Геннадий Максимов (1955)

музыкант-баянчы (Казан, Россия)

Бу музыкант турында мәкалә, Уфа табибы-профессор турында моннан укыгыз

Геннадий Максимов
Туган телдә исем Геннадий Григорий улы Максимов
Туган 25 гыйнвар 1955(1955-01-25) (69 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Зәй районы, Федоровка
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре баянчы, педагог
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
Сөббух Рәфыйков исемендәге премия

 Геннадий Максимов Викиҗыентыкта

Геннадий Максимов, Геннадий Григорий улы Максимов (1955 елның 25 гыйнвары, СССР, РСФСР, ТАССР,Зәй районы, Федоровка) ― музыкант―баянчы, педагог, композитор, 2008―2010 елларда «Бәрмәнчек» ансамбле директоры. Сөббух Рәфыйков исемендәге премия лауреаты (1999), Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1955 елның 25 гыйнварында Татарстан АССР Зәй районы Пидәр (Федоровка) авылында зыялы гаиләдә туган. Гаиләдә өч кыз туганы булган. Әтисе, мәктәп директоры, авыл гармунчысы, сүз остасы, көрәшче, шахматчы, шигырьләр авторы Григорий Максимов улы 3 яшендә вакытта вафат булган. Әнисе, китапханәче Ксения, иренең васыятенә тугъры калып, улының музыкаль сәләтен күреп, аңа баян сатып алган. Тиздән Геннадий баянда уйнауда яхшы уңышларга ирешә ― авылда бер генә мәдәни чара да аның катнашыннан башка узмый.

1972 елда Сарманда урта һәм музыка мәктәпләрен тәмамлый. 1979 елда Казан дәүләт университетының физика факультетында радиоэлектроника белгечлеге буенча кичке бүлектә укып диплом ала. Электрчы булып эшли, Казанда урта һәм музыка мәктәпләрендә укыта. Музыка турында да онытмый. татар филармониясе артистлары белән Татарстан АССР, Себер, Пенза, Горький өлкәләренең татар авыллары буйлап гастрольләрдә йөри. 1982―2002 елларда Казанда мәгариф-агарту хезмәткәрләре йортында Ветераннар хорының сәнгать җитәкчесе була.

1990-елларда Казан шәһәрендә татар гимназияләре ачуда актив катнаша. Ш. Мәрҗани исемендәге Татар гимназиясенең директор урынбасары булып эшли.

Иҗаты үзгәртү

«Бәрмәнчек» ансамбле үзгәртү

 
«Бәрмәнчек» ансамбле артистлары

Геннадий Максимов Татарстанда уникаль иҗат коллективы ― «Бәрмәнчек» керәшен дәүләт фольклор ансамбле оештыруда башлап йөри һәм аның 2008―2010 елларда беренче директоры була[1]. Ике ел эчендә ансамбль популярлык казана. Шәхси иҗаты белән шөгыльләнергә вакыт җитмәү сәбәпле, ул үзен музыкага гына багышларга дигән карар кабул итә.

1975 ел урталарыннан башлап, татар артистлары, шагыйрьләре, җырчылары белән тыгыз элемтәдә тора. Җырлар иҗат итү белән бергә профессиональ сәхнәдә танылган артистларга аккомпаниаторык итү белән дә шөгыльләнә.

Мирсәет Сөнгатуллин, Нәфисә Василова, Георгий Ибушев, Рафаэль Ильясов, Зөһрә Сәхәбиева, Галина Казанцевалар белән бергә концерт эшчәнлеге алып бара. Концерт программасы белән Мәскәү, Түбән Новгород, Ижау, Уфа, Казан, Красноярск, Лесосибирск, Омск, Екатеринбург, Чиләбе кебек төбәкләрдә чыгыш ясый.

Бер-бер артлы татар сәхнәсе йолдызлары башкарган җырлар иҗат итә. 1996 елда «Тургайлы тугайларым» исемле үзе иҗат иткән җырлар җыентыгын чыгара (К.: «Мәгариф») . Аның «Әнкәм җыры», «Зәем гүзәле», «Тагын кайтам», «Сагыну», «Зәй буе әремнәре» кебек җырларын халык җылы кабул итә. Танылган артистлар — М. Сөнгатуллин «Зәй гүзәле» (Г. Музафин сүзләре), «Туган илем ― Татарстан» (Г. Рәхим сүзләре), «Әткәемнең якты карашы» (Р. Вәлиева сүзләре), Г. Ибушев ― «Халкым гүзәле» (М. Разов сүзләре), Г. Казанцева ― «Уйларым – ак челтәр» (Г. Зәйнашева сүзләре), А. Хисамиева — «Килерсең әле, килерсең» җырларын башкара.

 
Г. Максимов ТР халык артисты Георгий Ибушевка (у) уйный

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Элгәре:
вазыйфа булдырылган
«Бәрмәнчек» ансамбле директоры
2008 — 2010
Аннары:
Артур Поляков