Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты (рус. Институт языка, литературы и искусства имени Галимджана Ибрагимова Академии наук Республики Татарстан, ингл. Republic of Tatarstan Academy of Sciences Galimcan İbrahimov Institute of Language, Literature, and Art) — татар теле регуляторы, татар әдәбияты һәм сәнгате буенча дөньяның төп фәнни белем үзәге. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең әйдәүче фәнни тикшеренү үзәкләренең бере.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты
Нигезләнү датасы 16 апрель 1937[1]
Логотип
Сурәт
Эшчәнлек өлкәсе тел регуляторы[d]
... хөрмәтенә аталган Галимҗан Ибраһимов[2]
Нигезләүче Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты[3]
Җитәкче Илгиз Халиков[4]
Рәсми тел татар теле
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Татарстан, Казан һәм Вахитов районы
Урам Карл Маркс урамы
Ана ширкәт Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе
Бәйле оешмалар Мирасханә[d]
Штаб-фатирының урнашуы Карл Маркс урамы, 12[d][5]
Рәсми ачылу датасы 7 октябрь 1939[1]
Адрес 420111, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 12 йорт[5]
E-mail mailto:iyali.anrt@mail.ru[5]
Рәсми веб-сайт antat.ru/tt/iyli/(тат.)
Карта
 [[commons:Category:Institute of Language, Literature and Art named after Galimzhan Ibrahimov|[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить] Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел Викиҗыентыкта]]

Институтта татар теленең тарихы һәм хәзерге вәзгыяте, икетеллелек, татар әдәбияты тарихы һәм башка халык әдәбиятлары белән бәйләнеше, текстология һәм археография, татар халык авыз иҗаты, театр, рәсем, музыка сәнгатенең актуаль проблемалары тирәнтен өйрәнелә.

ТАССР Халык комиссарлары советының 16.04.1937 карары нигезендә, ТАССР Халык мәгарифе комиссариаты тарафыннан 23.08.1939 оештырыла башлый, 4.10.1939 приказы нигезендә рәсми булдырыла. Эшен ТАССР Халык комиссарлары советы буендагы Татар теле һәм әдәбияты фәнни-тикшеренү институты буларак башлый[6].

1941 елның февралендә Тел, әдәбият һәм тарих татар фәнни-тикшеренү институты статусын ала. Институт бүлекләрендә хезмәт итүче бөтен галимнәрнең уртак бурычы булып яңа концепция буенча татар халкының дөрес һәм тулы тарихын язу эше тора.

ТӘСИ Бөек Ватан сугышына кадәр 5 бүлектән тора: әдәбият, халык авыз иҗаты, татар теле, рус теле һәм тарих. 1961 елны тарих бүлегеннән археология һәм этнография бүлекләре аерылып чыга, 1968 елны сәнгать бүлеге, 1975 елны иҗтимагый фикер бүлеге оештырыла.

1945 елдан — СССР Фәннәр академиясенең[ru] Казан филиалы, 1991 елдан — Россия фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәгенә, 1993 елдан —ТР ФА нә керә.

1967 елдан Галимҗан Ибраһимов исемен йөртә. 1973 елдан — Тел, әдәбият һәм тарих институтына үзгәртелә.

Үзгәртеп кору елларында институтның киләчәге яңадан карала, үсеш планына үзгәрешләр кертелә. Нәтиҗәдә, тел белеме бүлеге тел белеме һәм лексикология, лексикография бүлекләренә; археология һәм этнография бүлеге археология бүлеге һәм этнография бүлегенә; әдәбият бүлеге әдәбият бүлеге һәм кулъязмалар, текстология бүлегенә таркалалар. 1988 елны яңа икътисад бүлеге, 1990 елны тарих һәм мәдәни истәлекләр, татар энциклопедиясе бүлекләре ачыла.

1988 елдан башлап институтка Республика җитәкчелеге тарафыннан яңа эшчәнлек ‑ югары уку йортлары һәм фәнни-тикшеренү институтларында бара торган гуманитар фәннәр буенча тикшеренүләрне координацияләү, башка республикаларда, чит илләрдә яшәүче татар халкы проблемаларын өйрәнү бурычлары куела.

1996 елда тарих бүлеге нигезендә аерым Тарих институты оеша, Тел, әдәбият һәм сәнгать институты итеп үзгәртелә.

Бүген Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында 215 фәнни хезмәткәр эшли, тел, әдәбият һәм халык авыз иҗаты юнәлешләре буенча докторлык һәм кандидатлык диссертацияләре яклау советлары бар.

ТӘСИ галимнәре гуманитар фәннәр үсеше, татар һәм Татарстан Республикасының башка халыклары милли рухы һәм мәдәнияты торгызылуына бик зур өлеш кертәләр. Институт Мәскәү, Петербург, Башкортстан, чит ил (АКШ, Төркия, Казахстан, Үзбәкстан һ.б.) галимнәре белән тыгыз элемтәдә тора.

Төзелеше

үзгәртү
  • дирекция

Бүлекләр:

  1. гомуми тел белеме
  2. ареаль лингвистика
  3. лексикография
  4. әдәбият белеме
  5. текстология
  6. халык иҗаты
  7. милли мәгариф
  8. язма мирас үзәге
  9. сәнгать белеме
  10. нәшрият
  11. фәнни китапханә

Шәхесләр

үзгәртү

Директорлар

үзгәртү
  1. 1939–1939 — Миргали Нигъмәтуллин
  2. 1939–1942 — Хәсән Шабанов
  3. 1942–1944 — Хәмит Ярми
  4. 1944–1953 — Мөхәммәт Гайнуллин
  5. 1953–1959 — Хәсән Хәйри
  6. 1959–1961 — Мөхәммәт Гайнуллин
  7. 1961–1963 — Камил Фасиев
  8. 1963–1982 — Мидхәт Мөхәррәмов
  9. 1982–1986 — Яхъя Абдуллин
  10. 1986–2000 — Мирфатыйх Зәкиев
  11. 2001–2006 — Нурмөхәммәт Хисамов
  12. 2006–2024 — Ким Миңнуллин[7]
  13. 2024–2025 — Илгиз Халиков[8]

Танылган хезмәткәрләре исемлеге

үзгәртү
  • ...
башлау тәмамлау исем туу датасы туу урыны әлма-матер медиа үлем датасы
1940 Мөхетдин Корбангалиев 1873-10-26
1873-11-07
Биектау (Әгерҗе районы) Казан Татар укытучылар мәктәбе Muhitdin Kurbangaliev 1941-06-03
1963
2010
1995
2018
Рифгать Әхмәтьянов 1933-07-10 Турбаслы Башкорт дәүләт университеты 2018-10-11
2006
1988
2024
1996
Ким Миңнуллин 1959-01-04 Шәммәт Казан (Идел буе) федераль университеты Kim Minnullin
1972 Марсель Әхмәтҗанов 1939-03-26 Яңа Кенәр урта мәктәбе
Казан дәүләт аграр университеты
Казан милли тикшеренү технология университеты
Казан (Идел буе) федераль университеты
Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты
1962 1965 Тәлгать Галиуллин 1938-07-22 Кычытканлы Казан (Идел буе) федераль университеты Talgat Galiullin
1939 1941 Хәсән Шабанов 1901 Мачали Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты 1956
1974 1991 Әнвәр Хәйри 1947 Шәрбән Казан (Идел буе) федераль университеты 2014-07-20
1939 1972 Хәмит Ярми 1904-05-05 Кырынкүл Манчыл мәдрәсәсе
Тубыл татар педагогия укуханәсе
Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты
Казан (Идел буе) федераль университеты
Hamit Yarmi 1981-10-30
Флора Әхмәтова-Урманче 1935-05-23 Күкрәнде Flora Ahmetova-Urmanche 2007-10-16
Нәҗип Исмәгыйлев 1948-07-30 Үсәли Казан (Идел буе) федераль университеты
Мәскәү читтән торулы халык сәнгать университеты
Nazhip Nakkash
2015 2018 Рөстәм Галиуллин 1987-11-26 Арча районы Казан (Идел буе) федераль университеты
1981 1996 Дамир Исхаков 1951-12-11
1952
Шәмәрдән Казан (Идел буе) федераль университеты
РФА антропология һәм этнология институты
Damir Iskhakov
Наҗия Борһанова 1924-11-12 Җәмәки Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты 2001
Фуат Вәлиев 1921-05-15 Мәскәү Киев милли төзелеш һәм архитектура университеты Fuad Valeev 1984-10-11
1976 2004 Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова 1952-01-02 Казан Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты Guzel Valeeva-Suleymanova
1993 2004 Мәлик Хәйруллин 1940-12-01 Кошман Казан (Идел буе) федераль университеты
Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты
Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү мәктәбе
Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбе - цифрлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәге
2025-02-09
1984 2007 Геннадий Макаров 1952-03-21 Әлмәт Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты Gennady Mikhaylovich Makarov
1990 1997 Радик Салихов 1965-04-10 Мамадыш районы Казан (Идел буе) федераль университеты Radik Salihov
Азат Ахунов 1970-04-02 Казан Казан (Идел буе) федераль университеты
Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты
2015 Венер Усманов 1963 Бакча И. Я. Яковлев исемендәге Чуаш дәүләт педагогика университеты
Рауза Солтанова 1958-09-15 Түке Казан (Идел буе) федераль университеты
Нижгар дәүләт лингвистик университеты
Rauza Sultanova
Илһам Гомәров 1972-12-24 Казан (Идел буе) федераль университеты
Айсылу Башкурова-Садыйкова 1946-04-27 Кызыл Октябрь районы Казан (Идел буе) федераль университеты
Рәмиев Зөфәр Зәйни улы 1938-07-25 Уразлы (Кама Тамагы районы) Казан (Идел буе) федераль университеты Zufar Rameev
Александр Григорьев 1903 Олы Саурыш Казан укытучылар семинариясе
Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты
1948
Динә Вәлиева 1936-04-14 Казан Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты
И. Е. Репин исемендәге Санкт-Петербург сынлы сәнгать, скульптура һәм архитектура институты
Dina Valeeva
1979 1996 Әлфия Галләмова 1955-11-09 Дәтково Казан (Идел буе) федераль университеты Alfiya Gallyamova
Назыйм Ханзафаров 1937-09-12 Олы Кайбыч Казан (Идел буе) федераль университеты Nazym Hanzafarov 2023-12-31
1963 1997 Пётр Старостин 1936-07-24 Пӱнчэҥер (Марий Тӱрек кундем) Мари дәүләт педагогия университеты 2012-07-03
1974 Рөстәм Габәшев 1941-05-10 Уфа Казан (Идел буе) федераль университеты 2010-01-02
2024-07-03 Илгиз Халиков 1983-08-27 Стәрлебаш Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак филиалы
Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты
ТИСБИ
Ilgiz Khalikov
1981 1991 Рәсимә Шәмсетдинова 1954-12-15 Мүлмә Казан (Идел буе) федераль университеты
1977 Әнисә Алиева 1952-09-29 Кече Чынлы Казан (Идел буе) федераль университеты


Искәрмәләр

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү

Шулай ук карагыз

үзгәртү