Климент Ворошилов

Климе́нт Ефре́м улы Вороши́лов (рус. Климе́нт Ефре́мович Вороши́лов, 23 гыйнвар [4 февраль1881, Верхнее, Бахмут өязе, Екатеринослав губернасы, Россия империясе2 декабрь 1969, Мәскәү, РСФСР, СССР) — совет гаскәр башлыгы, дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, Ватандашлар сугышы катнашучысы, Советлар Берлеге Маршалы, Сталин респрессияләренең төп оештыручыларның берсе.

Климент Ворошилов
ССРБ Югары Шурасы Президумы рәисе
Вазыйфада
15 март 1953 – 7 май 1960
Аңа кадәр Николай Шверник
Дәвамчысы Леонид Брежнев
Шәхси мәгълүмат
Туган 4 февраль 1881(1881-02-04)
Верхнее, Бахмут өязе, Екатеринослав губернасы, Россия империясе
Үлгән 2 декабрь 1969(1969-12-02) (88 яшь)
Мәскәү, РСФСР, СССР
Сәяси фирка КПСС
Җефет Ворошилова, Екатерина Давидовна[d]
Сугышлар/бәрелешләр Алман-совет сугышы, Русия ватандашлар сугышы, ЭККГнең Польшага бәреп керүе һәм Совет-фин сугышы

Тәрҗемәи хәл

үзгәртү

Иртә еллар

үзгәртү

Климент Ворошилов 1881 елның 4 февралендә Екатеринослав губернасы Бахмут өязенең Верхнее авылында (хәзер Лисичанск шәһәре, Украинаның Луганск өлкәсенә карый) тимер юл эшчесе Ефрем Ворошилов (1844—1907) һәм көнлекче Мария Ворошилова (кызлыкта Агафонова) гаиләсендә туган. 1893—1895 елларда земство мәктәбендә укыган. 1896 елда Юрьевка металлургик заводында, 1903 елдан Луганскида паровоз төзү заводында эшләгән.

Инкыйлаби эшчәнлек

үзгәртү

Большевиклар фиркасенә 1903 елга кергән, актив «идән асты» эшен алып барган, берничә тапкыр кулга алыган.

Октябрь инкыйлабы вакытында — Петроград хәрби-инкыйлаби комитетының рәисе. Дзержинский белән берлектә Бөтенрусия гадәттән тыш комиссиясенең оешыруда катнашкан.

Ватандашлар сугышы

үзгәртү

Ватандашлар сугышы вакытында — Царицын гаскәр төркеме сәргаскәре, 10-нчы армиясенең сәргаскәре, УССР эчке эшләр комиссары, Харьков хәрби округының сәргаскәре, 14-нче армиясенең һәм эчке Украин фронтының сәргаскәре. Нәкъ анда Ворошилов белән Сталин хезмәттәшлеге башлана. Сталин һәм Ворошилов бергә Троцкий үткәргән хәрби сәясәткә каршы булганнар, аеруча "военспец"лар — элекке патша гаскәрендә хезмәт иткән хәрби белгечләрне җәлеп итүгә каршы чыгыш ясаганнар. Сталин белән Ворошилов Троцкийгә каршы көрәше Көньяк фронтында башлана инде.

1921 елда Кронштадт фетнәсенең бастыруда катншкан. 1921—1924 елларда — РКП(б) ҮК Көньяк-Көнбатыш бүросының әгъзасы, Төньяк Кавказ хәрби округының гаскәрләренең сәргаскәре. 1921—1924 елларда — Мәскәү хәрби округының гаскәрләренең сәргаскәре һәм Реввоенсовет әгъзасы.

Саклану халык комиссары

үзгәртү

1925 елның 6 ноябрендә Ворошилов хәрби һәм диңгез эшләре буенча халык комиссары вазифасына билгеләнгән. Сәяси тормышында Ворошилов һәрвакытта Сталинны яклаган, массакүләм репрессияләр һәм армиядәге «чистартулар» тарафдары булып торган.

Совет-фин сугышыннан соң отставкага чыгарылган.

Репрессияләрдә катнашуы

үзгәртү

Зур террор вакытында Ворошилов, Сталинга якын кеше булу сәбәпле, «атып үтерү исемлек»ләрнең карап тикшерүдә катнашкан. Исемлектә куйган имза гаепләү карары чыгаруны белдергән. Ворошилов имзасы 185 исемлектә бар, шул исемлекләр буенча якынча 18 000 кеше хөкем ителгән.[1]

Бөек Ватан сугышы

үзгәртү

Бөек Ватан сугышы вакытында Ворошилов — Дәүләт саклану комитетының һәм Баш сәргаскәр ставкасының әгъзасы.

Төньяк-Көнбатыш юнәлешенең гаскәрләренең сәргаскәре (10.7—28.8.1941), Ленинград фронты сәргаскәре (5 —14.9.1941), гаскәр формалаштыру буенча Ставка вәкиле (сентябрь 1941 — февраль 1942), Баш сәргаскәр ставкасының Волхов фронтында вәкиле (февраль—сентябрь 1942), партизан хәрәкәтенең сәргаскәре (сентябрь 1942 — май 1943), Дәүләт саклану комитетының карамагындагы Трофей комитетының рәисе (май—сентябрь 1943), вакытлы солых сораулары буенча комиссиясенең рәисе (сентябрь 1943 — июнь 1944). 1943 елда Тәһран конференциясе эшендә катнашкан. 1944 елда Дәүләт саклану комитеты составыннан чыгарылды.

Сугыштан соңгы эшчәнлеге

үзгәртү

1946—1953 елларда — ССРБ Министралар Шурасы рәисенең урынбасары, 1953—1960 елларда — ССРБ Югары Шурасы Президумы рәисе. 1957 елда, Политбюроның иң өлкән әгъзалары арасында, Хрущөвка каршы чыккан.

1960 елның маенда «сәламәтлек торышы буенча» вазифасыннан бушатылган.

1969 елның 2 декабрендә вафат булган. Кызыл мәйданның Кремль диварында күмелгән.

Истәлек

үзгәртү
  • Ворошилов исемен төрле вакытларда Луганск (Ворошиловград, 1935—1958, 1970—1990), Алчевск (Ворошиловск, 1931—1961), Ставрополь (Ворошиловск, 1935—1943), Уссурийск (Ворошилов, 1935—1957) шәһәрләре йөрткәннәр.
  • Әлеге вакытта Донецкида һәм Волгоградта Ворошилов исемен йөтүче шәһәр районнары бар.
  • Ворошилов исемен 700 дән артык урам, мәйдан һәм тыкрык йөртә.[2]

1932 елда төз атучыларны бүләкләү өчен Осоавиахимның «Ворошилов укчысы» күкрәккә тага торган билгесе булдырылган. Ворошилов исемен КВ авыр танклар сериясе йөртә (рәсми расшифровка — Клим Ворошилов). ССРБ Генерал Штабының Хәрби академиясе 1941—1992 елларда Ворошилов исемен йөрткән.

Галерея

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. http://stalin.memo.ru/images/intro.htm(үле сылтама)
  2. архив күчермәсе, archived from the original on 2014-02-01, retrieved 2014-03-29 

Чыганаклар

үзгәртү