Зөһрә Сәхәбиева

җырчы, мөгаллим

Зөһрә Котдус кызы Сәхәбиева — күренекле татар җырчысы, мөгаллим, ТАССР халык артисты (1984). Сарман районының мактаулы гражданы (2024).

Зөһрә Сәхәбиева
Туган телдә исем Зөһрә Котдус кызы Сәхәбиева
Туган 27 апрель 1951(1951-04-27) (73 яшь)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Ворошилов районы (Татарстан АССР), Салих-Тукай
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Һөнәре җырчы, мөгаллим
Балалар улы Айдар[1]
Бүләк һәм премияләре Татарстанның халык артисты
Сарман районының мактаулы гражданы (2024)
"Раббым Алла, диде Муса" мөнәҗәте Зөһрә Сәхәбиева башкаруында

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1951 елның 27 апрелендә Татарстан АССР Ворошилов районы Салих-Тукай авылында дөньяга килә. Әтисе Шөкрәле авылыннан, әнисе Наласадан. Октябрь-Бүләк авылында башлангыч, Иске Дөреш авылында җидееллык мәктәпне тәмамлый. Күмәк хуҗалыкта терлекчелектә эшли. Казан медицина училищесында укый. Үзешчән сәнгатьтә катнаша. Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый.

1977-1984 елларда — Татар опера һәм балет театрында, 1984-1993 елларда — Татар филармониясендә, 1993-1996 елларда Башкортстан дәүләт опера һәм балет театры солисты. 1996 елдан — «Идел» концерт-филармония берләшмәсендә.

1993 елдан Казан консерваториясендә укыта.

«Сарман», «Син сазыңны уйнадың», «Сәгать чылбыры», «Зөбәрҗәт», «Туган авылым», «Сакмар», «Бөдрә таллар», «Язгы җыр», «Хәерле иртә», «Җидегән чишмә» җырлары белән популярлык казана[2].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү
  • 1984 ― Татарстан АССР халык артисты
  • 2024 ― Сарман районының мактаулы гражданы[3]

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Мин сине ничек яраттым. Казан: «Ак Барс», 2004
  2. Илһамлы Сарман. Антология (төзүче-мөхәррире Дамир Гарифуллин). Казан: Яз, 2017, 322нче бит. ISBN 978-5-95-00696-1-1
  3. Районның быелгы почетлы гражданнары да ачыкланды. sarman-rt.ru, 8.06.2026

Сылтамалар

үзгәртү

Шулай ук карагыз

үзгәртү