Яңа ел

ел башы бәйрәме

Яңа́ ел – күп халыклар тарафыннан елның беренче көнендә уздырылучы бәйрәм.

Яңа ел бәйрәме
Төр Халыкара тантана-бәйрәм
Билгеләнә Бөтен дөньяда
Дата Милади тәкъвиме буенча елның беренче көнендә

Шулай ук кара: Елның соңгы көне

Милади тәкъвимендә елның беренче көне – 1 гыйнвар – Рим императоры Юлий Цезарь тарафыннан б. э. кадәр 46 елда расланган.

Хәзерге яңа ел үзгәртү

Милади тәкъвиме үзгәртү

Күпчелек илләрдә яңа елны Милади тәкъвиме буенча 1 гыйнвар көнне каршылыйлар.

Төрки яңа ел үзгәртү

Элек төрки халыклар яңа ел бәйрәмен 22 март көнне билгеләгәннәр (Нәүрүз). Хәзерге вакытта бу халыкларда яңа ел Хиҗри һәм Милади тәкъвимнәре буенча каршылана. Нәүрүз фар. "яңа көн" табигатьнең яңаруын аңлата.

Кытай яңа елы үзгәртү

Кытайда яңа ел бәйрәме 21 гыйнвар - 21 февральдән берсе көнендә була. Ләкин милли тәкъвим сирәк файдаланыла һәм кытайлылар баштан Милади тәкъвимендәге, ә аннары соң үз Яңа елны үткәрәләр.

Россиядә һәм Татарстанда яңа ел бәйрәме үзгәртү

Бәйрәмнең тарихы үзгәртү

Россия һәм Татарстанда яңа ел — рәсми бәйрәм һәм ял көне. XV гасырга кадәр Россиядә яңа ел 1 мартта башлана торган булган (Юлиан тәкъвиме). XV гасырдан башлап исә, яңа ел 1 сентябрьдә билгеләнә. 1700 елда Петр I әмере буенча, яңа елны башка Европа илләрендә кебек 1 гыйнвар көнне билгели башладылар. 2005 елдан башлап елның беренче өлешендә рәсми ял көннәре (башта 1-2 көн, соңарак 10 көн).

Яңа ел чыршысы үзгәртү

 
Төп мәкалә: Яңа ел чыршысы

Яңа ел персонажлары үзгәртү

Төп Яңа ел персонажлары - Кыш бабай һәм Кар кызы.

Фотогалерея үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. «Бельские просторы» сайтында, archived from the original on 2016-01-26, retrieved 2015-12-31