Төп менюны ачу

Башкорт әдәбияты

XX гасырның егерменче елларына кадәр башкортлар татар язуы белән эш итә, үз язулары булмый. Мәсәлән, беренче билгеле башкорт шагыйре Салават Юлаев (1754-1800) шигырьләрен татарлар куллана торган (татар теленә яраклаштырылган) гарәп графикасында язган. Ә.Мирзаһитовның раславына караганда, С.Юлаевның «поэтик мирасы җиде-сигез шигырьдән гыйбарәт».

XX гасыр башында төбәктә татар әдәбиятыҮзгәртү

ХХ йөз башында ук төбәктә әдәби-мәдәни мохит шактый үсешкән була. Әдәбиятны өйрәнүче галим С. Сафуанов билгеләвенчә, "XIX гасырның урталарында биредә татар телендә иҗат итүчеләр дә күренә башлый. Уфада әдәби тормыш XX гасыр башыннан, төгәлрәк әйткәндә, 1905нче елгы инкыйлаби үзгәрешләрдән соң аеруча җанланып китә. 1906нчы елның 3нче маенда "Әл-галәми мөслимин" ("Мөселман дөньясы") исемле гәзитнең беренче саны дөнья күрә".[1] Галим-философ Зыя Камали тырышлыгы белән ачылган Галия мәдрәсәсе әдәбиятка тартылган яшьләрне туплаучы һәм аларга юнәлеш бирүче үзәккә әверелә. 1908нче елда "Шәрык матбагасы" дигән беренче татар хосуси типографиясе оештырылу да әдәби тормышка яңа сулыш өрә. 1913 елда Уфада татар телендә «Тормыш» гәзите чыга башлый. Вакытлы матбугат битләрендә М. Гафури, С. Рәмиев, С. Сүнчәләй, Ш. Бабич, С. Кудаш, Б. Мирзанов, Г. Исән­бирдин һ.б. – шигъри һәм чәчмә әсәрләр белән, Г. Ибраһимов, Г. Сәгъ­ди, З. Вәлиди, Ф. Сәйфи-Ка­зан­лы тән­кыйть мәкалә­ләре белән чыгыш ясыйлар. Сәхипҗамал Волж­ская җитәкчелегендәге "Нур" театр труппасы эшчәнлеге дә шушы елларда иҗади эшчәнлеген җәелдерә . "XX гасырның унынчы елларында инде Уфа шәһәре Казан һәм Ырынбур белән беррәттән, татар әдәбияты һәм мәдәниятенең мөһим үзәгенә әверелә".[2].

Шул чорда әдәбият мәйданында А. Таһиров, Г. Рафикый, Ә. Тангатаров, Ш. Тулвинский, Г. Хода­я­ров, В. Сол­та­нов, Җ. Юмаев, К. Кари­пов һ.б. исем­нәре күренә башлый. Аларның кай­бер­л­әренең иҗади мирасы башкорт әдәбияты тарихында да урын алган.

Октябрь революциясеннән соңҮзгәртү

Бары тик 1919 елда гына башкортча сөйләшүгә хезмәт итә алырлык язу барлыкка килә, шуның ярдәмендә китаплар басу башлана. Бу эшләрне алып бару өчен, иң әүвәл әзерлекле кешеләр кирәк иде. Башкортларга беренчеләрдән булып татарлар ярдәмгә килде. Башкорт әдибе Д. Юлтый М.Гафури, С.Кудаш, Ш.Фидаи, Ш.Бабич һ.б. башкорт әдәбиятының нигезен салуда турыдан-туры катнашы бар дигән караш белдерә.[3] Татар язучыларының нәтиҗәле булышлыгы башкортлар тарафыннан рәхмәт хисләре белән бәяләнде. Ул елларда Башкортстан Үзәк Башкарма Комитеты рәисе Шәфиков, мәсәлән, болай ди: «Татарстан - Волга буендагы электә изелеп килгән халыкларның милли җөмһүриятләре арасында культура ягыннан иң нык үскән, зур уңышларга ирешкән җөмһүрият. Шуның өчен дә мин Татарстанны үсеп бара торган җөмһүриятләргә юл күрсәтүче, үз тәҗрибәләре белән аларга үрнәк булучы җөмһүрият дип атыйм».[4]

Әмма алтмышынчы-җитмешенче еллардан башлап бу ярдәм турында бик искә алмый башладылар. Башкортстан язучылар берлеге рәисе Ә.Мирзаһитов мәкаләсендә «Тугандаш әдәбиятлар белән тыгыз хезмәттәшлектә башкорт әдәбияты җитез өлгерешле үсеш юлы үтте» дип кенә әйтелә. Урыс иҗтимагый фикере йогынтысының әһәмияте беренче итеп күрсәтелә. Башкортстан фирка өлкә комитетының идеология буенча секретаре Т.Ахунҗанов болай дип язды: «В становлении и развитии башкирской советской литературы неотценима роль литературы старшего брата всех народов нашей страны».

Совет хакимиятенең беренче елларында Башкортстандагы вакытлы матбугат та татар телендә чыгарыла. Ул елларда фирка Үзәк Комитетының матбугат бүлегендә эшләүче Г.Нигъмәти мондыйрак мәгълүматлар бирә: «Башкортстанда башкорт телендә 2 газета һәм 2 журнал чыга, аларның гомуми тиражы 4500 була. Андагы татарлар Башкортстанда татар телендә чыккан «Яңа авыл» газетасын (хәзерге «Кызыл таң») ике тапкыр күбрәк алдыралар. Бу - анда татарларның күбрәк булуы һәм хәтта башкортларның да татар телендә уку-язу традицияләре элек-электән килүе белән аңлатыла». Җөмһүриятнең төп газетасы булган «Башкортстан» да егерменче елларда татар телендә чыккан.

1930-40 нчы елларҮзгәртү

Башкорт телендәге әдәбият оешкач, М.Гафури, С.Кудаш, Гариф Гомәр кебек татар язучылары туган-үскән җирләрендә яшәп иҗат итүне артыграк күрәләр. Алар Башкортстандагы татар язучылары дип йөртеләләр. Әмма 1934 елда СССР язучылар берлеге, аннан Башкортстан Язучылар берлеге төзелгәч, ягъни язучыларыбызның шул рәсми оешмаларда торырга тиешлеге мәҗбүри рәсми төс алгач, акрынлап әлеге татар язучылары башкортныкы дип атала башлый.

Башкорт әдәбиятының башлангыч чорында прозада роман жанры актив үсеш кичерә. 1930 еллар романнарындагы вакыйгалар Беренче дөнья сугышы һәм Гражданнар сугышы чорында бара. Образлар тудыруның төп принцибы — сыйнфый күзлектән, коммунистик фиркалек позициясеннән “тормышчан”, кайвакыт образны документаль итеп сүрәтләү. Афзал Таһировның “Солдатлар” (1933), “Кызылгвардиячеләр” (1936); Д.Юлтыйның “Кан” (1934); И.Насыйриның «Күзәй» (1936) романнарына сюжетның эпик киңлеге һәм характерларны динамикалы сүрәтләү хас. Әсәрләрдә заман герое, иҗтимагый гаделлек өчен көрәшче гәүдәләнеш ала. Башкорт (һәм татар) әдәбияты тарихында шигъри роман жанрының беренче үрнәге булган «Кушкаен»да (1937) Сәйфи Кудаш Гражданнар сугышы чорыннан алып Ватан сугышына кадәрге дәвер эчендә татар, башкорт халыклары тормышына, бигрәк тә авыл җирендә хосусый хуҗалыкларны күмәкләштерү кампаниясенә бәйле катлаулы вакыйгаларны үз заманының идея-эстетик карашлары һәм таләпләре нигезендә шактый реаль чынбарлык күренешләре һәм гыйбрәтле кеше образлары аша гәүдәләндереп бирүгә ирешә.

1930-40 еллар киселеше җәмгыять өчен дә, башкорт әдәбияты өчен дә югалтулар чоры була. 1937—38 елларда күп язучылар (М.Бурангулов, Г.Амантай, Г.Дәүләтшин, Б.Ишемгул, Т.Янәби, И.Насыйри, А.Таһиров, Д.Юлтый һ.б.) сәяси репрессияләргә дучар ителә.

Татарстандагы кебек үк, Башкортстан язучылар оешмасы тулы составта диярлек Бөек Ватан сугышына озатыла. Хәниф Кәрим, Әкрам Вәли, Гайнан Әмири, Сәләх Кулибай, Мостай Кәрим, Наҗар Нәҗми, Әнвәр Бикчәнтәев, Тимер Арслан, Гыйлемдар Рамазанов, Баязит Дим һәм башка бик күп язучылар сугышның башыннан ахырына кадәр диярлек сугышта булдылар. М.Г.Абдуллин, А.Карнай, Х.Кунакбай, Н.Карипов, С.Мифтахов, Б.Мокамай, М.Харис, М.Хәй һ.б. батырларча һәлак була.

1950 нче елларҮзгәртү

1950нче елларда башкорт әдәбияты үсешендә яңа чор башлана. Язучылар сафын И.Ә.Абдуллин, Ш.Биккол, Ә.Һ.Бикчәнтәев, Х.Гыйләҗев, М.Гали, Д.Исламов, Я.Колмый, Н.Нәҗми, Г.Рамазанов кебек фронтовиклар тулыландыра. Алар әдәбияткә дөньяга яңа караш та алып килә. Лирик герой чагыштыргысыз зур үсеш кичерә, ул бөек патриотик хисләргә ия, ш. ук вакытта бөтен кешелек алдында җаваплылык тоя. Бу чорда әдәбияттә яшь шагыйрьләрнең бер буыны үсеп чыга: Р.Гарипов, А.Игебаев, М.Н.Кәримов, Р.Ә. Сафин һ.б. Революция һәм революциядан соңгы чор вакыйгаларын яңача бәяләргә омтылган әсәрләр барлыкка килә: җир кешесенең драматик язмышы турында С.Агишның “Нигез” (1951); революциядән соңгы башкорт интеллигенциясенең беренче буыны турында Ә.Вәлинең “Беренче адымнар” (1952) романнары. Д.Исламовның “Кызлар” (1954), Г.Гомәрнең “Дулкын өстендәге кала” (1954) повестьлары; М.Кәримнең “Туй дәвам итә” (1947), И.Ә.Абдуллинның “Без аерылышмабыз” (1949), “Баҗалар” (1954); Н.Нәҗминең “Язгы җыр” (1961) пьесалары сугыштан соңгы чорны оптимистик рухта сүрәтли. Һ.Дәүләтшина иҗат иткән “Ыргыз” (1957) романының басылуы зур вакыйга була.

1960 нчы елларҮзгәртү

Чынбарлык күренешләрен яңача аңлау М.Кәрим иҗатына хас. “Ялгыз каен” (1950) һәм “Җырланмаган җыр” (1961) драмаларында автор көнүзәк иҗтимагый проблемаларны һәм алар белән бәйле шәхес таркалуы ише әхлак мәсьәләләрен күтәрә. Д.Исламовның “Юмарт җир” (1959), Х.Гыйләҗевнең “Погонсыз солдатлар” (1965), Ш.М.Янбаевның “Зәңгәр чатыр” (1976), Ф.Ә.Исәнгуловның “Алтынбикә” (1960) һәм “Аккошым минем” (1964), Н.С.Мусинның “Авылым юлы” (1963) һәм “Җир бизәге” (1967), Р.Г.Низамовның “Кияү” (1968) һәм “Пароход тавышлары” (1976).

1960 нчы елларда башкорт әдәби мохитендә яңа тенденция, 1917 елга кадәр тупланган татар әдәби мирасын үзләштерү башланды. Бу нәрсә 1965 елда, Ә.Харис язган зур күләмле «Башкорт халкының әдәби мирасы. XVIII— XIX гасыр» дигән китапның дөнья күргәннән башланып китә. Башкорт әдәбияты тарихы Салават Юлаевтан түгел, Кол Галидән исәпләнә башлый. Элекке Уфа, Ырынбур һәм Пермь губерналарында яшәгән барлык татар һәм иске татар телендә иҗат иткән әдипләр башкортныкы итеп игълан ителә.

Җ.Ә.Солтановның “Таң нурлары” (1971), Ә.Хәкимнең “Гөлбикә” (1973) һәм “Җәйгор” (1973), Ф.А.Әсәновның “Калды утлары гына” (1981) әсәрләр, шулай ук Т.Х.Гарипова, Н.Гаетбай, С.Н.Шәрипов, М.Ямалетдин һ.б. иҗатында психологик анализны тирәнәйтүгә омтылыш, әхлак проблемаларына игътибар чагылдырыла. Очерк жанры популярлаша, шуңа бәйле яңа романнар иҗат ителүенә китерә: Ә.Вәлинең “Май яңгыры” (1958), “Гөлҗимеш чәчкәсе” (1963); Ә.Һ.Бикчәнтәевнең “Оҗмах вәгъдә итмим” (1963), Н.Мусинның “Өзәрем юл кешеләре” (1970); Я.Н.Вәлиевнең “Бөркетләр оя ташламый” (1972); Ә.А.Бәйрәмовның “Чыныгу еллары” (1972); Т.Б.Сәгыйтовның “Сабантуй” (1980); Ш.М.ЯнбаевныңБүә буйкайлары сары тал” (1987).

1970—80 нче еллар әдәбиятындә традицион темалар белән беррәттән экология проблемалары, фән һәм техника казанышлары чагылыш таба. Геройлар даирәсе киңәя, шуның белән бергә иҗтимагый җәһәттән актив геройга, замандаш характерын тирәннән ачуга юнәлгәнлек көчәя. Жанр формалары төрләнә. 1970 елда башкорт әдәбиятында беренче сатирик роман — Агиш Гыйрфанның “Дан туртасы” әсәре басылып чыга. М.Кәримнең “Ай тотылган төндә” пьесасы беренче башкорт трагедиясе була. “Салават. Өн аралаш җиде төш” (1971) һәм “Ташлама утны, Прометей!” (1975) трагедияләре белән бергә ул кешенең яшәү мәгънәсен табуга омтылышы нигезендә берләшкән үзенчәлекле трилогияне хасил итә. Н.Асанбаевның “Рәйсә” (1957), “Кызыл паша” (1982); Ә.М.Мирзаһитовның “Әниемнең чал чәчләре” (1960), “Әниләр көтәләр улларын” (1975); И.Ә.Абдуллинның “Йөрәк белән шаярмыйлар” (1962), “Тиле яшьлек” (1972); Сафинның “Янбикә” (1973); А.Х.Абдуллинның “Унөченче председатель” (1979) драмалары психологик анализ тирәнлеге белән аерылып тора.

1970 нче елларҮзгәртү

1970 нче елларда башкорт әдәбиятына К.Аралбай, Асылгуҗа, Р.Т.Бикбаев, Ф.М.Бүләков, М.Х.Иделбаев, Т.Й.Йосыпов, Р.Камал, Т.Ә.Килмөхәммәтов, И.Л.Кинҗәбулатов, Р.Ф.Мифтахов, Х.Назар, Р.С.Назаров, Б.Ногманов, Р.Тойгынов, Р.Шәкүр, С.Әлибай, В.И.Әхмәдиев, Ә.Әхмәт-Хуҗа, Д.М.Бүләков һ.б. әсәрләре яңа карашлар алып килә. Шагыйрәләр Т.Ганиева, А.Ш.Ягафәрова, К.К.Кинҗәбулатова, Т.Карамыш, Ф.А.Рәхимголова, Ә.А.Таһирова, Ф.Х.Тугызбаева, Р.М.Хисаметдинова, Г.Юнысованың иҗаты нечкә лиризм белән сугарылган.

Проза үсеше башкорт халкының Октябрь революциясе елларындагы тормышын сүрәтләгән фундаменталь әсәрләр барлыкка килүе белән билгеләнә. Я.Х.Хамматовның “Бөртекләп җыела алтын” (1966), “Акман-токман” (1971), “Яшенле җәй” (1975); Ф.Исәнгуловның “Арыш башагы” (1970), “Ир-егеткәй белән ат башы” (1973), “Һәйкәлләр тереләр өчен” (1975) романнары барлыкка килә. В.М.Исхаковның “Бәхтизин” (1974), Гали Ибраһимовның “Кинҗә” (3 китапта, 1977—2003), Ш.Бикколның “Әле яшибез икән” (1977), Я.Хамматовның “Туган көн” (1978), Ә.Чанышның “Чаңк-чаңк итә Ирәндек бөркете” (1976), И.Ә.Абдуллинның “Кош юлыннан барам” (1983) тарихи-биографик романнары дөнья күрә. Сугыш тематикасын Ә.С.Гәрәевның “Без диңгезгә китәбез” (1973), “Акчарлаклар суга төшә” (1975) һәм А.Ш.Магазовның “Шоңкар юлы” (1975), “Һаваларда йолдыз” (1977) повестьлар һәм хикәяләр җыентыклары дәвам итә. Милли һәм көнчыгыш традицияләренең кайтуы, фольклор поэтикасын яңача аңларга омтылу күзәтелә. Шундыйлар исәбенә З.Биишеваның “Тылсымлы курай” (1957) һәм “Зөлхизә” (1981) драмалары; М.Кәримнең “Елмаю” (1960), “Сер” (1961) поэмалары һәм “Озын-озак балачак” (1976) повесте керә, аларда төрле стильләрне синтезлауның өр-яңа принцибы чагыла.

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. С.Сафуанов. Әдәби дуслык шәһәре // Рухи күперләр. Уфа:Китап, 2006. – 280-282 битләр.
  2. Илһам алып туган туфракта // «Тулпар» журналы
  3. Юлтый Д. Галимҗан Ибраһимов // Башкортстан - 1928 - 2 март
  4. Башкортстан кунагы нәрсә сөйли? // Кызыл Татарстан - 1930- 20 июль

ЧыганакларҮзгәртү

  • Галимуллин Ф.Г., «Телләребез бер, күңелләребез бер (Башкорт каләмдәшләребез белән элемтәләр) // Табигыйлеккә хилафлык. Казан:ТКН, 2004. 228- битләр.
  • «Башкорт әдәбияты» мәкаләсе // Башкорт энциклопедиясе. (башк.)
  • Х.Гыйләҗев. Әдәбиятыбыз турында берничә сүз. // Казан утлары. 1969. №3.