Нардугантөрки халыкларның борынгыдан килгән, Кояш кышкы торгынлыгына багышланган бәйрәме. Нардуган - татарларда һәм Идел-Урал халыкларында киң таралаган борынгы бәйрәм.

Тарих үзгәртү

Бу бәйрәмне XVIII гасырдан башлап татарлар арасында Яңа елны рус халкында кабул ителгән Юлиан календаре нигезендә каршы алу гадәте тарала.

Атама үзгәртү

«Нардуган» сүзенең килеп чыгышы маңгул һәм борынгы төрки телләргә бәйләп карала. маңгул телендә «нар» кояш дигәнне аңлата[чыганагы?]. Төрекчә «нарук», яки «йарук» - яктылык, нур. Урысларга «ярило» сүзе булып күчә. Татарларга «нар» сүзе «нур» әйтелешендә берегә (моны фарсы теле тәэсире белән аңлаталар). «Нар» сүзенә «туган» сүзе кушыла: нар+туган — ягъни кояш туган дигән мәгънәгә туры килә.

Башкортлар һәм удмуртлар бү бәйрәмне «Нардуган», чуашлар — «Нартукэн» һәм «Нартаван», эрзялар - «Нардава», мукшылар - «Нардван» дип йөртәләр. Чуаш телендә Яңа елны каршылау бәйрәме дә "Нартаван" дип атала.

Йола үзгәртү

Нардуган «кояш туган» чорда, 21-22 декабрьдә каршы алына. Бәйрәм чорында кабакка күзләр, авыз кисеп эченә шәм кебек нәрсә куеп, туннарны кире кайтарып киеп, битләрне корым белән буяп яшьләр өйдән өйгә такмаклар җырлап йөри. Кабак - кояшның символы булып тора. Америкага бәйрәм Хэллоуин дигән «кабак бәйрәме» буларак күчә.