Галина Казанцева

татар җырчысы (лирик-колоратур сопрано), Татарстанның халык артисткасы

Галина Александр кызы Казанцевататар җырчысы (лирик-колоратур сопрано), Татарстанның халык артисткасы.

Ватандашлык  СССР
 Россия
Туу датасы 12 ноябрь 1953(1953-11-12) (71 яшь)
Туу урыны Маҗын, Тукай районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Һөнәр төре опера җырчысы, классик җырчы, халык җырларны башкаручысы
Эш урыны Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры
Әлма-матер Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия (Яр Чаллы), Ф.З. Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллияте һәм Казан дәүләт консерваториясе
Укытучылары Зөләйха Хисмәтуллина[1]
Җырчы тавышы лирик-колоратур сопрано[d]
Бүләкләр
Татарстан Республикасының халык артисты

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

Ул 1953 елның 12 ноябрендә Татарстанның Тукай районы Керәшен Маҗыны авылында дөньяга килә. Чаллы шәһәренең татар урта мәктәбен, аннары Әлмәттәге музыка училищесын, мәшһүр опера җырчысы - Казан дәүләт консерваториясе профессоры – Зөләйха Хисмәтуллина курсларын тәмамлый.

Опера иҗаты

үзгәртү

Беренче булып Галина Казанцева М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры сәхнәсендә Нәҗип Җиһановның «Алтынчәч» әсәреннән төп рольне — Алтынчәч ариясен башкара. Опера театрында эшләгән вакытта ул барлык спектакльләрдә дә чыгыш ясый. Балалар операсы һәм оперетта, классик опера спектакльләре булмасын, ул күп очракта төп рольләрне оста итеп башкара.

Концерт иҗаты

үзгәртү

Җырчы бүген дә актив иҗат эшчәнлеге белән яши: Татарстан районнарына концертлар белән чыга. Татар, рус, керәшен халык җырларын, классик әсәрләрне зур осталык белән башкара.

Искәрмәләр

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү

Шулай ук карагыз

үзгәртү