Сабит Яхшыбаев

Беренче татар сәхнә рәссамы

Сабит Габделбасыйр улы Яхшыбаев - татар сәхнәсен бизәү эшен башлаучыларның берсе.

Сабит Яхшыбаев
Туган 1890
Сөяргул, Новобайрамгуловский сельсовет[d], Учалы районы яки Верхнеурал өязе, Ырынбур губернасы, Россия империясе
Үлгән 14 июль 1930(1930-07-14)
Уфа, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы Россия империясе
 СССР
Һөнәре театр рәссам-бизәүчесе
Эш бирүче «Сәйяр»

Татар театры тууга, артистлар, музыкантлар белән үк вакытта беренче сәхнә рәссамнары да барлыкка килә. Татар сәхнәсен бизәү эшен беренче булып башлаучы рәссам Сабит Габделбасыйр улы Яхшыбаев тора.

Сабит Яхшыбаев 1890 елда Ырынбур губернасы, Верхни-Урал өязендә, Суер авылында крестьян гаиләсендә туган. Авыл мәктәбеннән соң, ике сыйныфлы шәһәр мәктәбен тәмамлаган. Сабит 1912 елда сәнгать мәктәбенә укырга керү нияте белән Казанга килә. Керү имтиханнарын яхшы тапшырса да, аны билгесез сәбәпләр аркасында укырга алмыйлар. Казанга килү белән Сабит Яхшыбаев Шәрык клубына йөрергә ияләнеп китә. Анда ул татар сәнгатенең һәм әдәбиятының күренекле вәкилләре Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Г.Камал, Г. Коләхмәтовлар белән якыннан таныша.

"Шәрык" клубында алдынгы карашлы яшьләр белән аралашуы үзгәртү

Бу вакытта Шәрык клубы беренче татар профессиональ труппасын үз канаты астына алган була. 1912 елда Шәрык клубы залларында татар һәвәскәр рәссамнарының ватманга эшләнгән портретлар күргәзмәсе оештырыла. Күргәзмәдә рәссам Яхшыбаев эшләре дә куелган.Т арихта беренче мәртәбә татар язучыларының портрет- рәсемнәрен эшләп, ул җәмәгатьчелек игътибарын казана.Җәмәгатьчелек сәләтле егетнең кулы рәссамлыкка ятканын тиз күреп ала. Күргәзмәдән соң Сабитны артист Г. Кариев "Сәйяр" труппасына рәссам буларак чакыра. Труппа куйган "Банкрот", " Безнең шәһәрләрнең серләре" спектакльләренә яшь рәссам эскизлар ясый. Сәнгать белгече Хәсән Гобәйдуллинның язуына караганда, С. Яхшыбаев кечкенә сәхнә мөмкинлекләренә яраштырып куелган әсәрнең эчтәлеген тулыландырырга ярдәм итәрлек сәхнә эскизлары эшли торган булган. 1920 нче елда әүвәлге дусты Вәли Мортазин-Иманский аны Стәрлетамакта оештырылган Башкорт драма театрына рәссам итеп чакыра. Ул анда сәхнәгә куелган " Таһир-Зөһрә" (Фәтхи Бурнаш) фаҗигасенә ясаган эскизлар ясаган. Хөсәен Ямашев исемндәге татар мәктәбендә сәнгать дәресләре укыткан. Рәссам 1930 елда Уфада башкорт театрында үз белгечлеге буенча эшли башлый, ләкин шул елда авырып үлеп китә. XX гасыр башларында профессиональлеккә йөз тоткан сәнгатебез турында сүз барганда, аның исеме , иҗаты аерым игътибарга лаек.

Портрет остасы үзгәртү

Галиәсгар Камалның үзенә яхшылык, ярдәмнәрен искә алып, Сабит Яхшыбаев 1914 елда майлы буяулар белән драматургның портретын эшләп, үзенә бүләк итә. Портрет бүгенге көндә музей хезмәткәре Рәмзия Афзалинаның тырышлыгы белән Татарстан Милли музеенда саклана. Соңгы еллардагы эзләнүләр вакытында Сабит Яхшыбаевның татар сәхнәсе йолдызларын сурәтләгән тагын берничә портрет-хезмәте табылган.Аларның икесе Татарстан Фәннәр академиясе, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының " Кулъязмалар, фәнни һәм архив чыганаклары" бүлегендә тасвирланмаган кулъязмалар арасында булган. Катыргыга ясалган ике портретның да өске өлеше як-якларыннан тишеп,баудан элмәк куелган.Портретларның икесендә дә беренче татар артисткасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина сурәте. Рәсем авторының тагын бер билгесез эше Татарстан Республикасындагы бер музейда саклана. Анда сурәтләнгән Г. Кариев образы рәссамның портрет остасы буларак танылуын , камиллеккә ирешүен дәлилли. Рәссам моннан тыш та милли темаларга багышланган картиналар, сәхнә эскизлары иҗат иткән. Аның 1925 нче елда Казанда Татарстан рәссамнары күргәзмәсендә "Авыл", "Татар хатыны","Татар карты", "Йорт" дигән картина һәм портретлары белән катнашканлыгы мәгълүм.

Чыганаклар үзгәртү

Хәсән ГОБӘЙДУЛЛИН, Сабит Яхшыбаев Казан утлары, 1966, №3 2019 елның 27 апрель көнендә архивланган.