Россия социал-демократик эшчеләр фиркасе

Россия социалист-демократик эшчеләр фиркасеРоссия империясендәге беренче социалистик фирка, ССРБның әйдәп баручы фиркасе – КПСС элгәргесе. 1898 елның мартында барлыкка килә.

Россия социал-демократик эшчеләр фиркасе
Нигезләнү датасы 13 март 1898[1]
Логотип
Кыскача исем РСДРП
Җитәкче Владимир Ленин, Юлий Осипович Мартов[d] һәм Павел Борисович Аксельрод[d][1]
Дәүләт  Россия империясе[1]
 Россия республикасы[d]
Сәяси идеология социализм[1], социал-демократия[d][2] һәм марксизм[3]
Штаб-фатирының урнашуы Санкт-Петербург, Россия империясе
Киләсе Русия социал-демократик эшчеләр (бәлшәвикләр) фиркасе[d], Российская социал-демократическая рабочая партия (меньшевиков)[d] һәм Украина коммунистлар фиркасе[d]
Гамәлдән чыгу датасы 24 апрель 1917[3]
Әгъзалары төркеме Төркем:РСДРП әгъзалары
 Россия социал-демократик эшчеләр фиркасе Викиҗыентыкта

Эшче сыйныфны азат итү өчен көрәш союзы

үзгәртү

«Народниклар» 1860 еллар азагында башлап җибәргән инкыйлаби хәрәкәт ун ел үтәр-үтмәстән сүрелү чигенә җитә. Ахыр килеп, народникларның радикаль ягы террор юлын сайлый.

Шул ук вакытта, народникларның бер өлеше террорны кабул итми, Карл Марксның ул чак модага кергән тәгълиматына иярә. Россиядә марксизмны тарату төрле түгәрәкләр аша алып барыла. Аларның берсе — “Эшче сыйныфны азат итү өчен көрәш союзы” — 1896 елда Ю. Мартов (Цедербаум) белән В. Ульянов (Ленин) җитәкчелегендә оештырыла. Әмма “Союз” гомерле булмый, хакимият аны тиз фашлый һәм түгәрәк әгъзаларының байтагын сөргенгә озата. Иректә калганнар 1896 елда Минск шәһәрендә бүтән марксистик түгәрәкләрдән делегатлар туплый ала һәм алар Россия социал-демократик эшчеләр фиркасе (РСДРП) оештыра.

1905 ел инкыйлабы

үзгәртү

Рус-япон сугышында җиңелү беренче рус инкыйлабының башланып китүенә бер сәбәп булгандыр. Вакыйгаларның башы 1905 елның 9 гыйнварына барып тоташа. Эш ташлаган эшчеләр патшага үтенеч белән бара. Анда шундый сүзләр була: “Үз халкыңны ярдәмеңнән калдырма, аны хокуксызлык, хәерчелек һәм наданлык кабереннән йолып ал... әгәр шул боерыкны бирмәсәң, шунда, шушы мәйданда сарайның алдында үләчәкбез”. Шулай килеп чыккан да. Канлы якшәмбедән соң күпләп эш ташлаулар, армия белән флотта инкыйлаблар һәм фетнәләр башланган. 1905 елның 17 октябре Россия тарихында сынылыш мәле дип исәпләнә. Патша Николай көндәлегендә “17 октябрь. Дүшәмбе. Манифестка кул куйдым. Баш авыр, фикерләр бутала. Илаһым, безгә ярдәм ит, Россияне тынычландыр” дип язылган. Шунысы фәһемле, династиянең иң олы әгъзасы, бөек кенәз Николай Николаевич 1905 елның шул киеренке көннәрендә биргән антына карамый, гаҗәпләнерлек кыю һәм җаваплы карарга килә: ул Романовлар гаиләсенең әфисәр булган барлык әгъзаларына да үз халкының ихтилалын бастыруда катнашуны тыя.

1917 елның 23 февралендә (милади тәкъвим буенча 8 март) Мәскәү урамнарына эш ташлаган дистәләрчә мең эшче “Икмәк!”, “Самодержавиене җимерергә!”, “Бетсен сугыш!” дигән лозунглар күтәреп чыга. Алар юл уңаеннан кибетләрне, икмәк лавкаларын талый, трамвайларны аудара — Февраль инкыйлабы башлана.

Соңрак патша тәхетеннән баш тарта, Ленинның Петроградка кайта һәм аның “Апрель тезислары” дип аталган сәяси программаны игълан итә. Шунда Ленин февраль инкыйлабын “буржуаз-демократик” дип атый, аның тәмамлануын тәкрарлый һәм кичекмәстән “социалистик инкыйлабны” тормышка ашыру, ягъни сул фиркаләр тарафыннан хакимиятне көч белән басып алу бурычын куя. Большевик Н. Суханов, Ленинның программасын “чамасыз сул, ак-караны аермаган радикаль, фән белән дә, аек акыл белән дә ныгытылмаган примитив демагогия” дип атый. Әмма шушы кискен программага киң халык массаларының таләпләре оста теркәлгән була.

1907 елның язында большевиклар фракциясе пролетар инкыйлаб юлын сайлагач, алар үзләренә аерым фирка – Россия социалист-демократик эшчеләр (большевиклар) фиркасенә төзи. Соңгысы Бөек Октябрь инкыйлабыннан соң ул Россия коммунистлар фиркасе (большевиклар) РКП(б) дигән исем ала.

Искәрмәләр

үзгәртү

Чыганак

үзгәртү