һәм

Учалы районы
баш. Учалы районы
Байрак[d]
Нигезләнү датасы 20 август 1930
Сурәт
Дәүләт  Россия
Башкала Учалы
Административ-территориаль берәмлек Башкортстан
Сәгать поясы YEKT[d] һәм UTC+05:00
Халык саны 70 371 (1 гыйнвар 2019)[1]
Мәйдан 4549 км²
Харита сурәте
Позиционная карта
Рәсми веб-сайт uchaly-rb.ru
Объектның күренешләре өчен төркем [d]
Map
 Учалы районы Викиҗыентыкта

Учалы районы Башкортстанның көнчыгыш өлешендә урнашкан. Чиләбе өлкәсе белән чиктәш. Район үзәге Учалыдан Уфага кадәр 328 км, Белоретка – 103 км; Чиләбегә карый торган Верхнеуральск белән 61 км ара, Магнит каласына – 112 км, Миәскә – 107 км.

Район җирләренең яртысын урман каплый. Табигый байлыклар буенча Учалы районына республикада тиңдәшләр юк. Районда бакыр-кәлчәдән рудасы, алтын (руда һәм сибелгән килеш), хромит, тальк, тышлау, төзелеш һәм эшләнмәләр ташы, серпентенит, известняк һ.б. бар. Учалы граниты Санкт-Петербургның Эрмитаж сарайларын бизи.

Учалы су чыганакларына бай. Агыйдел, Җаек, Юрүзән, Зирекле, Кызылъяр, Кыйдыш елгалары. Районда 29 күл бар. Иң зурлары – Өрген, Калкан, Карагай, Әвеш, Учалы, Карагай, Җилембәт күлләре. Илтабан, Рысай, Ахун, Первомайск, Ураз сусаклагычлары.

Учалы районы 1930 елның 20 августында Үзәк башкарма комитетының карары белән барлыкка килгән.

Демографик хәл үзгәртү

Иң зур авыллар: Учалы авылы, Ахун, Уральск, Миндәк.

Учалы районы халкының иң зур өлешен башкортлар тәшкил итә (табл. кара). Чиста татар авылы бер генә. Имангул (Урал белән), Илтабан, Кунакбай, Юлдаш, Илче, Рысай, Мансур, Калкан, Мулдаш (Өрген), Учалы шикелле торак нокталары типтәр яки типтәр-татар авыллары булып саналалар (1926 сан алу нәтиҗәсендә). Район төзелгәнче алар аерым Типтәр-Учалы волостенә буйсынганнар. 1959 елдан башлап аларның барысында башкортлар яши итеп языла. Имангол белән Урал әле 1959 елда татарлар буларак язылганнар. Укыту 1990 елларга кадәр татар телендә алып барылган.

Район халкының милли составы (Учалы шәһәрен исәпләмәгәндә)

Милләт Җанисәп 1939[2] Җанисәп 1970 Җанисәп 1989 Җанисәп 2002 Җанисәп 2010[3]
башкортлар 20 455 / 41,0% 31 150 / 72,8% 24 122 / 75,4% 29 842 / 83,71% 28 083 / 79,3%
татарлар 14 365 / 28,8% 8 757 / 15,8% 4 728 / 14,8% 2 728 / 7,65% 3 725 / 10,5%
руслар 14 133 / 28,3% 2 821 / 7,91% 3 306 / 9,3%

Демография үзгәртү

Халык саны
1939[4][5]1959[6][5]1970[7][5]1979[8][5]1989[9][5]2002[10][5]2010[11]2017[12]1 гый 2018[13]1 гый 2019[1]
52 41655 31442 65436 96232 00035 64935 48071 29170 96870 371

Икътисад үзгәртү

Учалы тау-баектыру комбинаты райондагы бакыр-кәлчәдән ятмаларын үзләштерә. Комбинат урындагы икътисадны алга этәрүче төп көч. Эшчелєр коллективы шәһәрнең, шулай ук районның социаль иминлеген тәэмин итє. Миндәк руднигында алтын табыла.

Районның икътисадының 2010 ел өчен нәтиҗәләре: Казылмаларны өскә чыгару хуҗаларга һәм дәүләт казнасына 14 247,3 млн. сум китергән, эшкәртү тармагы – янә 4 027,8 млн сум. Район бюджеты 441,6 млн. сум тәшкил иткән.

Авыл хуҗалыгы үзгәртү

Аграр тармакта 10 а.х. предприятиесе (эре хуҗалык), 80 фермер хуҗалык эшли. 2010 елда районда 1 385,5 млн. сумлык товар җитештерелгән. Корылык килү сәбәпле – бу 2009 елның шул күрсәткеченең 64% гына.

Транспорт үзгәртү

Район җирен Миәс – Учалы – Межозерный тимер юлы кисеп чыга, Белорет – Учалы – Миәс, Учалы – Ахун – Верхнеуральск – Магнитогорск автомобиль юллары уза.

Билгеле шәхесләр үзгәртү

Шагыйрьлар һәм язучылар үзгәртү

Дин әһелләре үзгәртү

Тарихи шәхесләр үзгәртү

Җырчылар, композиторлар үзгәртү

Сәнгать кешеләре үзгәртү

Хәрбиләр үзгәртү

Галимнәр, ректорлар үзгәртү

Мәгариф үзгәртү

2010 елда Учалы районы мәктәпләрендә 9341 бала укыган. Шуларның 6211 – башкорт балалары. 36 мәктәптә 2624 бала башкорт телендә укый (башкорт балаларының 43%), 20 мәктәптә 3587 бала башкорт телен туган теле буларак укый (янә 57%). Бердәнбер Ахун авылы урта мәктәбендә татар теле укытыла һәм укыту татар телендә алып барыла. Районда чама белән 1680 татар баласы бар. Бу барлык укучыларның 18%ы. Шулардан 22% татар баласы татар телен өйрәнә ала. Өч мәктәп лицей статусын йөртә. Алар Учалы шәһәре №12 лицее, Учалы авылы лицее, Ураз авылы лицее.

Шулай ук кара үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Численность населения муниципальных образований Республики Башкортостан — 2019.
  2. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_39_ra.php?reg=2126
  3. Башкортстан Республикасының муниципаль берәмлекләре буенча аерым милләтләр(үле сылтама)
  4. СССР җанисәбе (1939)
  5. 5,0 5,1 5,2 5,3 5,4 5,5 Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008.
  6. СССР җанисәбе (1959)
  7. СССР җанисәбе (1970)
  8. ССҖБ җанисәбе (1979)
  9. СССР җанисәбе (1989)
  10. Бөтенрусия җанисәбе (2002)
  11. Бөтенрусия халык санын алу, 2010
  12. https://web.archive.org/web/20170731141731/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2017/bul_dr/mun_obr2017.rar
  13. 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 годаФедераль дәүләт статистикасы хезмәте.