Кырымтатар теле
Кырымтатар теле (Qırımtatar tili, Къырымтатар тили) — кырым татарларының милли теле, Украинада / РФдә таралган. Төрки телләренә керә. Язу кирилл һәм латин әлифбаларына нигезләнә.
Кырымтатар теле | |
Үзисем: |
Qırımtatar tili, Къырымтатар тили |
---|---|
Илләр: |
Украина (Кырым) / Россия (Кырым), |
Рәсми халәт: | |
Сөйләшүчеләр саны: |
400 000 |
Халәт: | |
Классификация | |
Төркем: | |
Язу: | |
Тел кодлары | |
ГОСТ 7.75–97: |
кры 347 |
ISO 639-1: |
— |
ISO 639-2: | |
ISO 639-3: |
Элекке ССРБ җирләрендә кырымтатар телендә сөйләшүчеләр саны якынча 350 мең кеше тәшкил итә. Шуларның 250 мең тирәсе Кырымда яши. Болгария һәм Румыниядә — 30 меңгә якын кеше. Төркиядә кырым татарларының күп булуы билгеле, ләкин төгәл саннар юк.
Татар теле кебек үк кырымтатар теле — агглютинатив тел.
ӘлифбаҮзгәртү
1929 елга кадәр гарәп графикасы, соңрак латин графикасы нигезендәге язудан файдаланган (яңалиф), 1938 елда исә кирилл графикасы нигезендәге язу кулланыла. 1990-еллардан бирле 1997 елда Кырым Югары Шурaсы карары белән тәсдыйк ителгән лaтин әлфбасы да кулланыла. Ул 1930-елларда кулланылган әлифбадан аерыла, аның нигезе – Q һәм Ñ хәрефләре кушылган төрек әлифбасы. Хәзрге зaмaндa кирилл әлифбасы да, лaтин әлифбасы да қуллaнылaлaр. Шуны әйтеп үтәргә кирәк ки, интeрнeтта күбесенчә лaтин әлифбасы кулланыла, китаплар китaплaр, мәҗмугалар исә күбесенчә кирилл әлифбасында бaсылa. Латин имләсен куллану турында махсус федераль кануны кабул итмәгәнлектән, Россиядә дәүләт кырымтатар теле өчен кирилл имләсе куллана.[3]
Шулай ук карагызҮзгәртү
ММЧҮзгәртү
ИскәрмәләрҮзгәртү
СылтамаларҮзгәртү
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|