Кадыр Даян (Кадыйр Хәким улы Даянов) (1910-1975) – башкорт шагыйре. Башкортстан атказанган сәнгать эшлеклесе (1969).

Кадыйр Даян
Файл:DKadir2.jpg
Тугач бирелгән исеме: Кадыйр Хаким улы Даянов
Туу датасы: 14 февраль 1910(1910-02-14)
Туу урыны: Коншак авылы, Калып:Байрак/Русия империясе
Үлем датасы: 19 октябрь 1975(1975-10-19) (65 яшь)
Үлем урыны: Уфа, ССБР байрагы
Ватандашлык: ССРБ
Эшчәнлек төре: шагыйрь, драматург
Иҗат итү еллары: 1929-1975
Жанр: стихотворение[d], повествовательная поэзия[d] һәм хикәя[d]
Иҗат итү теле: башкорт теле
Дебют: «Кызыл флаг» җыры, 1929
Бүләкләр: Кызыл Йолдыз ордены Шәрәфлек билгесе ордены

Кадыйр Даянов 1910 елның 14 февралендә хәзерге Чиләбе өлкәсе Коншак районының Коншак авылында игенче гаиләсендә туа, 1975 елда вафат була. 1927 елда урта мәктәпне тамамлагач, Аргаяшта укытучылар әзерләү курсында шөгыльләнә. Укып бетергәч, укытучы, мәктәп директоры булып эшли. 1930–1933 елларда Уфага килеп, педагогия институтында укый. Укып бетергәч, Башгосиздатта мөхәррир булып эшли. Ике ел Стәрлетамак педагогия техникумында укыта, 1936–1941 елларда Уфада Башкортстан педагогия институтында башкорт теле һәм әдәбияте кафедрасы мөдире булып эшли.

К. Даянның бер юлы өч китабы 1934 елда дөнья күрә: «Рәшидә» поэмасы, балалар өчен «Тимеркәй» хикәясе һәм «Хәйрүш белән Фәйрүш» дигән бер пәрдәлек пьесасы. Шагыйрьнең шигърияте Бөек Ватан сугышына кадәр формалаша һәм ныгый.

Шулай ук карагыз үзгәртү