Ворошилов районы (Татарстан АССР)

Ворошилов районы (рус. Ворошиловский район) — Татарстан АССР составындагы административ-территориаль берәмлек. 19351957 елларда гамәлдә булган.

Ворошилов районы
Ил

ССРБ

Статус

Район

Җөмһүрият

Татарстан АССР

Административ үзәк

Теләнче-Тамак авылы

Нигезләү датасы

1935 елның 10 феврале

Юкка чыгару датасы

1957 елның 29 ноябре

Рәсми телләр

татар теле , рус теле

Тарих үзгәртү

 
Район оешмалары урнашкан Хәлфиннәр йорты. 1880 елларда салынган бина (хәзерге күренеше)

Ворошилов районы элеккеге Чаллы кантоны территориясе өлешендә 1935 елның 10 февралендә барлыкка килгән. Район исеме совет дәүләт эшлеклесе, гаскәр башлыгы К.Е. Ворошилов (1881-1969) хөрмәтенә аталган. Яңа булдырылган районның барлык хакимият органнары Теләнче-Тамак авылында 1880 елларда сәнәгатькәр Хәлфиннәр тарафыннан корылган таш биналарда урнаша.

1957 елның 29 ноябрендә Ворошилов районы исеме Яңа Юл районы дип үзгәртелә.[1]

1959 елның 12 октябрендә Яңа Юл районы (элекке Ворошилов районы) юкка чыгарыла, аның территориясе Сарман районы составына кертелә.[2]

Административ бүленеш үзгәртү

1948 елда Ворошилов районы 20 авыл советына бүленгән.[3]

Шәхесләр үзгәртү

  • 1935 елдан Ворошилов районы фирка комитетының беренче сәркатибе булып Гариф Бәйкиев, 1937-1938 елларда Гәрәев, сугыш алдыннан, сугыш елларында һәм аннан соңгы 50 нче елларда Гали Садыйков, 1954 елда Вәли Ибраһим улы Фәттахов (соңыннан ТАССР азык-төлек хәзерләү министры), 1955 елдан Үзбәк Закиров эшли.
  • Район халык мәгарифе бүлеге мөдире булып сугыш алдыннан һәм аннан соңгы 1949-1959 елларда Иван Кириллович Тумреев эшли.
  • Район хастаханәсенең баш табибы булып сугыш алдыннан, сугыш елларында, сугыштан соң Зифа Рәшит кызы Галләмова эшли.
  • Теләнче-Тамак даруханәсен (рус. аптека) сугыш һәм сугыштан соңгы елларда Йоха Зилиховна Рудковская (Шәрипова) җитәкли.
  • Ветеринария хезмәте күрсәтү 1937 елдан башлана. Беренче оештыручысы һәм җитәкчесе Нәҗип Хуҗиәхмәт улы Зәйнуллин була. 1940-1942 елларда баш ветврач булып Салихҗан Ахунов, 1947 елдан Шәех Җәләлетдин улы Мозаффаров эшли.
  • Район кулланучылар җәмгыяте (рус. райсельпо) белән 1938-1946 елларда Сабир Кәлимуллин, 1947 елдан Фатих Сибиш җитәкчелек итә.
  • Район почта һәм элемтә бүлеге җитәкчеләре булып Гариф Ризатдинов, Әсбах Ахунов эшли.
  • Районның милиция бүлеге җитәкчеләре Дибердиев, капитан Фәхриев, Макаров, Герасимов, Хәсәнов була.
  • Төрле елларда прокурор булып Баранов, Хөсәенов, Раббани Галимов эшләгән.
  • Район халык судында сугыштан соңгы елларда казый (рус. судья) булып Хәсәнов, Исрафилов эшли.
  • Аэропортның беренче директоры Аннас Нәбиуллин булган.
  • Район юл төзелеше бүлеге җитәкчеләре булып төрле елларда Печников, Садретдин Кәлимуллин, Газизов, Вәгыйзь Вәлиев, Гыйльметдинов эшли.
  • МТС директорлары булып Бакинский, Хәйруллин, Иван Степанович Петров эшли.
  • Теләнче-Тамак авылында 1929 елда «Мәгариф» күмәк хуҗалыгы оештырыла. Беренче рәисе Сабир Мөхәммәтҗан улы Кәлимуллин (1896-1976).
  • Район газетасы «Ворошиловчы»ның беренче (1935 елдан) редакторы ― Әкмал Шәйдуллин.

Моны да карагыз үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Сарман районы энциклопедиясе. 1 китап (төзүчесе Дамир Гарифуллин). Чаллы: Идел-йорт, 2000.
  2. Сарман районы энциклопедиясе. 2 китап (төзүчесе Дамир Гарифуллин). Чаллы, 2006.
  3. Бишегем: Теләнче Тамак (автор-төзүчеләр Рубис Зарипов, Ландыш Фазуллина). Казан: Ихлас, 2012 ISBN 978-5-904735-69-2

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Чикләрсез татарлар сайтында
  2. Краткая справка по административно-территориальному делению Республики Татарстан, archived from the original on 2014-05-17, retrieved 2015-05-19 
  3. Татарская АССР: Административно-территориальное деление на 1 января 1948 года/ Сост.: Г. С. Губайдуллин. — Казань: Татгосиздат, 1948. — 220 с.