Нәҗип Исмәгыйлев

Нәҗип Исмәгыйлев (псевдонимы Нәҗип Нәккаш), Нәҗип Фәйзрахман улы Исмәгыйлев (1948, Мамадыш районы) — әдәбият галиме-текстолог, нәкышчы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1998), Г. Тукай исемендәге Татарстан дәүләт бүләге иясе (2016). Татарстанның рәссамнар берлеге, һөнәрчеләр пулаты (берлеге), РФ каллиграфлар милли берлеге әгъзасы.

Нәҗип Нәккаш
Нәҗип Исмәгыйлев
Туган телдә исем Нәҗип Фәйзрахман улы Исмәгыйлев
Туган 30 июль 1948(1948-07-30) (75 яшь)
ТАССР Мамадыш районы Үсәли авылы
Яшәгән урын Җиңү проспекты, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Заочный народный университет искусств (Москва)[d]
Һөнәре әдәбият галиме, рәссам-хаттат
Эш бирүче Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты һәм Россия ислам институты
Балалар уллары Наил, Нияз, Назыйм
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе
Сайт http://vk.com/id249912834

 Нәҗип Нәккаш
Нәҗип Исмәгыйлев
Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Н. Нәккаш хезмәтләре янында. Камал театры

1948 елның 30 июлендә ТАССР Кызыл Йолдыз районы (1959 елдан Мамадыш районы[2]) Үсәли (элекке Өчиле) авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлагач, уку алдынгысы буларак, үз мәктәбендә калдырыла. Җиде ел балаларга рәсем дәресләре укыта. «Татар теле һәм әдәбияты» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлагач (1979), ССРБ ФА КФ Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү институтында (1996 елдан Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты) өлкән гыйльми хезмәткәр вазифасын башкара[3]. 1985 елда әлеге институтта аспирантура тәмамлый. ««Мәҗмүг әл-хикәят» фарсы прозасы җыентыгының татарчага тәрҗемәсе татар әдәбияты тарихында» темасына кандидатлык диссертациясе әзерли (якланмаган)[4].

Текстолог буларак, борынгы татар әдәбияты, бигрәк тә гарәп имлалы кулъязма һәм китапларны өйрәнә, хәзерге язуга күчерә, китап итеп бастыра.

Россия Ислам университетында, Казан педагогика көллиятендә студентларга байтак еллар каллиграфия буенча дәресләр бирә, булачак дин әһелләренә, укытучыларга гарәп, латин язуында, кириллицада матур язу нигезләрен өйрәтә.

Фәнни хезмәтләре үзгәртү

  1. Мәҗмүг әл-хикәят. Казан: ТКН, 1994.
  2. Фазаиле-ш-шөһһр вә саваплы гамәлләр. Казан: Иман, 1994.

Шамаилче үзгәртү

Н. Нәккаш — каллиграфия сәнгате остасы, хаттат. 400дән артык шамаил эшләгән. Беренче һәм аннан соңгы шамаилләре «Мирас» журналында басылган. Шамаилләрендә – Коръән аятьләре, Мөхәммәт пәйгамбәр (с.г.в.) хәдисләре, хәзерге заман вакыйгалары урын алган. Шамаилләр буенча үткәрелгән күргәзмәләрдә, Россиякүләм проектларда (Мәскәү, Санкт-Петербург, Бөек Новгород һ.б. шәһәрләрдә) 40 тапкыр катнаша, 20 шәхси күргәзмәсен оештыра. Чит илләрдә — Тәһран (Иран) (2001), Дижон (Франция), Әнкара (Төркия) һ.б.) күргәзмәләре булган.

Кол Шәриф мәчете диварларында төсле пыялага язылган 5 шамаиле эленгән.

Туграчы үзгәртү

Борынгыдан татар халкының югары катламында таралган, гаиләдә буыннан-буынга тапшырыла торган тугра (шәхси билге, мөһер) жанрын яңартып җибәрә. Меңнән артык туграның авторы, шуның 400е төсле пыялада эшләнгән. Татар зыялыларының, язучыларның, артистларның, рәссамнарның, композиторларның, сәясәтчеләрнең туграларын эшли.

Казанның Тукай мәйданындагы шәһәр сәгатенең (авторы — металлчы рәссам Игорь Башмаков) саннарын татарча сүзләр белән яза, Тукай шигырьләреннән өзекләр урнаштыра[5].

«Алмаз-Холдинг» зәркан ширкәте белән хезмәттәшлек итеп, Универсиада-2013 өчен сувенирлар ясады (алтын-көмештән коелган бизәнү әйберләренә милли орнамент, догалык эскизлары эшли).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 1998 Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
  • 2016 Тукай премиясе — Шәмаилләр шәлкеме һәм Лениногорск шәһәре, Зәй районы Шәңгәлче авылы мәчетләренең бизәлеше өчен.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
  2. Госман Гомәр. Нәкышче Нәккаш. Китапта: Даһилар мөнбәре. Казан: ТКН, 2015. ISBN 978-5-298-02909-4

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү