Википедия:Бәйгеләр/ФГОС.wiki/2022
Проект һәм белешмәлекләр | Лендинг 2022 | Бәяләү 2022 | Нәтиҗәләр 2022 | Оештыру 2022 |
«ФГОС.wiki 2022» — ФГОС РФ эченә керүче дисциплиналарында кулланган термин һәм төшенчәләргә бәйле мәкаләләр белән баету марафоны. Яңа уку елы башында үткәрелә. Викимедиа хисап язмасы булган һәркем катнаша ала.
Бәйге сыман оештырылган бу чара Татарча Википедиядә 2021 елдан бирле уза.
Бу битнең кыска адресы https://w.wiki/5XXT
Тема
үзгәртүБәйгедә белем һәм академик дисциплиналар темаларга караган мәкаләләрне булдыру яки баету санала
Үткәрелү вакыты
үзгәртү- Бәйгенең старты: 15 август 2022 0:00 UTC (Мәскәү вакыты буенча 03:00 дән).
- Бәйгенең финишы: 15 октябрь 2022 23:59 UTC (Мәскәү вакыты буенча 16 октябрь 02:59 кадәр).
Тәртипләре
үзгәртү2022 елгы конкурсның рәсми мәгълүматлары һәм тәртипләре:
- материал бәйге чорында өстәлгән яки булдырылган
- белем һәм академик дисциплиналар темаларга карый
- материал берәр шәхес биографиясе яки исемлек ТҮГЕЛ,
- бәйгегә кимендә 1500 байт текст өстәлгән мәкаләләр кабул ителә (битнең Тарихын карау бүлегеннән яки тышкы знаклар санау коралы ярдәмендә белеп була)
- Вики-мәкаләнең бәхәс битенә бәйге калыбы урнаштырылган һәм тутырылган:
{{ФГОС.wiki 2022 мәкаләсе |дисциплина = |дисциплина2 = |дисциплина3 = |кулланучы= Викимедиа хисап язмагыз}}
- Бәяләү:
- Югарыдагы шартларга һәм гомумән Татарча Википедия тәртипләренә туры килгән материаллар бәяләнә.
- Материалның төрле яклары өчен баллар бирелә, бер автор җыйган баллары тупланыла һәм Бәяләү җәдвәлендә күрсәтелә. Вики-тәҗрибәсе 1 яки 0,5 елдан ким булганнарның баллары *2 һәм *3 коэффициентына тапкырлана.
- Бәйге нәтиҗәләре бастырыла.
- Процесс өчен Татарча Википедия кулланучылар төркеме җаваплы, җирле һәм халыкара вики-тәҗрибәсе булган әгъзалары башкара. Казыйлар карарлары шикаять ителә алмый.
- Танылу:
- Һәрбер зачётлы катнашучының хисап язмасы исеме һәм файдалы өлеше Татарча Википедиядә берничә җирдә мәңгеләштерелә, үзе өч телле [Катнашучы сертификаты] белән таныла.
- 5 һәм күбрәк мәкаләне булдырган яки баетканы өч телле [Финалист дипломы] белән таныла.
- иң күп мәкаләләр булдыручы «Татарча Википедиядә ФГОС илчесе 2022» (ингл. Tatar Wikipedia State Education Standard Ambassador 2022)
- дисциплина буйлап иң күп мәкаләләр булдыручы «Татарча Википедиядә академик дисциплина илчесе 2022» (ингл. Tatar Wikipedia Education Subject Ambassador 2022)
Киңәшләр
үзгәртү- Нәтиҗәле катнашу: мәкаләләрне бәяләү формуласы, тәрҗемә итү коралын куллану һәм яхшы мәкаләләр үрнәкләре.
- Проект Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты, Альфред Халиков исемендәге Археология институты һәм Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән һәм Мәдәният министрлыклары, РФ мәгариф, югары белем һәм фән һәм мәдәният министрлыклары, ЮНЕСКО һәм бәйле оешмалары, Татмедиа холдингына керүче һәм башка татарча ММЧлары, Бөтендөнья татар конгрессы һәм төрле татар телле сайтлары эшчәнлеге юнәлешендә үткәрелә, боларның бәйле материалларны өйрәнеп, аларга урнаштыру өчен катнашучыларга бонуслы баллар бирелә.
- Бәйге чикләрендә булдырылган материаллар Татнетны үстерү фонды үткәргән Белем җәүһәрләре тантанасында, Санкт-Петербург татар медиафорумы һәм дөньякүләм Татар порталлары берлеге чараларында, халыкара Вики-Мәгариф бюллетенендә танытылачак.
Ярдәмчел материаллар җыентыклары
үзгәртү- күптелле Википедиянең белем һәм академик дисциплиналарга багышланган төркемнәр җыентыгы
- Мультимедиа саклагычы Викиҗыентыкта белем һәм академик дисциплиналар төркеме
Тат.Википедиядә "Белем" темасы агачы
үзгәртүТат.Википедиядә "Академик дисциплиналар" агачы
үзгәртүМоны да карагыз
үзгәртү- Сорауларны бирү юллары:
- Татарча Википедиядәге бәйгенең бәхәс битенә урнаштыру
- Татарча Википедиядә барган бәйгеләр турында аралашу каналы
- Мөрәҗәгатьләр статистикасы: Бу биткә • Теркәлгән татарча мәкаләләр исемлегенә • Кертелгән мәкаләләр • Кабул ителгәннәре (бәйгедән соң булдырыла)