Кыш бабайЯңа ел бәйрәменең төп билгесе, әкиятләрнең персонажы. Рус, татар һәм башка халык риваятьләрендә тылсымчы, бүләк итүче кебек гәүдәләндерелә.

Кыш бабай
Кыш бабай , ССРБ маркасы, 1971.
Казан, 1990 ел
Кыш бабай
Кыш бабай

Тарихи белешмә үзгәртү

1822 елда Нью-Йорк профессоры Клемент Мур балалар өчен “Изге Николайның килүе” дигән шигырь яза. Һәм бу көн Кыш Бабай туган көн дип исәпләнә. Шигырьдә раштуа бәйрәмендә «изге» Николайның тун киеп, болан җигелгән чанада килүе һәм өй торбаларына балалар өчен бүләкләр ташлавы турында сөйләнә. Шул рәвешле, тунлы, чаналы һәм боланлы, капчыкка бүләк тутырып килүче шат күңелле картлач – Кыш Бабай образы дөньяга туа.

1841 елда Филадельфия эшкуары Паркинсон, кибетенә халык игътибарын җәлеп итәр өчен, махсус бер кеше яллап, аны Санта-Клаус рәвешендә киендерә. Дөньяда беренче тере Санта-Клаус, кибет түбәсенә менеп, торба янында утыра башлый. Әлбәттә, бу яңалык халыкның кибеткә игътибарын көчәйтә. Ә 1862 елда Американың “Харперс” журналы рәссам Томас Найтка Санта-Клаусның портретын ясарга боертма бирә. Найт исә, Клемент Мурның шигырен укып, аны бик ошата һәм шигырь тәэсирендә Санта-Клаусның беренче портреты дөньяга чыга. Шулай итеп, Найтның җиңел кулы белән тудырылган кызыл тунлы көләч бабай культы бөтен дөньяны басып ала.

Европада исә икенче бер рәссам – нимес Мориц фон Швинд (1804-1871) бу образга өстәмә дитәл кертә – ул Кыш Бабайның култык астына чыршы кыстыра.[1]

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Кызыл тунлы көләч бабай, archived from the original on 2016-06-30, retrieved 2012-12-30 

Сылтамалар үзгәртү