Коншак (рус. Кунашак) — Чиләбе өлкәсендәге татар авылы, район үзәге. Өлкә үзәгеннән 75 км еракта урнашкан. Халык саны 6 меңнән артык. 1989 сан алу мәгълүматлары буенча 78% яшәүче — татарлар, 11% башкортлар, 8% руслар.[3]

Коншак
Карта
Ил Россия
Өлкә Чиләбе өлкәсе
Район Коншак районы
Координатлар 55°42'тн, 61°33'кнч, 55°42'12"тн, 61°32'59"кнч
Нигезләнгән 1736
Беренче телгә алу 1735
Халык саны 6296[1] кеше
Милли состав татарлар — 77,5%,
башкортлар — 12,8%,
руслар — 8%[2]
Сәгать кушагы UTC+3
Телефон коды 35148
Почта индексы 456730
Русча атама Кунашак

Тарих белешмә үзгәртү

Авыл XVIII гасыр башында барлыкка килгән. Төгәл нигезләнү датасы билгесез. Рәсми рәвештә 1736 ел санала, ләкин әле 1735 елны Коншак волость үзәге була. Коншак районы татар авыллары эчкеннәр белән бер заманда формалашкан дигән мәгълүмат бар. 1695 елны Урал арты башкортлары рус идарәчеләренә язган үтенеч кәгазьләрендә Казан ягыннан килгән татарлар тарафыннан кысрыкланулары турында язылган.[4]

1750 елда башкорт баш күтәрүләрен бастыргач, рус хөкүмәте Чиләбе белән Верхнеуральск арасындагы 89 мең десятина җирне алардан тартып ала һәм Коншак, Мөслим, Корманай авылларында яшәгән йомышлы татарларга тапшыра. Шул моменттан Курган өлкәсенең эчкеннәр янына яңа татар колонияләре барлыкка килә башлый. Шул ук йомышлы татарлар (мишәрләр) хәзерге Чиләбе өлкәсенең Уй, Верхнеуральский районнарын, Башкортстанның Учалы һәм Белорет районнарын үзләштерә башлый.[5]

XX гасыр башында коншакта инде мең хуҗалык җыела. 1908 елны 949 йортта 6227 кеше яшәгән. Милләтләре – «мишәрләр белән катнашкан башкортлар» (җир хуҗалары) итеп күрсәтелгән (мондый күрсәтмә әйләнә-тирәдәге барлык татар авылларына да кагылган). 5 мәчет була. Биредә земство мәктәбе, хастаханә эшли.

1922 елда Аргаяш кантоны составында Башкортстанга кушыла. 1930 елны кантон Аргаяш һәм Коншак районнарына бүленә. Аргаяшта күбрәк башкортлар, Коншакта татарлар күбрәк яши. 1934 елны ике район да Чиләбе өлкәсенә чыгарыла.

Сөйләм буенча Коншак татарлары сафакүл сөйләшенә карый.

Икътисад үзгәртү

Коншак – типик район үзәге. Матди җитештерү өлкәсендә 530 кеше катнаша, җитештерү бәлән бәйләнеше булмаган өлкәләрдә – 1711. «Восход» совхозы күптән таркалган. Сәнәгать предприятиеләре арасында асфальто-бетон заводын, «Балык» җәмгыяте, хосусый такта яру җайланмаларын, кече икмәк заводларын әйтеп узарга кирәк, фермерлар бар.[6]

Халык саны үзгәртү

Халык саны динамикасы:

Гомуми демографик күрсәткечләр[7]
Гомуми халык саны 2010 елга җенес составы
2002 2010 ир-атлар хатын-кызлар
5947 6296 2967 3329

2002 елгы җанисәп буенча күпчелекне алып торучы халыклар: татарлар (78%), башкортлар (13%).[8]

Мәгариф үзгәртү

Коншак урта мәктәбендә 2011/12 уку елында 868 бала укыган. 2011 елның көзендә мәктәптә татар сыйныфлары тупланган.

Танылган шәхесләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. «Численность населения Челябинской области по данным Всероссийской переписи населения 2010 года»: статистический сборник / Челябинскстат, Челябинск, 2012 – 71 с.
  2. 2002 ел сан алу базасы(үле сылтама)
  3. А. Рыбалко. Этническая карта Челябинской области по данным всесоюзной переписи 1989 года и материалам полевых исследований (PDF), archived from the original (PDF) on 2016-03-04, retrieved 2012-07-10 
  4. Ф. Йосыпов. Урал сөйләшләре. Казан, 2003. 291 бит
  5. Ф. Юсупов. Татарский дозор.
  6. А. Порсев. «Народонаселение села Кунашак и Кунашакского района»(үле сылтама)
  7. Численность и размещение населения Челябинской области. Таблица 11 2019 елның 2 апрель көнендә архивланган..
  8. 2002 елгы җанисәп алу базасы., archived from the original on 2018-06-15, retrieved 2013-07-23