Википедия:Бәйгеләр/ФГОС.wiki/2021/Катнашу
Викимарафон | Катнашу | Белешмәләр | Бәяләү | Нәтиҗәләр | Оештыру |
Үткәрелү, бәяләү һәм бүләкләү вакытлары
үзгәртү- Бәйгенең старты: 30 октябрь 2021 (UTC буенча 00:00, Мәскәү вакыты буенча 03:00:00 тән).
- Бәйгенең финишы: 14 декабрь 2021 (UTC буенча 23:59, Мәскәү вакыты буенча 15 декабрьнең 02:59:59 мизгеленә кадәр).
- Жюри бәяләү эшчәнлеген тәмамлый һәм нәтиҗәләрне белдерә: 30 декабрь (план)
- Техник оештыручылар финалистларның контакт мәгълүматларны туплап, призларын җибәрә: ? (план)
- Бәйге нәтиҗәләре буенча пост-релизны бастыру: ? (план)
Призлар
үзгәртү- Призлар фондының спонсорлары: «Төрки марафон 2021» һәм «Татарлар яшәгән җирләре җәмгыяте - 2021» чикләрендә үз призларын алу өчен мәгълүматны тапшырмаган җиңүчеләр һәм башка шәхесләр.
- Призлар фонды 20 мең сум тәшкил итә һәм Финалистлар арасында алар туплаган баллар нигезендә таратыла.
- 500 сумнан ким суммаларга дәгъва кылучылар элек бик аз булуы өчен (күбесе контакт мәгълүматларын тапшырмаган), бу юлы шундыйлар бүленүгә кертелмәячәк һәм болар белән элемтәгә керү каралмый.
- Гадәттәгечә, катнашучы сертификатлары һәм финалист дипломнары әзерләнә, баллар буенча алдынгы 3 катнашучы шулай ук «Википедиядә ФГОС илчесе» (ингл. Wikipedia State Education Standard Ambassador) дәрәҗәсенә лаек була.
Катнашучылар
үзгәртү- Чарада Викимедиа проектларында хисап язмасын булдырган кулланучы гына катнаша ала (теркәлү турында) укырга теләсәгез
- Бәйгедә бер хисап язмасы астында гына катнаша
- Бәйгегә кертелгән мәкаләләрне үз хисап язмасына кереп булдыра
- Минималь критерийларына туры килүче материал тудыра һәм катнашу сертификатына ия була.
- Бәйге чикләрендә булдырылган мәкаләләрне бәяләүдә кулланылган критерийларны кабул итә
Википедия белән яңа таныша башлаучылар өчен катнашу турында видео-күзәтү
Финалистлар
үзгәртү- 4 квалификацион мәкалә язган һәрбер катнашучы марафон финалистлары исемлегенә кертелә, бәйле диплом белән бүләкләнә.
- Приз фонды финалистлар язган мәкаләләр өчен туплаган баллар суммасы бүленә.
- приз ала алу өчен
- теркәлгәндә яки бәйге беткәнче хисап язмаларының көйләүләрендә контакт электрон адресны билгели — призёрлар белән элемтәгә керү өчен бердән-бер ысул, кеше җавап буларак бер атна эчендә үзенең банк картасына акчаның күчерелүе өчен мәгълүматны кайтарырга тиеш
- Башка кулланучыларга миңа хатлар язарга рөхсәт итү пунктын тамгалау
- түбәндә Саклау төймәсенә басу
- оештыручылар такымының вәкиле үзләренә хәбәр җибәрүдән бер атна эчендә җавап кайтара, приз акчасының күчерелүе өчен үз банк картасы мәгълүматларын билгели
- Россия Федерациясендә салым агенты статусы булмаганнары үз илләренең салым җыю инспекциясе белән мөнәсәбәтләрен үзе хәл итә — Россия эчендә түләнергә тиешле салымнар өчен Викимедиа РУ үзе хисап тота һәм аларны приз акчасыннан чыгара.
- теркәлгәндә яки бәйге беткәнче хисап язмаларының көйләүләрендә контакт электрон адресны билгели — призёрлар белән элемтәгә керү өчен бердән-бер ысул, кеше җавап буларак бер атна эчендә үзенең банк картасына акчаның күчерелүе өчен мәгълүматны кайтарырга тиеш
Мәкаләләр
үзгәртүБәйгегә түбәндәге критерийларга туры килүче мәкаләр кабул ителә:
- Урын - Мәкалә Википедиянең татар телле бүлегендә (tt.wikipedia.org) яңа булдырылган яки яхшыртылган.
- Тел - Әдәби телнең белешмә-энциклопедик стиле нормаларына туры килгән эчтәлек
- Вакыт - Үзгәртүләр бәйге вакытында ясалган — 2021 елның 30 октябрь 0:01 белән 2021 елның 14 декабрь 23:59 (UTC) вакытлары арасында яңа булдырылган — Казан/Мәскәү сәгате белән бу 30.10.2020 (3:01) белән 15.12.2021 (2:59) арасына туры килә.
- Тема - Бәйге темасына туры килә (белем һәм академик дисциплиналарга бәйле феноменнар, киңрәк мәгълүмат өчен Белешмәләр битен карагыз)
- Күләм - Мәкалә кимендә 3000 байтка баетылган.
- Тамгалау - Мәкаләнең бәхәс битенә урынлы бәйге калыбы урнаштырылган: яңа мәкалә өчен • тулыландырылган мәкалә өчен
- Дисквалификацияләнмәгән - Татарча Википедия кагыйдәләрен хөрмәт итә:
- Мәкаләне үзегез яздыгыз (плагиат, копи-паст түгел һәм башкача авторлык хокуклары тәртипләрен санга салмау).
- Булган мәкаләнең тематик игезәге түгел (тиз бетерелә һәм саналмый) — белем һәм академик дисциплиналарга караган тематик мәкаләләр агачларын тикшерү.
- вандализм, нигезсез фикерләр яки спам түгел,
- Яши биргән шәхесләр биографияләренә карата тәртип бозулар
- һәм башкалар.
Тулылыгы һәм форматлануы буенча үрнәк алырлык яхшы мәкаләләр: Мансур Мозаффаров, ТАССРның төзелүе, Татарстан Республикасының милли музее, Зәңгәр шәл (спектакль), Идел-Урал (гәҗит, Берлин), Шәриф Камалның музей-фатиры (Казан)
Күбрәк балл җыя алу өчен игътибар итәрлек әйберләр — бәяләү тәртибе һәм кабул ителгән тематик эшне җиңеләүтү юллары
ФГОС темалары
үзгәртү- Шулай ук карагыз: wmru:Умный регион/Списки/Образование һәм wmru:Категория:Умный регион/Списки/Образование.
Бәйге максатлары өчен, ФГОС темалары дип бар академик дисциплиналар буенча төрле дәрәҗә белем бирүдә кулланылган термин һәм төшенчәләр аңлашыла.