Артур Поляков, Артур Владимир улы Поляков (1981 елның 28 марты, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Кайбыч районы, Кыр Буасы) — Татарстан Республикасы керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле директоры (2010 елдан), ТР керәшеннәр иҗтимагый оешмасы идарәсе әгъзасы, әлеге оешманың Казан бүлеге җитәкчесе, «Кайбыч якташлыгы» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре (2016).

Артур Поляков
Туган телдә исем Артур Владимир улы Поляков
Туган 28 март 1981(1981-03-28) (42 яшь)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Кайбыч районы, Кыр Буасы
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре тамаша оештыручы, ансамбль директоры
Җефет Алсу
Балалар улы, кызы
Ата-ана
  • Владимир (әти)
  • Галина (әни)
Бүләк һәм премияләре ТР атказанган мәдәният хезмәткәре
Тышкы рәсемнәр
Фотосурәтләре.

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1981 елның 28 мартында Татарстан АССР Кайбыч районы Кыр Буасы авылында алты балалы гаиләдә туган. Әтисе Владимир — механизатор, әнисе Галина Нургази кызы — башлангыч сыйныфлар һәм музыка укытучысы (ТР халык артисты Елена Бичарина — аның укучысы). Мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт педагогия институтының биология факультетына укырга керергә бара, ләкин баллары җитмәгәч, икенче көнне документларны Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының режиссерлар әзерли торган бүлегенә илтеп тапшыра. Бишенче курсны тәмамлагач (2003), Камал театрына баш администратор итеп алалар. Сигез ел эшләгәч, Г. Камал исемендәге академик театрының директор урынбасары булып уңай эш күрсәткән, бай тәҗрибә туплаган белгеч буларак, 2010 елда Татарстан Республикасы дәүләт керәшен фольклор ансамбле «Бәрмәнчек»кә директор булырга тәкъдим итәләр[1]. Беренче мәлдә Камал театры һәм аның директоры Шамил Закиров бик ярдәм итә. «Ак Барс» Холдинг компаниясе» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры ТР керәшеннәре иҗтимагый оешмасы рәисе Иван Егоров ансамбльне үз канаты астына ала.

2018 елның 14 декабрендә Иске Татар бистәсендә капиталь ремонттан соң (конференц-залы, мәгълүмат-нәшрият комплексы, администрация һәм оешмалар өчен кабинетлары, музей, китапханә, хореография һәм тавыш яздыру заллары, шулай ук якшәмбе мәктәбе, тегү остаханәсе булган) Керәшеннәрнең иҗат йорты ачыла. Иске бинаны яңартып кору өчен ТР бюджетыннан 72 млн сум бүлеп бирелә [2].

Бүгенге көндә ансамбль репертуарында 150 дән артык керәшен халык җырлары һәм традицион стильдә куелган 30 дан артык бию бар.

2013 елда Казан (Идел буе) федераль университетын тәмамлагач, Казан дәүләт мәдәният институтының музыка сәнгате факультетында ялгыз җырлау кафедрасында «халык җыры режиссурасы» фәненнән укыта[3].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Алсу. Балалары: улы Альберт, кызы.

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  1. Гөлнур Сафиуллина. Артур Поляков: «Тәвәкәллек миндә җитәрлек». «Сөембикә», 2018 ел, декабрь, 24-26 бб.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Элгәре:
Геннадий Максимов
«Бәрмәнчек» ансамбле директоры
2010 — х. в.
Аннары:
?