Николаев (Николаев өлкәсе)
Никола̄ев, Мыколайив яки Балабан (укр. Миколаїв, рус. Николаев, кырымтат. Balaban) — Украина көньякгышында урнашкан шәһәр. Украинаның икътисади, мәдәни, сәяси үзәкләренең берсе. Халык саны буенча илнең тугызынчы шәһәре.
Николаев | |
---|---|
![]() | |
Ил | Украина |
Координатлар | 46°58'30"N, 31°59'42"E |
Башлык | Александр Фёдорович Сенкевич[d] |
Нигезләнгән | 1789 |
Мәйдан | 570 км² |
Халык саны | 496 295 кеше |
Сәгать кушагы | UTC+2 |
Телефон коды | (+380) 62 |
Почта индексы | 83000 — 83497 |
Кардәш шәһәрләр | Галац, Боржоми[d], Bursa, Лион, Малко-Тырново[d], Плевен[d][1], Тиянҗин, Жешув, Тирасполь, Дэчжоу[d], Батум, Вейхай[d], Кутаиси[d][2], Прешов һәм Лүблин |
Бүләкләр | ![]() |
ГеографияҮзгәртү
Шәһәр Украинаның дала зонасының көньяк өлешендә, Көньяк Буг һәм Ингул елгалары тарафыннан юылган ярымутравында урнашкан.
КлиматҮзгәртү
Шәһәр климаты уртача континенталь, җылы кыш һәм эссе җәй белән.[3]
Николаев климаты | |||||||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Күрсәткеч | Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
Уртача температура, °C | −3,1 | −1,8 | 2,6 | 10,2 | 16,5 | 20,4 | 22,3 | 21,8 | 16,9 | 10,3 | 4,4 | −0,1 | 10 |
Явым-төшем нормасы, мм | 36 | 35 | 30 | 32 | 44 | 54 | 58 | 41 | 39 | 22 | 36 | 45 | 472 |
Чыганак: Климат Николаева (meteoprog.ua) |
ТарихҮзгәртү
Николаев 1789 елда Григорий Потёмкин тарафыннан суднолар төзү верфләр янындагы бистә буларак нигезләнгән. Озак вакыт биредә Кара диңгез флотының штабы урнашкан.
1862 елда Николевта эре диңгез порты ачылган; 19 гасырның азагында ук Николаев порты чит илләре белән сәүдә итү күләме буенча илдә өченче урында, ә ашлыкны экспортлау буенча беренче урында торган.
1918 елда шәһәр беренче тапкыр чит ил гаскәрләре тарафыннан басып алуны кичергән. 1920 елда Николаевта совет хакимияте урнаштырылган.
Бөек Ватан сугышы барышында (1941 елның 16 августы) шәһәр алман-фашист гаскәрләре тарафыннан басып алына. 1944 елның 28 мартында азат ителә. Сугыштан соңгы вакытында Николаев — ССРБ суднолар төзү үзәкләренең берсе.
ХалыкҮзгәртү
1897[4] | 1926[4] | 1939[4] | 1959[5] | 1970[6] | 1979[7] | 1989[8] | 2001[9] |
---|---|---|---|---|---|---|---|
92 012 | 101 182 | 168 676 | 226 207 | 331 037 | 439 915 | 502 776 | 514 136 |
Милли состав (2001): украиннар — 72,7 %, руслар — 23,1 %.
Туган тел буенча состав (2001): рус теле — 56,8 %, украин теле — 42,2 %.[10]
ИкътисадҮзгәртү
Икътисад нигезе — суднолар төзү. Шуның өстенә, Николаевта элетротехника һәм электрон сәнәгате ширкәтләре бар. Глинозөм заводы, азык-төлек сәнәгате ширкәтләре.
Кардәш шәһәрләрҮзгәртү
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ https://www.pleven.bg/bg/pobratimeni-gradove/nikolaev-ukrayna
- ↑ https://mkrada.gov.ua/news/10379.html
- ↑ [1]
- ↑ 4,0 4,1 4,2 http://pop-stat.mashke.org/ukraine-cities.htm
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr59_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr70_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr79_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/sng89_reg2.php
- ↑ http://2001.ukrcensus.gov.ua/rus/results/total_population/structure_population/sel_1/?box=1.1W&k_t=14&rn=&id=&botton=cens_db
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2014-07-31, retrieved 2014-04-21