Алмас Әмиров
Алмас Әмиров, Алмас Хәдис улы Әмиров (1968 елның 6 мае, ССРБ, РСФСР, БАССР, Учалы районы, Ахун) — Башкортстанның театр актеры, БР халык артисты (2004).
Ш. Бабич премиясе лауреаты (2003). Җырчы Нәзифә Кадыйрованың туганы.
Алмас Әмиров | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Алмас Хәдис улы Әмиров |
Туган | 6 май 1968 (55 яшь) Учалы районы Ахун авылы |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Әлма-матер | Уфа дәүләт сәнгать институты |
Һөнәре | драма артисты |
Эш бирүче | Башкорт дәүләт академия драма театры |
Җефет | Гөлнара Әмирова, артист |
Балалар | улы Эмиль Әмиров, артист, кызы |
Бүләк һәм премияләре | Ш. Бабич премиясе (2003) |
Тәрҗемәи хәле Үзгәртү
1968 елның 6 маенда БАССР Учалы районы Ахун авылында туган. Уфада сәнгать укуханәсен (1987), сәнгать институтының актёрлык факультетын (Рифкать Исрафилов курсы, 1991) тәмамлаган.
- 1991 елдан хәзергәчә — М. Гафури исемендәге драма театры артисты.
- Башкорт дәүләт академия драма театрының һөнәри берлеге (профсоюз) рәисе.[1]
Иҗаты Үзгәртү
Гафури театры Үзгәртү
- Дивана, Дәрвиш — «Ай тотылган төндә» (дебют, 1991)
- Микеле — «Елый белмәгән хатын» Э. Де Филиппоның «Филумена Мартурано» пьесасы буенча
- Морис Ляппен — «Минем хатынымның исеме Морис» Р. Шарт әсәре буенча
- Мәсем хан — «Мактымсылу, Әбләй һәм кара юрга»
- Креонт — «Эдип патша»
- Котыш — «Нәркәс»
- Мәүлет — «Әлифбадан бер чебеш» (моноспектакль)
- Исмәт — «Әхмәтзәки Вәлиди Туган»
- Вәлиәхмәт — «Мулла»
- Хардинг — «Күке оясы»
- Сабир — «Шәүрәкәй»
- Җаббар — «Кодача»
- Шәйхеләхияр — «Ялгызлар ташы»
- Максим — «Кызык бу тормыш»[2]
Фильмографиясе Үзгәртү
«Башкортстан» киностудиясе Үзгәртү
- 1996 — «Пыяла юлчы» (рус. Стеклянный пассажир) — машина йөртүче
- 2000 — «Авыл өстендә җәйгор» (рус. Радуга над деревней) — рәис
- 2002 — «Сөмбелнең җиденче җәе» (рус. Седьмое лето Сюмбель, реж. Булат Йосыпов) — Әхәт
«Башкортстан» ДТРК Үзгәртү
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Үзгәртү
- БР атказанган артисты (1991)
- БР халык артисты (2004)
- Шәехзадә Бабич премиясе (2003)
Сылтамалар Үзгәртү
Моны да карагыз Үзгәртү
Искәрмәләр Үзгәртү
- ↑ «Башкортстан» белешмәлегендә
- ↑ М. Гафури театры сайтында, archived from the original on 2014-08-20, retrieved 2015-01-18
- ↑ «Алдар и серый волк». Анимационный фильм. 2013