«Бәрмәнчек» ансамбле
керәшеннәрнең дәүләт бию ансамбле (Казан)
«Бәрмәнчек» ансамбле (Татарстан Республикасы керәшеннәрнең «Бәрмәнчек»[1] дәүләт фольклор ансамбле) — 2009 елдан эшләп килүче дәүләт карамагындагы сәнгать оешмасы, халыкара, бөтенрусия фольклор фестивальләре, конкурслары җиңүчесе һәм дипломанты.
«Бәрмәнчек» Татарстан Республикасы керәшеннәрнең дәүләт фольклор ансамбле | |
Төп мәгълүмат | |
---|---|
Жанр | |
Барлыкка килгән | |
Илләр | |
Шәһәр | |
Тел | |
http://bermenchek.com/node/2 |
Директоры (2010 елдан) — Артур Поляков, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре (2016).
Сәнгать җитәкчесе — Эльмира Кашапова, ТР атказанган артисты.
Тарих
үзгәртү- 2008 елда керәшен фольклорын башкара торган дәүләт статуслы һөнәри коллектив оештыру карары[2] кабул ителә. Ансамбльне оештыруга һәм биналы итүгә «Ак Барс Холдинг» компаниясе генераль директоры И. М. Егоров зур өлеш кертә[3]. Ансамбльне оештыручылардан берсе һәм аның беренче директоры (2008―2010 елларда) ― Геннадий Григорий улы Максимов.
- 2002 елдан Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты ансамбль өчен кадрлар әзерли.
- Ансамбль җитәкчесе итеп Россия һәм Татарстан композиторлары берлекләре әгъзасы, өлкән фәнни хезмәткәр, сәнгать фәннәре кандидаты доцент Геннадий Макаров чакырыла.
- 2008 елның 8 сентябрендә «Бәрмәнчек» ансамбленә артистлар сайлау кастингы, җыр, уен кораллары, бию төркемнәренең җитәкчеләрен сайлау уза.
- Беренче концертлары Казанның Халыклар дуслыгы йортында, Салих Сәйдәшев музеенда, Актёрлар йортында була.
- Татарстан, Башкортстан, Чиләбе, Түбән Новгород, Мәскәү, Санкт-Петербург, Босния һәм Герцеговина (Баня-Лука, Сараево һәм Модрич шәһәрләрендә) тамашачыларын керәшен, нагайбәкләрнең этник сәнгать үрнәкләре белән таныштыра.
- Оешкан көненнән башлап, Казан консерваториясенең татар музыкасы һәм этномузыкология кафедрасы белән даими элемтәдә эшли.
- Сәнгать фәннәре кандидаты, Питрәч һәм Мәлки керәшеннәре халык көйләренә багышланган фәнни җыентыклар авторы Наилә Әлмиева белән иҗади дуслык урнаштыра.
- Ансамбльдә тегү цехы ачыла. Декоратив-гамәли сәнгать остасы, керәшен киемнәре белгече Валентина Максимова (Яр Чаллы) белән киңәшеп эшли. Этник костюмнар, муйтомар, тамакса, дәвәт, эзәрләр, җилән чикмәнләр, яка чылбырлары, беләзекләр кулланыла.
Максаты
үзгәртү- Идел-Кама, Көньяк Урал буйларында яшәүче керәшеннәр һәм нагайбәкләрнең этник сәнгатен тергезү һәм үстерү.
- Кама алды, Кама аръягы, Бакалы, Нагайбәк төбәкләренә хас йола-җырларын, төрле уен коралларында уйнау сәнгатен киңкүләм тамашачыларга җиткерү.
- Этник фольклор әсәрләрен беренчел чыганакларга таянып, башкарылган әсәрләрнең стиль эчтәлегенең этник сыйфатларын бозмый саклап җырлау.
Репертуар
үзгәртү- Г. Макаров тарафыннан язылып алынган һәм ноталарга салынып, сәхнә өчен эшкәртелгән йөздән артык йола җырлары, әйтмешле такмаклар, лирик көйләр.
- Гөслә, думбыра, ногай курай, кылкубыз кебек борынгы милли уен коралларына кушылып башкарылган җырлар.
- «Чабата», «Ышкып бию», «Тыпырдык», «Чүпләмле» кебек биюләр.
- Дини җырулары кичәләрендә Раштуа (Туым көне, Нардуган), Пасха (Олы көн), Торыйсын, Питрау, Изге Пыкрай бәйрәмнәренә багышланган славутлар, мактау җырулары, йола күренешләре.
- Нагайбәк казачиларының борынгы җырлары.
Труппа
үзгәртү- Иҗади төркемдә 35 кеше (шуларның 25е — артистлар), оркестр, биючеләр, вокалистлар, сәнгать җитәкчесе, хормейстер, хореограф, фольклорчы-этнограф.
- Беренчеләрдән булып Оксана Дмитриева, Снежана Абрамова, Лиана Миронова, Сергей Гладков, Алексей Савельев, Римма Никитина, Людмила Степанова (Янеева), Вера Васильева, Светлана Матвеева катнашалар.
Җитәкчеләр
үзгәртүВокал төркеме
үзгәртү- Анна Васильева
- Эльза Шәмсетдинова
- Лиана Миронова
Музыка кораллары төркеме
үзгәртү- Айдар Әхмәтҗанов
- Харис Нигъмәтҗанов, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
- Константин Владыкин
- Эрдни Чавлинов, ТР атказанган артисты
Бию төркеме
үзгәртү- Оксана Степанова
- Григорий Сергеев
- Камил Байбиков
- Дәүләт Умеров
Катнашкан бәйрәмнәре, уңышлары
үзгәртүАнсамбль халыкара фестивальләрдә Татарстан фольклор сәнгатен лаеклы итеп күрсәтә.
- Халыкара традицион музыка кораллары бәйрәме «Инву утчан гур» (Күктән төшкән чык моңы) фестивале (Ижау, Удмуртия).
- 2010 «Алтын Мәйдан» халыкара конкурс-фестивале — лауреат.
- 2011 IV Халыкара «Дукафест» фольклор фестивале (Босния һәм Герцоговина).
- 2011 «Казачий стан» (Мәскәү) фестивале — диплом.
- 2012 «Бөекчикмәҗә» фестивале (Истанбул).
- 2013 Бөтендөнья җәйге Универсиада (Казан) мәдәни чаралары.
Чыганаклар
үзгәртү- Г. М. Макаров. «Бәрмәнчек» юлы. «Сәхнә», № 4, 2014.
- Артур Поляков белән әңгәмә. «Сәхнә», № 9. 2012.
Сылтамалар
үзгәртү- Ансамбльнең рәсми сайты(рус.)(ингл.)(тат.)
- Артур Поляков: «Без керәшеннәрне танытыр өчен кирәк»
Моны да карагыз
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ татарча: «Кызыл тал»
- ↑ Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары, 11.02.2008
- ↑ Матбугат.ру сайтында