Кырым Автономияле Республикасы
Кырым Республикасы белән бутамагыз.
| |||
Ил | |||
---|---|---|---|
Статус | |||
Административ үзәк |
президент вәкиллеге Херсонга күчерелгән, формаль рәвештә — Акмәсҗит | ||
Нигезләү датасы | |||
Юкка чыгару датасы |
2014 ел, март | ||
Рәсми тел |
кырым татар, рус, украин телләре | ||
Халык саны (2013) |
1 967 119 | ||
Мәйдан |
26 081 км² | ||
ISO 3166-2 коды |
UA-43 | ||
Телефон коды |
+380-65 | ||
Автомобиль номерлар коды |
АК (элек КР, КО, РК, МЯ, 01) | ||
rada.crimea.ua | |||
Кырым Автономияле Республикасы яки Кырым Мохтари Җөмһүрияте (рус. Автономная Республика Крым, укр. Автономна Республіка Крим, кырымтат. Qırım Muhtar Cumhuriyeti, Къырым Мухтар Джумхуриети), КАҖ (укр. АРК, кырымтат. QMC, КъМДж) — Кырым ярымутравының күпчелек өлешен биләп торган автономияле республика, Украина составына керә.
Территориясе составына Акъяр шәһәр шурасына буйсынган ярымутрауның көньяк-көнчыгышы кермәгән.[2].
2014 елда Кырым кризисы нәтиҗәсендә 11 мартта Кырым парламенты Украинадан бәйсезлек игълан итә. 16 мартта Кырымда узган Кырым статусы турында референдум нигезендә 18 мартта Россия Федерациясе составына Кырым Җөмһүриятен кабул итү турында килешү имзалана[3].
Географиясе
үзгәртү- Төп мәкалә: Кырым
Кырым ярымутравы географик яктан Украина көньягында урнашкан ярымутрау.
Кара һәм Азак диңгезләре тарафыннан юыла. Ярымутрау көньягында Кырым таулары урын били. Иң зур ноктасы — 1545 м биеклеге булган Роман-Кош тавы.
Материк белән Перекоп күчеше аша төньяктан тоташкан. Ярымутрау көньягында Керич, көнбатышында Тарханкут ярымутраулары урнашкан.
Кырымда 257 елга ага. Иң озыннары — Салгир, Альма, Билбәк. Шулай ук ярымутрауда 50 дән артык тозлы күл бар.
Тарихы
үзгәртү- Б.э.к. 4-5 гасырларда бу территорияләрдә скифлар яшәгән.
- Б.э.к. 5 гасырда биредә грек дәүләтләре оеша башлый.
- VI гасырдан алып — 1223 елга кадәр территория Византия составында була.
- 7-9 гасырларда Кырым Хәзәр каһанлыгы йогынтысы астында була.
- 1223—1441 елларда әлеге территорияләр Алтын Урда тарафыннан идарә ителә.
- 1783 елга кадәр Кырым белән Кырым ханнары идарә итә.
- 1783—1991 елларда Россия һәм соңрак СССР территориясе өлеше була.
- 1853—1856 — Кырым сугышы
- 1921 елның 18 октябрендә Кырым Автономияле Совет Социалистик Республикасы оеша.
- 1941-44 елларда Фашистик Алмания тарафыннан басып алына.
- 1944 елның 18 маенда кырым татарлары, 26 июнендә греклар, болгарлар, әрмәннәр ярымутраудан депортацияләнә.
- Төп мәкалә: Кырым татарлары сөргене
- 1945 елда Кырым Автономиясе бетерелеп Кырым өлкәсе оеша.
- 1954 елда Хрущев Кырымны РСФСР составыннан Украина ССРсы составына тапшыра.
- 1991 елның 12 февралендә Кырым АССРсы оештырыла.
- 1992 елның 5 маенда Кырым суверен дәүләт статусын ала.
- 1995 елның 17 мартынды мөстәкыйллеге алына.
- 1998 елның 21 октябрендә Кырым Республикасы Конституциясе кабул ителә.
- 2014 елның 1 мартында Россия Федерация Шурасы чираттан тыш утырышында Украинага Россия Хәрби көчләрен кертү турындагы карарны кабул итә. Кайбер чыганак буенча Кырымга рус гаскәрләре кертелгәннәр[4], ләкин әлегә бу мәгълүмат рәсми чыганакта дәлилләнмәгән.
2014 елның 6 мартында Кырым Югары Шурасы Кырым Республикасының Россия Федерациясе составына субъект буларак керү турында карар кабул иткән.[5]
11 мартта Кырым хөкүмәте Автономия статусын Җөмһүрият статусына үзгәртә[6].
Халкы
үзгәртүКырым халык саны 1969,8 мең кешене тәшкил итә (2008 ел). Иң зур шәһәрләр — Акъяр, Акмәсҗит, Керич.
2001 ел Халык санын алу нәтиҗәләренә күрә халыкның 58,3 % — руслар, 24,3 % — украиннар, 12,1 % — кырым татарлары, 1,4 % — беларуслар, 0,5 % — татарлар тәшкил итә[7].
Диннәр
үзгәртүКырым Республикасында 50 диндәге һәм дини юнәлешләрдәге 1362 дини оешма теркәлгән. 1330дан артык дини җәмгыять оешмасы, 9 дини уку йорты эшләп килә. 690 бина дини оешмалар карамагында яки милке булып тора[8].
1991 елдан башлап республикада 166 дини бина корылган, шул исәптән 80 мәчет тә.
Кырымның традицион диннәре булып украиннарның, әрмәннәрнең, грекларның, болгарның һәм русларның күпчелеге тоткан православие, кырым татарларының, татарларның, төрекләрнең күпчелеге тоткан сөнни-ислам дине, яһүд дине, караимчылык, католикчылык, әрмән апостол христианлыгы тора.
Иң зур шәһәрләре
үзгәртү- Акъяр — 436,5 мең кеше (2009),
- Акмәсҗит — 359,5 мең кеше (2010),
- Керич — 151,3 мең кеше (2006),
- Ялта — 136,1 мең кеше (2010),
- Кизләү — 119,6 мең кеше (2008),
- Кефе — 75,4 мең кеше (2009),
- Алушта — 40,3 мең кеше (2009),
- Җанкөй — 37,2 мең кеше (2009),
- Яңы Капу — 30,7 мең кеше (2006),
- Бакчасарай — 26,4 мең кеше (2006),
- Сак — 26,4 мең кеше (2006),
- Әрмәни базар — 24,3 мең кеше (2008),
- Карасубазар — 18,4 мең (2006),
- Судак — 14,8 мең кеше (2006),
- Инкерман — 11,8 мең кеше (2009),
- Акмәчет — 11,0 (2006)
- Щелкино — 11,4 мең кеше (2006),
- Иске Кырым — 10,7 мең кеше (2005).
Телләре
үзгәртү2001 елгы бөтен Украина җан исәбе алу буенча 11,4 % халыкның туган теле булып кырымтатар теле, 10,1 % халыкның украин теле, 77 % халыкның туган теле булып рус теле саналган[9].
Кырым АҖендә дәүләт һәм рәсми телләр дигән төшенчәләр юк. Де-факто рәсми телләр буларак күберәк украин һәм рус телләре кулланышта йөри. Кырым Конституциясенең 10нчы статьясы буенча, «Кырым Автономияле Республикасы җирендә украин теле белән бергә рус, кырымтатар һәм башка милли телләрнең дә үсеше тәэмин ителергә тиеш».
Кырым мәдәнияты
үзгәртүКырымда кайчандыр яшәгән һәрбер халык аның мәдәниятында үз йөзен калдырган. Милли архитектурада «кырым юнәлеше» үскән. Кырымда, аеруча, башка территорияләрдә тыелган архитектура таралыш тапкан.
Монда борынгы грек, итальян, төрек, татар, әрмән архитектура корылмаларын күреп була. Кырым Россия составына кергәч, шулай ук, рус стиле дә тарала.
Истәлекле урыннары
үзгәртү- Тимерче-җәйләү тавы буендагы Фуна ныгытмасы.
- Алушта шәһәрендә Алустон ныгытмасы.;
- Аю-таудагы урта гасыр кирмән калдыклары;
- Генуэз диварлары җимерекләре (Гурзуф);
- Ай-тодордагы Харакас рим ныгытмасы җимерекләре.
- Таврик Херсонес шәһәре калдыклары (Акъяр);
- XV гасырдан калган Чембало ныгытмасы манаралары (Балаклава);
- Каламит ныгытмасы (Акъяр буенда);
- Мәгарә калалары: 13-15 гасыр: Мангуп, Сөйрән ныгытмасы, Иске-Кирмән; Челтер, Шулдан, Челтер-Коба (Бакчасарай янында); Кыз-Кирмән, Тепе-Кирмән, Чуфут-Кала; Бакла; Качи-Кальон монастыре(Бакчасарай яны);
- 16-18 гасырлар: Бакчасарайдагы Хан сарае.
- Судак янындагы 15 манарасы һәм диварлары сакланып калган Генуэз ныгытмасы;
- Асандра, Кутлак, Чобан-Кале ныгытмалары;
- Кефедәге Генуэз ныгытмасы;
- Иске Кырымдагы чиркәү-монастырьлар.
- Үзбәк хан мәчете (1314 елгы) һәм 14 гасыр мәдрәсәсе, Иске Кырымдагы Коршын-Җәми мәчете (10-12 гасырлар)
- Караим кенасслары (Кизләү).
Фән
үзгәртүКырымда Украинаның эре фәнни океанографик (Акъяр, Керич), эколого-биологик (Кара-тау вулканнар массивы), тарихии-археологик, курортологик, аграр, хәрби, авиацион, медицина, шәрабчелек үзәкләр урнашкан.
Университетлар — Таврий милли университеты, С. И. Георгиевский ис. Кырым дәүләт медицина университеты, аграр, Акъяр милли техника университеты. Кырымның көньягында Украинадагы иң зур Кырым астрофизик обсерваториясе һәм аның филиалы булган Симеиз обсерваториясе урнашкан.
Икътисады
үзгәртүТөп юнәлешләре — сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм туризм. Кырымда 530лап эре һәм урта предприятия оешмалары урнашкан.
2014 елга Кырым ярымутравы Россиянең Краснодар төбәге белән тоташачак күпер төзелү планлаштырыла[10].
Авыл хуҗалыгының төп тармаклары: бакчачылык, йөземчелек, игенчелек һәм чәчәкләр үстерү.
Республиканың чыгым бюдҗеты — 2 млрд 460,1 млн грн, ә керем бюдҗеты — 2 млрд 491,1 млн грн[11].
Икътисадының территориаль структурасы
үзгәртүИкътисади микрорайон | Составы | Сәнәгать специализациясе | Авыл хуҗалыгы специализациясе |
---|---|---|---|
Төньяк-көнбатыш | Красноперекопск районы Акшәех районы Җурчы районы Әрмәни базар шәһәр шурасы Красноперекопск шәһәр шурасы |
химия азык-төлек |
игенчелек бакчачылык йөземчелек ит-сөт терлекчелеге |
Көнбатыш | Сак районы Акмәчет районы Кизләү шәһәр шурасы Сак шәһәр шурасы |
химия җиңел азык-төлек төзү материаллары ясау |
игенчелек бакчачылык йөземчелек ит-сөт терлекчелеге кошчылык рекреацион хуҗалык |
Төньяк | Җанкөй районы Ислам-Төрек районы Курман районы Сәетләр районы Эчке районы Җанкөй шәһәр шурасы |
машина төзү азык-төлек җиңел төзү индустриясе |
игенчелек бакчачылык йөземчелек ит-сөт терлекчелеге |
Үзәк | Бакчасарай районы Карасубазар районы Акмәсҗит районы Акмәсҗит шәһәр шурасы |
машина төзү азык-төлек җиңел төзү индустриясе |
игенчелек бакчачылык йөземчелек терлекчелек |
Көньяк-көнбатыш | Акъяр шәһәр шурасы | машина төзү азык |
рекреацион хуҗалык игенчелек бакчачылык йөземчелек |
Көньяк яр буе | Алушта шәһәр шурасы Ялта шәһәр шурасы |
азык-төлек җиңел |
рекреацион хуҗалык йөземчелек |
Көньяк-көнчыгыш | Судак шәһәр шурасы Кефе шәһәр шурасы |
азык-төлек җиңел |
бакчачылык йөземчелек рекреацион хуҗалык тәмәкечелек |
Көнчыгыш | Җиде кое районы Керич шәһәр шурасы |
таулы-металлургия машина төзү азык-төлек |
игенчелек ит-сөт терлекчелеге |
Туризм
үзгәртүКырымда икътисадның төп тармакларының берсе булып туризм тора. Биредә туризм 19 йөзнең икенче яртысында үсә башлый. Юллар, аеруча тимер юллар, төзелеше үсеш тапкач бирегә Россия Империясеннән бик күп туристлар ял итәргә килә башлый. Биредә бик күп ял сарайлары, җәйге бакчалар, йортлар корыла башлый. Аеруча зур үсешкә Кырым Ленин декретларыннан соң ирешә. Кырым Бөтенсоюз сәламәтләндерү үзәгенә әйләнә. Ә инде 1991 елдан соң туризм башка юнәлеш ала: туристлар санаторийларга караганда өстенлекне комда, диңгез ярында ял итүгә, актив ялга бирә башлый.
Кырымда бик күп ял йортлары, санаторийлар, лагерлар (мәсәлән, Артек) урнашкан. Иң популяр ял урыннары — Ялта һәм Алушта, Судак, Акъяр , Кизләү. Акъяр, төрле сугышлар күргән кала буларак, иң популяр урын булып санала.
Сәяси системасы
үзгәртүКырым АРның хәкимият органнары булып, элегерәк «Кырым Автономияле Җөмһүриятенең Югары Радасы» дип аталган, Кырым Автономияле Җөмһүриятенең Югары Шурасы вәкиллекле органы[12] һәм хөкүмәт — Кырым Автономияле Җөмһүриятенең министрлар Шурасы тора. Җөмһүрияттә президент посты юк. Премьер-министр Кырым Автономияле Җөмһүриятенең Югары Шурасы һәм Украина президенты тарафыннан билгеләнеп куела.
Кырым Автономияле Җөмһүрияте Конституциясе 1998 елның 21 октябрендә кабул ителеп, 1999 елның 11 гыйнварында көчкә керә.
2010 елның мартыннан Кырым Җөмһүрияте премҗер-министры булып Василий Джарты куела[13][14].
2010 елның 17 мартыннан алып Кырым Автономияле Җөмһүрияте Югары Шурасы рәисе булып Владимир Константинов тора[15].
Административ — территорияль бүленеше
үзгәртү- Төп мәкалә: Кырым административ бүленеше
Кырым Республикасы 25 административ-территориаль бүленештән тора: авыл халкы өстенлек иткән 14 район һәм шәһәрләргә буйсынган 11 территория.
Фотосурәтләр
үзгәртү-
Кырым табигате
-
Кара диңгез
-
Иске тау
-
Карасан
-
Александр III пулаты
-
Карлыгач оясы
-
Воронцов пулаты
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ archINFORM — 1994.
- ↑ Судьба Крыма в указах и постановлениях, archived from the original on 2008-01-16, retrieved 2012-03-09
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2015-04-18, retrieved 2014-03-18
- ↑ http://www.azatliq.org/contentlive/liveblog/25277848.html
- ↑ Кырым парламенты Россиягә кушылу турында карар кабул итте
- ↑ Крым из автономии стал республикой — статус региона сегодня изменят на всех сайтах местных органов власти
- ↑ [1]
- ↑ [2]
- ↑ Результаты всеукраинской переписи населения (2001) — Языковой состав населения Автономной Республики Крым
- ↑ «Медведев и Янукович договорились о строительстве моста через Керченский пролив» — Lenta.ru (25.04.2010)
- ↑ kafanews.com Крымский парламент утвердил бюджет АРК на 2009 год
- ↑ «Крымский русский», Lenta.ru сайты мәкаләсе.
- ↑ Председатель Совета министров АРК: Совет министров Автономной Республики Крым, archived from the original on 2013-10-23, retrieved 2012-03-09
- ↑ Партия регионов. Официальный информационный сервер, archived from the original on 2011-03-08, retrieved 2012-03-09
- ↑ Верховный Совет Автономной Республики Крым
Бу мәкалә Татар Википедиясенең сайланган мәкаләләр рәтенә керә. |