнгать өлкәсендә Һәдия Дәүләтшина исемендәге республика премиясе лауреаты (2017)[1][14][15]
  • «Лифт—2017» Бөтенрәсәй әдәбият Фестивальләре Фестиваленең Көмеш медале (2017)[16]
  • Айзар Баек чәчән исемендәге Республика конкурсы Гран-При лауреаты (2015)[17].Россия Лермонтов комитетының «М.Ю. Лермонтовның 200 еллык туган көне хөрмәтенә» юбилей медале (2014)
  • Башкортстан Дәүләт Җыелышы — Корылтаеның Кадерле грамотасы (2012)
  • Башкортстан Дәүләт Җыелышы — Корылтаеның «Башкортстан кануниятен үстерүдә аерым өлеш өчен» Мактау билгесе (2009)
  • Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2007)
  • Россия хатын-кызлары берлеге Мактау грамотасы (2007)
  • Россия Федерациясе Дәүләт Думасы Федераль Җыелышының Рәхмәте (2005)
  • Башкортстан Республикасының Мактау грамотасы (2002)
  • Башкортстан Республикасы Матбугат һәм киң информация чаралары министрлыгының Мактау грамотасы (1992)
  • Башкортстанның халык шагыйре (2022) [18]

Аерым фактлар үзгәртү

Башкортстанда БР Язучылар берлеге эгидасы астында 3-12 яшьтәге балалар арасында «Гүзәл Ситдыйкова шигырьләрен уку конкурсы» уздырылган. 2022 елның февралендә конкурска йомгак ясалган [19].

Чыганаклар үзгәртү

  • Писатели земли башкирской. Справочник / (сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина). Переработанное и дополненное второе издание. — Уфа: Китап, 2015. — 672 с. ISBN 978-5-295-06338-1(рус.)
  • Писатели земли башкирской. Справочник / Сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина. — Уфа: Китап, 2006. — 496 с. (рус.)
  • Статья в Башкирской энциклопедии, к.5
  • Ситдыкова Гузаль Рамазановна// Парламентаризм в Башкортостане: история и современность. — К. 2. — Уфа, 2005. — стр. 271, 284, 294
  • Ситдыкова Гузаль Рамазановна// По пути созидания. — Уфа, Галигиль, 2005. — стр. 31, 32
  • Гүзәл Ситдикова: биобиблиографик күрсәткеч. — Уфа, Башкортстан Республикасы Ә. Вәлиди ис. Милли китапханәсе, 2011. − 40 б.
  • Гүзәл Ситдикова: библиографик күрсәткеч. — Уфа, Башкортстан Республикасы Ә. Вәлиди ис. Милли китапханәсе, 2012. — 58 б.
  • Фәүзия Латипова. Дөньяны бизи алар — Уфа, 2005. — 57-63, 142-149 б.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Определен лауреат Госпремии Башкортостана имени Хадии Давлетшиной. 2021 елның 11 июль көнендә архивланган.[./Башинформ Файл:Bashinform logo-e1423154856921.jpg], 2017, 8 март(Тикшерелгән 8 март 2017)(рус.)
  2. Казан утлары, 2023 ел, март, 125нче бит
  3. Башҡортостандың Һәҙиә Дәүләтшина исемендәге дәүләт премиясенә дәгъва итүчеләр билгеләнде. Башинформ МА, 2017, 17 февраль
  4. Премиягә кем лаеҡ булыр?(үле сылтама) bashgazet.ru
  5. Башкорт шаыйрәсе — Марина Цветаеваның шигырьләренн тәржемәләү конкурсы җиңүчесе. «Башинформ» МА, 2017, 30 май
  6. Лейла Аралбаева. В Уфе издана детская книга народного поэта Башкортостана Гузаль Ситдыковой. ИА Башинформ, 03.08.2023
  7. Тарих һөйләй әҫәрҙәре. (үле сылтама)[./Башҡортостан_(гәзит) Файл:Bashkortostan logo.jpg], 2017, 1 март(Тикшерелгән 2 март 2017)
  8. «Ағиҙел» журналы, 2016, № 8(Тикшерелгән 1 сентябрь 2016)
  9. [1](үле сылтама)Калып:БГ[./Башҡортостан_(гәзит) Файл:Bashkortostan logo.jpg], 2015, 9 декабрь(Тикшерелгән 1 сентябрь 2016)
  10. Оставаясь самим собой (К юбилею литератора и общественного деятеля Гузели Ситдиковой). 2019 елның 27 март көнендә архивланган.[./Башинформ Файл:Bashinform logo-e1423154856921.jpg], 2012, 10 июнь(рус.)(Тикшерелгән 7 март 2017)
  11. [http://bashgazet.ru/litiratura/28908-lisne-m-gzl-sitdiovany-syerstanday-mazharalary.htmlКалып:БГ,2018, 10 ғинуар ](Тикшерелгән 10 гыйнвар 2018)
  12. Ғүмерем зая үтмәһен тип йәшәйем(үле сылтама)
  13. В Уфе 15-летие Башкирской Википедии отметили форумом волонтеров
  14. СПИСОК награждённых государственными наградами Российской Федерации и Республики Башкортостан. Глава Республики Башкортостан. Официальный сайт. 2017, 28 апреля 2018 елның 30 декабрь көнендә архивланган.(рус.)(Тикшерелгән 28 апрель 2017)
  15. архив күчермәсе, archived from the original on 2021-07-11, retrieved 2021-04-09 
  16. Башҡорт шағирәһе — Марина Цветаеваның шиғырҙарын тәржемәләү конкурсы еңеүсеһе. [./Башинформ Файл:Bashinform logo-e1423154856921.jpg], 2017, 30 май(Тикшерелгән 30 май 2017)
  17. Аралбаева Л. (2015-06-22). В Башкирии появились новые баиковеды. ИА «Башинформ». әлеге чыганактан 2016-03-04 архивланды. 2016-01-05 тикшерелгән.
  18. Башҡортостан яҙыусылары һәм шағирҙары дәүләт премиялары менән бүләкләнде. «Башинформ» МА, 19.12.2022(башк.)
  19. Определены имена победителей конкурса чтецов стихотворений Гузаль Ситдыковой. ИА «Башинформ», 07.02.2022