Яңа Юл районы (рус. Яна-Юльский район) — 1957 елдан 1959 елга кадәр гамәлдә булган Татарстан АССРның юк ителгән административ-территориаль берәмлеге. 1935―1957 елларда исеме ― Ворошилов районы. Чаллыдан Көньяк-Көнчыгышка 30 чакрым ераклыкта, Татарстанның Көнчыгышында урнашкан. Административ үзәк - Теләнче-Тамак авылы.

Яңа Юл районы
Ил

ССРБ

Статус

Район

Җөмһүрият

Татарстан АССР

Административ үзәк

Теләнче-Тамак авылы

Нигезләү датасы

1935 елның 10 феврале

Юкка чыгару датасы

1959 елның 12 октябре

Рәсми телләр

татар теле, рус теле

Халык саны  (1939)

26 868 кеше[1]

Милли состав

татарлар, руслар

Тарих үзгәртү

 
Район оешмалары урнашкан бина (хәзерге күренеш)
 
Район хастаханәсе (элекке алпавыт Останков йорты) хәрабәләре (хәзерге күренеш)

Яңа Юл районы территориясе 1744 елга кадәр Казан губернасында, 1765 елда Уфа губернасына бирелеп, 1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Нөркәй вулысында, 1920 елдан 1921 елга кадәр Минзәлә кантоны Нөркәй вулысында, 1921 елдан 1930 елга кадәр Чаллы кантоны Нөркәй вулысында, 1930 елдан 1935 елга кадәр өлешләтә Минзәлә, Сарман, Чаллы районнарына урнашкан.

1935 елның 10 февралендә Ворошилов районы буларак Чаллы районыннан бүленеп чыгару юлы белән барлыкка килә. Район исеме совет дәүләт эшлеклесе, гаскәр башлыгы К.Е. Ворошилов (1881-1969) хөрмәтенә аталган. Яңа булдырылган районның барлык хакимият органнары Теләнче-Тамак авылында 1880 елларда сәнәгатькәр Хәлфиннәр тарафыннан корылган таш биналарда урнаша.

1952 елның 8 маенда район Татарстан АССРның Чистай өлкәсе составына, ә 1953 елның 21 февралендә Бөгелмә өлкәсе составына керә. 1953 елның 30 апрелендә өлкәләр бетерелүгә бәйле рәвештә Татарстан АССРның турыдан-туры карамагына кайтарыла.

1957 елның 29 ноябрендә исеме Яңа Юл районы итеп үзгәртелә.

1959 елның 12 октябренда район юкка чыгарыла, ә аның территориясе Минзәлә һәм Сарман районнарына тапшырыла.

1984 елның 4 маенда элек Яңа Юл районына кергән берничә авылны (Теләнче-Тамак, Иске Абдул, Иске Дөреш, Җикәнлекүл, Тау асты Дөреш, Хуҗи, Мерәс, Торнаташ, Останково (Бәшенде), Казаклар, Левашево, Артамоновка) Минзәлә һәм Сарман районнарыннан алып, Чаллы районына (1976 елдан Тукай районы) кушалар (кире кайтаралар).[2][3][4]

Административ бүленеш үзгәртү

1948 елның 1 гыйнварына районда 20 авыл советы булган: Зур Нөркәй, Югары Чыршылы, Кадрәк, Карашай-Саклау, Мерәс, Яңа Абдул, Останкау, Саклаубаш, Сәмәкәй, Иске Абдул, Иске Дөреш, Иске Имән, Сөлек, Сулы Саклау, Теләнче-Тамак, Удельный Суранчак, Ургунда, Шәрләрәмә, Шыгай.[2][3] Район мәйданы 862 км² тәшкил иткән.

Халык үзгәртү

1939 елда халык саны 26868 кеше тәшкил иткән, шул исәптән татарлар - 88,7 %, руслар - 9,7 %, чувашлар - 1,2%.[1]

Танылган кешеләр үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Сарман районы энциклопедиясе. (төзүчесе Дамир Гарифуллин). Чаллы: Идел-йорт. 1 китап (2000), 2 китап (2006).
  2. Бишегем: Теләнче Тамак (автор-төзүчеләр Рубис Зарипов, Ландыш Фазуллина). Казан: Ихлас, 2012 ISBN 978-5-904735-69-2
  3. Зөфәр Дәүләтшин. Авылым-горурлыгым. Яр Чаллы, 2004. (350 еллык тарихы булган Иске Абдул авылы белешмәлеге).
  4. Зөфәр Дәүләтшин. Тормыш дулкыннары. Яр Чаллы, 2007.
  5. Татар энциклопедия сүзлеге (Татарский энциклопедический словарь, на татарском языке) / Гл. ред. М.Х. Хасанов; Отв. ред. Г.С. Сабирзянов. - Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. - 830 с.: ил. ISBN 5-902375-01-0
  6. Татар энциклопедиясе : 6 томда / баш мөхәррир М. Х. Хәсәнов. - Казан : Татар энциклопедиясе институты, 2008. - 27 см.; ISBN 978-5-902375-04-5
  7. РСФСР. Административно-территориальное деление на 1-е апреля 1941 г. с приложением изменений, происшедших за время с 1/IV 1941 г. по 1/XI 1942 г. : [справочник] / Информ.-стат. отд. Президиума Верх. Совета РСФСР. - М., 1942. - 532 с.

Искәрмәләр үзгәртү