Төп менюны ачу

Әхнәф Харисов – күренекле башкорт әдәбияты галиме. Салават Юлаев премиясе лауреаты (1987).

Әхнәф Харисов
Туган телдә исем Әхнәф Ибраһим улы Харисов
Туган 15 июнь 1914(1914-06-15)
Бөре өязе, Имән авылы
Үлгән 15 май 1977(1977-05-15) (62 яшь)
Уфа
Күмү урыны Өфә мөселман зираты
Милләт татар
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg ССҖБ
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре әдәбият белгече
Эш бирүче Башкорт дәүләт университеты
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Бүләк һәм мөкәфәтләре Октябрь революциясе ордены Шәрәфлек билгесе ордены
Салават Юлаев премиясе (1987)
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре докторы[d]
Tomb Kharisov A. (Харисов, Ахнаф Ибрагимович).jpg

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

Әхнәф Ибраһим улы Харисов Бөре өязе Имән исемле татар-мишәр авылында дөньяга килгән.

Гыйльми эшкә сәләте К.А. Тимирязев исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институтының башкорт теле һәм әдәбияты бүлегендә укыган чагында күренә башлый. 1935 елда институтны тәмамлагач, шунда эшкә калдырыла.

 
Әхнәф Харисов кабере. Уфа мөселман зираты

1937 елда шагыйрь Кадыйр Даян белән бергәләп башкорт теле буенча «Стилистика. V—VII кластар өчен дәреслек» китабын язалар. 1941 елда Мәскәүдә тел белеме буенча аспирантура тәмамлый, Башкортстаннан беренче буларак, филология фәннәре кандидаты дәрәжәсенә диссертация яклый. 1944 елда урыс телендә «Категория глагольных видов в башкирском языке» дигән тирән эчтәлекле фәнни китабын чыгара. Шул ук 1944 елда Ә. И. Харисов уку йортлары өчен «Әдәбият теориясе»н дөньяга чыгара. Үз эшчәнлеген телче булып башлаган Ә. И. Харисов нигездә әдәбият мәсьәләләре белән шөгыльләнә.

1958 елда Шәехзадә Бабичның әсәрләрен туплап, Уфада китап итеп чыгара.

Аның 1965 ел дөнья күргән зур күләмле, татар әдәби мирасын ясалма рәвештә башкортлаштырырга омтылып язган «Башкорт халкының әдәби мирасы. XVIII—XIX гасыр» дигән китабы — башкорт фәнни даирәсендә иң югары үрнәк. Бу китап 1973 елда урыс телендә дә дөнья күрде. Фәнни гаделлекне тирән аңлаган Казан галиме Альберт Фәтхи әлеге басманың эчтәлегенә мөнәсәбәтен белдереп, «Казан утлары» журналында «Мәгърифәт төбәкләре һәм әдәби багланышлар» (1968) дигән күләмле мәкаләсен бастырып чыгарды. Ул анда Ә. Харисовның фәнни, нәзари, гамәли хаталарын объектив рәвештә тәнкыйтьләгән иде.[1]

Ә. Харисовның гыйльми эшчәнлеге Салават Юлаев премиясе, «Октябрь революциясе», «Шәрәфлек билгесе» орденнары һәм медальләр белән билгеләнде. Уфаның мөселман зиратында җирләнгән.

ИскәрмәләрҮзгәртү