Портал:Мифология
|
Мифология
Мифоло́гия (грек. μυθολογία, μῦθος — риваять, хикәя һәм λόγος — сүз, белү) — күп кенә фәнни дисциплиналарның (философия, тарих, филология һ.б.) тикшерү объекты, мифологиягә төрле халыкларның мифлары, эпослары, әкиятләре һ.б. керә.
Сайланган мәкалә
Шүрәле – татар мифологиясе һәм гомум төрки мифология персонажы, урманда яши торган, күбесенчә явыз рух. Татар әдәбиятында ул Габдулла Тукайның «Шүрәле» поэмасы аша киң билгеле.
Шүрәле кыяфәте белән кешене хәтерләтә. Куллары озын. Урман буйлап йөргәндә, алар тезгә, тез очларына тиеп китәләр, ә кайвакыт очлы үткен тырнаклары җиргә тиеп бара. Урман сукмагында биш сызык очраса, алар Шүрәленең тырнак эзе, имеш. Бармагы кургаш кебек каты,тырнаклары кәкре. Бармакларында йон бөтенләй юк, алар бик күп җыерчыклар белән чорналган. Шүрәленең тәне йөнтәс яки ялангач, башы кечкенә, күзләре зур, кайчак колаклары бик озын, күкрәкләре аска салынып төшкән. Шүрәленең гәүдәсе кешедән күпкә зуррак, биегрәк. Чандыр, озын буе белән ул урман ешлыгында агачлардан аерылмый диярлек.
Шүрәле еш кына кешеләрдән калган сәләмәләргә төренеп йөри. Ул бигрәк тә иске бүрек кияргә тырыша. Моның сәбәбе анык: Шүрәленең маңгай турысында кечкенә генә мөгезе бар. Бүрек кашын төшереп, ул шул мөгезен кеше күзеннән яшерергә тели.
Шүрәленең култык астында тишек бар. Аның аша Шүрәленең бөтен эчке әгъзалары да күренеп тора, имеш. Шуңа күрә бу зат кулларын беркайчан да югары күтәрми, чөнки култык астындагы тишеккә агач төртелергә мөмкин. Халык ышанулары буенча, ул тишеккә таяк яки бармак тыксаң, Шүрәле үлә.
Шүрәле кеше кебек сөйләшә ала.
Мәкаләләр
Ә сез беләсезме...
- Көнбатыштагы йетисыман персонаж татарларда этләрдән курка.
- Мишәр, ногай татарларында Аждаһа сүзе - Аздака дип яңгырый.
- Легендалар буенча, дәҗҗал үзен Коткаручы Гайсә пәйгамбәр яки Мәһди дип игълан итәчәк.
- Убыр ияләшкән кеше - убырлы кеше була.
- Башкортларда һәм татарларда диюләрнең үз җир асты патшалыклары да бар.
- Су иясе бабасына бер дә ошамаган: ул аз гына җүләр-сыман.
- Пәринең Авестадагы тулы исеме — Паирика.
Сайланган рәсем
Киләчәккә эш
Татар Википедиясендә әле дә Борынгы грек мифологиясе турында мәкаләләр эшләнмәгән. Сез бу эшкә алына аласыз.
Тугандаш порталлар
- Ибраһими диннәр: Ислам • Христианлык • Яһүдилек
- Һинд диннәре: Буддизм • Джайнизм • Индуизм • Сикхизм
- Көнчыгыш Азия чыгышлы диннәр һәм гадәтләр: Даосизм • Конфуцийчылык • Фалун гон • Шинто
- Үзәк Азия чыгышлы диннәр һәм гадәтләр: Тәңречелек
- Көнбатыш Азия чыгышлы диннәр һәм гадәтләр: Бахаи • Зороастризм
- Яңа диннәр: Рамакришнаизм • Саентология • Фалун гон
- Аурупа диннәре: Викка • Грек мифологиясе • Мәҗүсилек • Эллинизм
- Башкалар: Астрология • Атеизм • Мифология • Нонтеизм
Тиңдәш бүлекләр: География һәм урыннар • Дин һәм ышанычлар • Җәмгыять һәм җәмгыяви фәннәр • Математика һәм мантыйк • Мәдәният һәм сәнгать • Сәләмәтлек һәм медицина • Табигый һәм физик фәннәр • Тарих һәм вакыйгалар • Технология һәм гамәли фәннәр • Шәхес һәм шәхесләр • Фәлсәфә һәм фикерләү
Бу бит Татар Википедиясенең сайланган порталлар рәтенә керә. |