Әнисә Алиева

галимә, текстолог

Әнисә Хәниф кызы Алиева - галимә, филология фәннәре кандидаты (1990), ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1999). 1952 елның 29 сентябрендә Чүпрәле районы Кече Чынлы авылында туган. Казан университетын тәмамлый (1974). 1977 елдан СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында (1997 дән ТР Фәннәр Академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты) эшли. Хезмәтләре текстологиягә, әдәби ядкәр чыганакларын тикшерүгә һәм татар классик әдәби мирасын, сәяхәтнамә жанрын өйрәнүгә карый. Язучы-мәгърифәтче Ф.Х.Халиди әсәрләрен гарәп графикасыннан кириллицага күчерә, хәзерге татар әдәби теленә «Мең дә бер кичә»не тәрҗемә итә (2001, 2002).

Әнисә Алиева
Туган телдә исем Әнисә Хәниф кызы Алиева
Туган 29 сентябрь 1952(1952-09-29) (72 яшь)
ТАССР, Чүпрәле районы, Кече Чынлы авылы
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия Россия
Әлма-матер В.И.Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты
Һөнәре галимә, текстолог
Эш бирүче Тел, әдәбият һәм сәнгать институты
Бүләк һәм премияләре филология фәннәре кандидаты (1990), ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1999)
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре кандидаты[d] (1990)

Хезмәтләре

үзгәртү
  • Путешествие Исмагил ага в Индию: исследование языка татарских путевых записок XVIII в. «Исмәгыйль ага сәяхәтнамәсе». Казан, 1993.
  • Татарско-русский словарь для начальных школ. М., 1997.
  • Русско-татарский словарь для начального обучения. Казань, 2003.
  • Татар сәяхәтнамәләре. Казан, ТКН, 2015

Чыганаклар

үзгәртү