Роберт Баемов

Роберт Баемов (Роберт Нурмөхәммәт улы Баемов, баш. Роберт Нурмөхәмәт улы Байымов) – язучы, әдәбият галиме, Салават Юлаев премиясе лауреаты (1997). Филология фәннәре докторы (1983). РФ, БАССР атказанган фән эшлеклесе (1986). Профессор (1984). БР ФА мөхбир-әгъзасы (1992).

Роберт Баемов
Роберт Байымов
Р.Баемов.jpg
Роберт Баемов
Тугач бирелгән исеме: Роберт Нурмөхәммәт улы Баемов
Туу датасы: 10 гыйнвар 1937(1937-01-10)
Туу урыны: Кырмыскалы районы, Үтәгән авылы
Үлем датасы: 30 апрель 2010(2010-04-30) (73 яшь)
Үлем урыны: Уфа
Ватандашлык: ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
РусияFlag of Russia.svg Русия
Эшчәнлек төре: язучы
Иҗат итү еллары: 1975-2010
Юнәлеш: проза, публицистика
Жанр: роман, повесть, хикәя, фәнни мәкалә
Иҗат итү теле: урыс теле, башкорт теле
Дебют: « Шаг в зрелость» (1975)
Премияләр: Салават Юлаев премиясе (1997)

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

1937 елның 10 гыйнваренда БАССР Кырмыскалы районы Үтәгән авылында туган. Биш-Уңгар урта мәктәбен, Уфада дәүләт университетын (1964), Мәскәү дәүләт университетында аспирантураны (1968) тәмамлаган. Мәктәпне бетергәч, Иске Кыешкы, Биштәкә авылларында (1954-1957) укыта. Совет Армиясендә хәрби хезмәттә була (1957-1959). БДУ ны тәмамлагач, ассистент итеп калдырыла. Филология фәннәре кандидаты (1968), докторы (1983) дәрәҗәләренә диссертация яклый. БДУда 1962 елдан (башкорт әдәбияты кафедрасында укытучы, доцент; кафедра мөдире (1982 елдан) хезмәт куя.

ИҗатыҮзгәртү

Гыйльми эшчәнлегеҮзгәртү

500 фәнни хезмәте бар, шул исәптән 40 китабы һәм монографиясе. Студент елларыннан ук әдәби тәнкыйть мәкаләләре яза. Башкорт әдәбиятында проза жанрын тикшерүгә багышланган «Өлгергәнлеккә бер адым» (Шаг в зрелость) (1975), «Иҗади бизәкләр» (1977), «Башкорт тарихи-инкыйлаби романы» (Башкирский историко-революционный роман), «Эзләнүләрнең чиге юк» (Поискам нет конца) (1980), «Елганың башы һәм тамагы» (Истоки и устья) (1993) китаплары басылды. 6 томлык «Башкорт әдәбияты тарихы» (19901996; История башкирской литературы) авторларының берсе, дәреслекләр авторы. «Бөекләр һәм Көнчыгышның әдәби ядкарьләре» (Великие лики и литературные памятники Востока) монографиясендә төрки-гарәп-фарсы телле әдәбиятның чишмә башын тикшерә.[1] «Ядкарь» (1994), «Проблемы востоковедения» (2009) фәнни журналларын оештыручы һәм беренче мөхәррире.

Әдәби әсәрләреҮзгәртү

 
«Проблемы востоковедения» журналы

Язучы үзе дә проза өлкәсендә каләмен сынап карый: «Сусау» (1980), «Бикле хәзинә» (1982), «Кайтырбыз солдат булып» (1986) повесть һәм хикәя җыентыклары, «Ышаныч» (1988, журнал варианты; «Җавап бирер көн», 1989) романы, Әхмәтзәки Вәлидигә багышланган «Чуар шоңкар» (1997) тарихи романы, «Кәрван Багдадтан килә» (2009) романы нәшер ителә.[2]

Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү

ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1973)

ЧыганакларҮзгәртү

Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988 (башк.)

СылтамаларҮзгәртү

Башкортостан Республикасының Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсенең электрон бүлегендә
башка чыганаклар

ИскәрмәләрҮзгәртү