Төп менюны ачу

Эрзя (эрз. эрзят, мукш. эрзят) — фин-угыр халкы. Телләре буенча якын мукшы халкы белән бергә мордва халкын тәшкил итә.

Эрзя
Пинзә өлкәсе. Эрзә хатыннары милли киемнәрдә
Үз аталышы: эрзят
Гомуми саны: 517 575
Таралышы: Рәсәй (440 000)
Тел: эрзя теле
Дин: христианлык
Бүтән халыкка керүе: мордва
Якын халык: мукшылар
Этник төркемнәр: шокшалар
Эрзә милли байрагы

Этимология һәм тарихҮзгәртү

Эрзя халкы мукшылардан төньяк-көнбатышта яшәгән булалар. 961 елда арта, ариса Хәзәр каһаны Йосыф тарафыннан аңа салым түләүче халык буларак искә алына. Кайбер белгечләр аларны эрзя белән бәйлиләр.

Шулай ук Arsaja (Ersaja) халкы турында X гасырда Ибне Хәүкәл искә алып китә. Ләкин бу халык фин-угыр халкы буларак түгел, ә русларның бер төркеме буларак карала.

Эрзя турында (арджаннар) мукшылар белән беррәттән XIV гасыр башында фарсы галиме Рәшид-әд-дин хәбәр итә; Ногай бәке Йосыф Мәскәүгә җибәрелгән хатта «рзяннар» турында яза.

1237 елда монголлардан бәйлелеген таныган мукшылардан аермалы буларак, эрзәләр төньяктагы урманнарга китәләр һәм монгол гаскәрләренә каршылык күрсәтәләр.

ДиннәреҮзгәртү

Эрзяларның күбесе христиан булса да, кайберләре борынгы бабаларының диненә кайта бара. Һәр елны июльдә эрзя халкының борынгы дини-гыйбадәт бәйрәме – Раськен Озкс уза. Ул бәйрәмне Урыс праваслау чиркәве үз вакытында тыйган булган. Бу бәйрәм үзенең чын мәгънәсендә соңгы тапкыр 1629 елда үткәрелгән булган. 1990 елларда эрзя халкы ул бәйрәмне торгызган. Мордовия хакимиятләре Раськен Озксны гади бер фольклор бәйрәменә әйләндерергә тырыша, ә праваслау чиркәү хезмәткәрләре армый-талмый бәйрәм оештыручыларны мәҗүсилектә гаепли. Әмма Раськен Озксны үткәрүче эрзялар үзләрен мәҗүси дип танымый, чөнки алар Алланың берлегенә ышаналар һәм Алланы үзләренчә “Инешкипаз”, яисә кыска гына “Паз” дип атыйлар. Алладан ярдәм сораганда алар шулай әйтә: “Паз чангодть, Паз чангодть”.[1]

ИскәрмәләрҮзгәртү