Геннадий Макаров (1952)
Геннадий Макаров, Геннадий Михайлович Макаров (1952 елның 21 марты, Әлмәт шәһәре, ТАССР, РСФСР, ССРБ) — борынгы музыка кораллары белгече һәм аларда оста башкаручы[1], фольклорчы, педагог, сәнгать фәннәре кандидаты (2005)[1],Казан дәүләт консерваториясе доценты, ТРның керәшеннәр иҗтимагый оешмасы идарәсе әгъзасы[2], ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе (2016)[2][3], Россия композиторлар берлеге әгъзасе.
Геннадий Макаров | |
---|---|
Туган телдә исем | Геннадий Михайлович Макаров |
Туган | 21 март 1952 (72 яшь) Әлмәт, ТАССР, РСФСР, ССРБ |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Россия Федерациясе Татарстан Җөмһүрияте |
Әлма-матер | Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты |
Һөнәре | фольклорчы, музыкант, укытучы |
Эш бирүче | Казан дәүләт консерваториясе, Казан дәүләт мәдәният институты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты һәм Тел, әдәбият һәм сәнгать институты |
Балалар | Тимур Макаров |
Бүләк һәм премияләре | Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе |
Гыйльми дәрәҗә: | сәнгать белеме нәмзәте[d] |
Гыйльми исем: | доцент[d] |
Г.Макаров татар халыкның төрле төркемнәренең, ягъни керәшеннәр, нагайбәкләр, казан татарларының халык авыз иҗатын өйрәнүгә зур өлеш керткән шәхес[1]. Татар халкының думбыра, кылкубыз, дәф, танбур уен коралларын тергезү өлкәсендә зур хезмәт куйган[2]. Төрки сәнгать өлкәсендә зур белгеч буларак та танылган[2].
Тәрҗемәи хәле
үзгәртүГеннадий Макаров 1952 елның[4] 21 мартында ТАССРның Әлмәт авылында (1952 елның 25 мартыннан штб, 1953 елның 3 ноябреннән шәһәр) дөньяга килә. 1985 елда Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый һәм ТӘһСИгә аспирантурага керә. Казан консерваториясендә 1992 елдан алып эшли.
2004 елда «Идел-Чулман буе татарларының традицион аэрофоннары (Генезис һәм тарихи реконструкция проблемалары)» темасына диссертация яклый[5].
2007—2016 елларда Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты каршындагы Керәшеннәрне һәм нагайбәкләрне өйрәнү үзәген җитәкли.[2]
2008 елда доцент дәрәҗәсенә лаек була. Шул ук елда[6] «Бәрмәнчек» керәшен дәүләт фольклор ансамбленә нигез салуга зур өлеш кертә[1][5].
Г. Макаров Казан консерваториясе каршындагы «Бәрәкәт» борынгы татар уен кораллары ансамбленә нигез сала[1], «Ак калфак» балалар фольклор ансамбленең фәнни җитәкчесе була[5]. Бүгенге көндә Татарстан халыклары Ассамблеясенең Дуслык Йорты каршындагы күпмилләтле якшәмбе мәктәбенең керәшеннәр бүлеге җитәкчесе, аның каршында «Балтырган» балалар милли ансамблен булдыра[5].
Г. Макаров фольклор темаларына монографияләр, 70тән артык фәнни мәкалә авторы. Бүгенге көндә Казан дәүләт консерваториясенең Татар музыкасы һәм этномузыкология бүлегендә укыта[1].
Иҗади хезмәтләре
үзгәртү- А. З. Монасыйповның «Чал Болгар аһәңнәре — Напевы Древнего Булгара» рапсодиясенең сүзләре Г. М. Макаров тарафыннан язылган.
- Беренче татарча тулы метражлы «Зөләйха» фильмының фольклор буенча киңәшчесе.
- С. Юзеевның «Нагайбәкләр юлы: вазифа, җан әрнү һәм дөнья» фильмының (2009) фәнни киңәшчесе.
- С. Юзеевның «Аһәңне тергезү» фильмының (2008) фәнни киңәшчесе[1]
Аудиоязмалар
үзгәртү- «Ак калфак» ансамбле жырлары» / Инструменталь бүлек мөдире - Г.М. Макаров. - Казан: «Дискор», 2006 (CD).
- «Кадим моннар» / Инструменталь бүлек мөдире - Г.М. Макаров. - Казан: «Барс-медия» (CD, аудиокассета).[1]
Фәнни хезмәтләре
үзгәртүМонографияләре
үзгәртү- Макаров Г. М. Милли моңнар. Төрки-татар көйләре (Солтан Гәбәши язмалары буенча) - Казан, 2002.
- Макаров Г. М. Традиционные духовые музыкальные инструменты татар Волго-Камья (Проблемы генезиса и исторической реконструкции) / ИЯЛИ им. Г. Ибрагимова. - Казань, 2006.
- Макаров Г. М. Дәрвишләрнең сөхбәтендә. Бәетләр һәм мөнәҗәтләр. - Казан, 2011.
Мәкаләләре
үзгәртү- Макаров Г. М. Заметки о песенной традиции татар-нагайбаков (По следам экспедиций) // Традиционная музыка народов Поволжья и Приуралья. Вопросы теории и истории. - Казань, 1989. - С. 90-101.
- Макаров Г. М. Ислам и некоторые аспекты изучения татарской музыкально-инструментальной культуры // Исламо-христианское пограничье. Итоги и перспективы изучения. - Казань, 1994. - С. 186-196.
- Макаров Г. М. Формирование древнетюркского инструментария и татарская музыкальная культура (по материалам музыкальной терминологии) // Языки, духовная культура и история тюрков: традиции и современность. Труды международной конференции, Казань, 9-13 июнь 1992 г., Т. 2. - М.: Инсан, 1997. - С. 205-207.
- Макаров Г. М. Средневековые инструментальные ансамбли татар Поволжья: Опыт рекультурации инструментальных традиций [Электронный ресурс] // Музей музыкальной культуры Азербайджана [сайт]. Музыкальные инструменты тюркских народов: Международный симпозиум (Баку, 16–17 декабря 2010 г.). – URL: http://www.Musicmuseum.az/ru/index.php (дата обращения 29.01.2014).
- Макаров Г. М. Традиционные музыкальные инструменты кряшен // Искусство кряшен. Каталог выставки «Искусство кряшен» в рамках проекта «Искусство народов Поволжья» – Казань, 2013. - С. 66-69.
- Макаров Г. М. Музыкальные инструменты нагайбаков Южного Урала первой половины ХХ века // Актуальные проблемы современной музыкальной тюркологии: Материалы международной научно-практической конференции. Алматы, 2018. C. 104-112.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 1,6 1,7 Геннадий Макаров(үле сылтама) kazancons.ru
- ↑ 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 Общественная организация кряшен РТ krshn.addnt.ru
- ↑ Церемония вручения государственных наград республики прошла на фестивале «Питрау» (рус.), tatar-inform.ru. июль 17 2016 тикшерелде. «Ученый Геннадий Макаров и руководитель ансамбля «Берменчек» Артур Поляков стали заслуженными деятелями республики.»
- ↑ Геннадий Макаров. ВКонтакте
- ↑ 5,0 5,1 5,2 5,3 От науки и культуры tuganaylar.ru
- ↑ Государственный фольклорный ансамбль кряшен "Бермянчек" bermenchek.ru
Сылтамалар
үзгәртү- Геннадий Макаров(үле сылтама) kazancons.ru
- Общественная организация кряшен РТ krshn.addnt.ru
- От науки и культуры tuganaylar.ru
Шулай ук карагыз
үзгәртү- Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты
- Халык авыз иҗаты
- Керәшен татарлары
- Татарстан халыклары Ассамблеясе
- Татарстан халыкларының Дуслык йорты
- Наилә Әлмиева
Татар халык иҗаты | ||
Бу мәкалә Татар Википедиясенең яхшы мәкаләләр рәтенә керә. |