Википедия:Җаваплылыктан баш тарту

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Гомуми җаваплылыктан баш тарту - Википедиядә пәйдә булган мәгълүматка ышану хәвеф-хәтәрле булуы ихтималлыгы! - Википедия медицина өлкәсендә киңәшләр бирми - Википедия эчтәлеге хокукый мәсьәләләрдә дәлил буларак кулланыла алмый - Википедия эчтәлегенең кайберәүләрдә ризасызлык тудыра алуы ихтималлыгы

ВИКИПЕДИЯ ҮЗ ЭЧТӘЛЕГЕНЕҢ ДӨРЕС БУЛУЫ ТУРЫНДА ГАРАНТИЯ БИРМИ

Википедия — кешелекнең бар белемен туплауга багышланган ачык эчтәлекле онлайн энциклопедик ресурс; ирекле волонтёрлар төркемнәре һәм аерым шәхесләренең уртак кертеме нәтиҗәсе. Проект структурасы буенча, Интернетка чыгу һәм гизгеч ярдәмендә пәрәвездәге веб-сәхифәләрне карау мөмкинлеге булган һәрбер шәхескә монда пәйда булган эчтәлекне үзгәртү мөмкинлеге бирелә. Моның аркасында, Википедиядә урын алган мәгълүмат аерым белем өлкәсе профессиональ экспертлары тарафыннан тикшерелмәгән, мәкаләләрдә урнаштырылган материалларны тема буенча тулы, дөрес һәм ышанычлы чыганак түгел дип санау дөрес.

Википедиядә кыйммәтле һәм дөрес мәгълүматны табып булмый дип әйтү дөрес түгел; гадәттә була. Тик Википедия битләрендә күренгән мәгълүматның заманча һәм ышанычлы булуын гарантияләү мөмкинлеге ки. Сезне кызыксындырган материал бу өлкәдә профессиональ белемгә ия булмаган берәү тарафыннан соңгы арада алыштырылган, аңа карата вандаллык кылынган яки киресенчә үзгәртелгән булуы мөмкин. Мәкаләләребезнең ышанычлырак версияләрне тану һәм билгеләү өстендә эшлибез, тик гарантия бирә алмыйбыз. Моңа иң якыны — Википедия:Сайланган мәкаләләр процессы, тик боларга да нәкъ сезнең укуыгыз алдыннан берәүнең рәхимсез үзгәртүләр кертүе мөмкинлеген истә тоту дөрес.

Дөрес булмаган яки ялгышлыгы турында дәгъваларга сәбәп була алган мәгълүматның Википедиядә пәйдә булуы, сезнең бу сәхифәләрдә яки алар сылтаган тышкы ресурсларда урнашканнарын ничек кулланганыгыз өчен мәкалә авторлары, башка кертем ясаучылар, бәйге яки проект спонсорлары, вики-идарәчеләр, система администраторлары яки Википедия белән башкача бәйле булган шәхесләр бернинди җаваплылыкны үз өстенә ала алмый.

Моны укуга вакыт тапканыгызга рәхмәт. Википедиягә рәхим итегез!

Шулай ук карагызҮзгәртү