Урум теле - Алтай телләр гаиләсенең төрки телләр төркеменә кергән тел. Кайвакыт Кырым татар теленең диалекты буларак төркемләнә. Язуы кириллица һәм грек язуына нигезләнгән. Урум теле дип шулай ук кайвакыт Гөрҗистанда торган Цалка греклары сөйләшә торган төрек теленең диалекты Цалка телен атыйлар.

Урум теле
Дәүләт  Украина[1]
 Греция[2]
 Гөрҗистан[3]
Барлыкка килү урыны Шида-Картли[d]
Тел типологиясе агглютинатив тел
Язу юнан әлифбасы һәм кирилл язуы
Сөйләшүчеләр саны 185 000 кеше кеше (2021)[4]
Телнең ЮНЕСКО статусы начар хәлдә[d][5]
Ethnologue каталогында телнең статусы 6b Threatened[d][6]

Язма үзгәртү

Урум телендә күп түгел текстлар юнан әлифбасы белән язып куелган булган[7]. 1920—1930-ынчы елларда урум авылларында латин әлифбасы нигезендә кырымтатар теле кергән булган. Хәзерге вакытта кириллик язма кулланыла, әмма рәсми рәвештә ул расланмаган булган һәм төрле чыганакларда әлифбаның төрле юрамалары кулланыла. Кыпчак телләре өлкәсендә атаклы белгеч Александр Николай улы Гаркавец эшләрендә түбәнге әлифбаны куллана:

А а Б б В в Г г Ғ ғ Д д (Δ δ) Дʹ дʹ
(Ђ ђ) Е е Ж ж Җ җ З з И и Й й К к
Л л М м Н н Ң ң О о Ӧ ӧ П п Р р
С с Т т Тʹ тʹ (Ћ ћ) У у Ӱ ӱ Υ υ Ф ф
Х х Һ һ Ц ц Ч ч Ш ш Щ щ Ъ ъ Ы ы
Ь ь Э э Ю ю Я я Θ θ

Киевта 2008 елда бастырылган урум теле буенча уку әсбабында башка әлифба кулланыла[8]:

А а Б б В в Г г Ґ ґ Д д Дʹ дʹ Дж дж
Е е З з И и Й й К к Л л М м Н н
О о Ӧ ӧ П п Р р С с Т т Тʹ тʹ У у
Ӱ ӱ Ф ф Х х Ч ч Ш ш Ы ы Э э

Басмалар үзгәртү

Урум теле турында бик әз әдәбият нәшер ителгән булган, сүзлекләр бар. Соңгы вакытка кадәр урум теле кырымтатар теленең диалекты булып саналган булган. Аның турында тасвирламалар бары тик 1980-енче еллардан бирле пәйда була башлаган. Урум теленә җитди эшләр багышлаган беренче лингвист Александр Гаркавец булган.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. ScriptSource - Ukraine
  2. ScriptSource - Greece
  3. ScriptSource - Georgia
  4. https://www.ethnologue.com/language/uum/24
  5. Красная книга языков ЮНЕСКО
  6. Ethnologue — 25, 19 — Dallas, Texas: SIL International, 2022. — ISSN 1946-9675
  7. Urum. Language Museum. әлеге чыганактан 2005-02-14 архивланды. 2006-11-23 тикшерелгән.
  8. Смолина, Мария. Урумский язык. Урум дили (приазовский вариант). Учебное пособие для начинающих с аудиоприложением. — Калып:К.: БЛАНК-ПРЕСС, 2008. — С. 168. — ISBN 966-8535-15-4.