Феликс Дзержинский
Фе́ликс Эдму́нд улы Дзержи́нский (пол. Feliks Dzierżyński [ˈfɛliks dʑerˈʐɨɲski], рус. Феликс Эдмундович Дзержинский; кушаматлар Тимер Феликс, ФД, фирка тәхәллүсләре: Я́цек, Я́куб, Переплётчик, Фра́нек, Астроно́м, Ю́зеф, Дома́нский; 30 август [11 сентябрь] 1877 ел, Дзержиново нәсел утары, Ошмяны өязе, Вильно губернасы, Россия империясе (хәзер Воложин районы, Минск өлкәсе, Белорусия) — 20 июль 1926, Мәскәү, ССРБ) — инкыйлабчы, совет дәүләт эшлеклесе, берничә халык комиссарлыкның рәисе, ВЧК, ягъни Бөтенрусия гадәттән тыш комиссиясенә нигез салучы. ВКП(б) ҮК әгъзасы (1917—1926). РКП(б) ҮК оргбүросы әгъзасы (1919—1920, 1921—1924), РКП(б) ҮК оргбүросы әгъзалыгына нәмзат (1921, 1924—1926). ВКП(б) ҮК Сәяси бүросы әгъзалыгына нәмзат (1924—1926).
Феликс Дзержинский | |
---|---|
Бөтенрусия Гадәттән тыш комиссиясенен рәисе | |
Вазыйфада 20 декабрь 1917 – 8 июль 1918 | |
Аңа кадәр | вазифа барлыкка килде |
Дәвамчысы | Яков Петерс |
Шәхси мәгълүмат | |
Туган | 11 сентябрь 1877 Дзержыново[d], Вильно губернасы, Россия империясе |
Үлгән | 20 июль 1926 (48 яшь) Мәскәү, ССРБ |
Сәяси фирка | 1) Литва социал-демократик фиркасе (1895—1900) 2) Польшы кыйраллыгы һәм Литваның социал-демократик фиркасе (1900—1917) 3) ВКП(б) (1917 елдан) |
Җефет | Софья Дзержинская[d] |
Балалар | Ян |
Әни | Елена Игнатий кызы Янушевская |
Әти | Эдмунд Иосиф улы Дзержинский |
Белем | Санкт-Петербург дәүләт университеты |
Истәлек
үзгәртү- Ф. Дзержинский исеме ССРБ күп шәһәрләргә, районнарга, авылларга, заводларга, корабларга һ.б. объектларга кушылган. Шәһәр урамнарында «Тимер Феликска» куелган бюстлар, һәйкәлләр пәйда булганнар.
- 2013 елда Россиядә Дзержинский исемен 1342 мәйдан, урам, проспект һәм тыкрык йөртә.[1] Әлеге вакытта Дзержинский исемен өч шәһәр йөртә: Дзержинск (Түбән Новгород өлкәсе), Дзержинский (Мәскәү өлкәсе), Дзержинск (Белорусия).
- Татарстанда Казанда, Яр Чаллыда, Бөгелмәдә, Яшел Үзәндә, Баулыда, Базарлы Матакта, Чирмешәндә, Лаешта, Иске Чүпрәледә, Болгарда, күп кенә бистәләрдә, авылларда урамнарга исеме бирелгән.
Шулай ук карагыз
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ Федеральная информационная адресная система, archived from the original on 2011-11-14, retrieved 2014-10-02
Бу — мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз. Мөмкинлек булса, бу искәрмәне төгәлрәккә алыштырырга кирәк.
|