Мөслим (Чиләбе өлкәсе)

Мөслим (рус. Муслюмово) — Чиләбе өлкәсендәге татар авылы. Теча елгасының ике як ярында урнашкан. Бүгенге көндә Мөслим авылында яшәүчеләрне радиацион һәлакәт корбаннары буларак башка урыннарга күчерү бара.

Мөслим
Карта
Ил Россия
Өлкә Чиләбе өлкәсе
Район Коншак районы
Координатлар 55°36'17.514"тн, 61°37'31.242"кнч
Нигезләнгән 1735
Беренче телгә алу 1735
Халык саны 3118[1] кеше
Милли состав татарлар
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 456730
Рәсми сайт nuclear.tatar.mtss.ru/index.htm/index.htm
Урысча атама Муслюмово

Тарихи белешмә үзгәртү

1735-40 еллар башкорт баш күтәрүе бастырылгач, аларның Исәт вилаятендәге җирләрен йомышлы татарларга тапшырырга дигән карар чыгарыла. Мөслим авылына нигезне морза Мөслим Аширов сала. 1746-49 елларда Мөслимдә Батырша хәзрәт яши. Ул мулла һәм мәдрәсә мөдәрисе вазифаларын башкара. Мөслим Ашировның улы Габдулла Давышев Уложенное собрание депутаты итеп сайлана. Үз чиратында ул Ахун авылын нигезли. 1775 елны пугачевчылар белән элемтәләре өчен депутатлыктан колак кага. Революциягә кадәр Мөслим Шадрин өязенең Теча-Башкорт волосте үзәге булган.

1896 елны казна мәктәбе ачылган. 1908 ел мәгълүматлары буенча Мөслимдә 590 хуҗалык белән 3520 кеше яшәгән. Милләтләре «башкортлар һәм вотчинник-мишәрләр» буларак күрсәтелгән. Бу атама якын-тирәдәге һәммә татар авылына да кагылган.

Мөслим авылында татар теленең сафакүл сөйләше таралган.

Атом афәте үзгәртү

«Маяк» комбинаты 1948 елны ачылгач та авария арты авария кичерә. Авария вакытында агулы калдыкларны тышка чыгару һәм су җитмәү мәсәләсен анда бик җиңел хәл итәләр: унлаган авыллар утырган Теча елгасын туктаусыз җитештерү циклына кертәләр. Исәт һәм Тубыл елгалары аша Маяк радиоактив матдәләре Төньяк Боз океанын пычратып тора. Моңа 1961 елны НАТО разведкасы игътибар итә.

1957 елда хәрби заводта авария килеп чыгу сәбәпле, мондагы тирә-як мохит, бигрәк тә Теча елгасы радиоактив матдәләр белән бик каты зарарлана. Шуңа да карамастан, бары тик берничә дистә ел узгач кына, авыл халкын куркынычсыз урынга күчерү чаралары башланып китә.

2009 елда авыл халкын Яңа Мөслим дигән җиргә күчерү башланды. Әгәр 2007 елны биредә 2096 кеше яшәсә, 2010 елда 1126 кеше калды. Килешү нигезендә Росатом авылдагы йортларны сатып ала. Шул акчага 400ләп гаилә үзләренә Чиләбедә фатир алган, 176 гаилә Яңа Мөслим станциясенә күчкән, 24 гаилә Коншак район үзәгендә торачак. Барлыгы Мөслим авылыннан 741 гаилә күчерелә.[2] 2010 елда Мөслим станциясендә 2654 кеше яшәде. 86% халкы – татарлар һәм башкортлар.

“Маяк”тан кырык чакырымда урнашкан Мөслим авылында һәр дүрт баланың берсе – гарип-мутант, һәр биш баланың берсендә – йөрәк чире, 70 процент балалар психик тайпылышлы, 1997 елдан соң туган һәр балада – атом тамгасы, ягъни, нурланыш авыруы. Бу авылда 1999 елда туган 45 баланың 43ендә патология, 90 процент балаларда анемия, иммунетит нульгә тигез, ягъни, организм бернинди авыру белән дә көрәшерлек түгел. Атом калдыклары ташланган суны эчкән, һаваны сулаган Мөслим авылында үлүчеләр саны туучыларга караганда ике тапкыр күбрәк. Әйтик, 2000 елда монда 39 бала туган, 76 кеше үлгән; 2001 елда 58 бала туган, 81 кеше үлгән; 2002 елда 64 бала туган, 96 кеше үлгән... Бу авылда уртача гомер озынлыгы 40-45 яшь.[3]

Мәгариф үзгәртү

1973 елдан урта мәктәп статусын йөрткән Мөслим мәктәбе 2009 елны станция бистәсенә (Яңа Мөслим) күчерелгән. 2010-11 уку елында анда 270 бала укыган.

Икътисад үзгәртү

Төп предприятиеләр – «Шөгенәк» аучылык хуҗалыгы, «Корман» совхозы.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Яңа Мөслим авылы һәм т.-ю. станция белән бергә. Кара:«Численность населения Челябинской области по данным Всероссийской переписи населения 2010 года»: статистический сборник / Челябинскстат, Челябинск, 2012 – 71 с.
  2. Мөслим авылы бетә
  3. Ф. Бәйрәмова Россияне атом афәте көтә..., archived from the original on 2012-05-06, retrieved 2012-07-30 

Чыганаклар үзгәртү