Николай Шверник

Николай Шверник (рус. Николай Михайлович Шверник, 7 (19) май 1888(18880519), Санкт-Петербург24 декабрь 1970, Мәскәү) — Совет сәясәт эшлеклесе.

Николай Шверник
Туган телдә исем рус. Николай Шверник
Туган 19 май 1888(1888-05-19)
Санкт-Петербург, Россия империясе[1]
Үлгән 24 декабрь 1970(1970-12-24) (82 яшь)
Мәскәү, СССР, РСФСР[d][1]
Күмү урыны Мәскәү кирмәне диварының некрополе[d]
Ватандашлыгы  Россия империясе
 СССР
Һөнәре сәясәтче, профсоюз (һөнберлек) эшлеклесе
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе һәм Россия социал-демократик эшчеләр фиркасе
Балалар Шверник, Людмила Николаевна[d] һәм Зиба Ганиева
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы

 Николай Шверник Викиҗыентыкта

БҮБК һәм ССРБ ҮБК әгъзасы, ССРБ Югары Шурасы депутаты (1-6 чакырылышлары). Социалистик Хезмәт каһарманы (1958).

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

Санкт-Петербургда күпбалалы эшчеләр гаиләсендә туган. Рус милләтеннән. Чиркәү-мәхәллә мәктәбен, аннары һөнәрчелек училещесын тәмамлаган. 14 яшьтә электромеханика заводында кырдыручы ярдәмчесе булып эшли башлый. 1905 елда РСДРП фиркасенә кушыла. Санкт-Петербургда, Николаевта, Тулада, Самарда фиркави агитация алып бара. Өч мәртәбә сөрген ителә. Февраль инкыйлабын Сарытауда каршы ала.

Сәяси карьера

үзгәртү
  • 1917 дән Самарда завод комитеты рәисе, Самар шурасы башкармасы президиумы әгъзасы.
  • 1918-1921 дә Кызыл Гаскәрдә хәрби-сәяси эштә.
  • 1921-1923 тә профсоюз эшендә, 1924 тән РК(б)Ф ҮКК Президиумы әгъзасы һәм РСФСР эшче-керәстиян инспекциясе халык кәмисәре.
  • 1925-1926 да БК(б)Ф ҮКның Ленинград һәм Төньяк-Көнбатыш бюросы сәркәтибе.
  • 1926-1927 дә БК(б)Ф ҮК сәркәтибе.
  • 1927 дән фирканең Урал өлкә комитеты рәисе.
  • 1929 да металлистлар профсоюзы ҮКның рәисе.
  • 1929 дан ҺББҮШ сәркәтибе, 1930-1944 тә һәм 1953-1956 да ҺББҮШ рәисе, бер үк вакытта 1938-1946 да ССРБ Югары Шурасының Милләтләр Шурасы рәисе.
  • 1944-1946 да РСФСР ЮШ Президиумы рәисе.
  • 1946-1953 тә ССРБ ЮШ Президиумы рәисе.
  • 1956-1966 да СБКФ ҮК каршындагы фирка контроле комиссиясе рәисе, сәяси золым корбаннарын аклау мәсьәләләре белән шөгыльләнгән.

1966 дан пинсәдә.

Искәрмәләр

үзгәртү