«Арте́к» — Кырым ярымутравының көньягында Кара диңгез буендагы Аю тау итәгендә (Гурзуф бистәсендә) урнашкан халыкара балалар үзәге. Совет чорында — ССРБның иң атаклы пионер лагере. «Артек» — cовет иленең иң уңышлы проекты, могҗизалы бер әкияте булып саналды. Күп еллар буе монда социалистик илләрнең делегацияләрен кабул иттеләр.

Артек
Эшләү еллары 1924
Урынлашу
Сайт

[http://www.artek.org/ - Кырымдагы Артекнең рәсми сәхифәсе, (рус.)


http://www.artek.ua/ - Киевта дәвам итүче проект (укр.)]

«Артек» туберкулездан җәфа чигүче балалар өчен лагерь-санаторий буларак, Россия Кызыл Хач җәмгыяте рәисе Зиновий Петрович Соловьёв башлангычы буенча оештырыла. Лагерь рәсми рәвештә 1925 елның 16 июнендә ачыла. Лагерьның беренче сменасына Мәскәүдән, Иваново-Вознесенскидан һәм Кырымнан 80 пионер килә. Аннан соң «Артек»та беренче чит ил делегациясе – Германия пионерлары булып китә.

Беренче артекчылар брезент палаткаларда яши башлыйлар. Ике елдан соң фанерадан төзелгән йортлар барлыкка килә. 1930нчы елларда югары паркта төзелгән кышкы корпус бәрабәренә «Артек» ел әйләнәсендә эшли башлый.

«Артек» хәтта Бөек Ватан сугышы вакытында да ябылмаган. Сугыш елларында ул Мәскәү аша Сталинградка, соңрак 1944 елга кадәр Алтайдагы Белокурихага күчерелә. Балаларның бер өлеше вакытлыча Казанда һәм Уфада да яшәп ала. 1944 елның апрелендә «Артек» территориясе дошманнардан чистартылгач, лагерь тиз арада торгызылып, августта балаларны кабул итә башлый, сугыштан соңгы беренче смена ачыла. Тагын 1 елдан исә лагерь территориясе бүгенге зурлыгына кадәр киңәйтелә. Иң авыр сугыш елларында да ул балаларны үзенә туплый алган, шул чакларда да илебез балаларны ял иттерү мөмкинлеген тапкан.

1960нчы елларда «Артек»ның халыкара хезмәттәшлекләре үсеш ала, биредә киң күләмле төзү эшләре алып барыла. Аерым алганда, «Прибрежный», «Горный», «Янтарный», «Хрустальный», «Алмазный» лагерь-комплекслары ачыла. 1969 елда инде «Артек»та 150 бина, 3 медицина үзәге, мәктәп, «Артекфильм» киностудиясе, 3 суда йөзү бассейны, 7000 урынлы стадион була. Совет чорында “Артек”ка юллама совет балалары өчен генә түгел, чит ил укучылары өчен дә дәрәҗәле бүләк санала. «Артек»ның иң популяр чакларында анда елына 27000 бала ял иткән.

Төрле елларда «Артек»ның шәрәфле кунаклары булып Леонид Брежнев, Юрий Гагарин, Индира Ганди, Урһо Кекконен, Никита Хрущёв, Җаваһарлал Неру, Отто Шмидт, Лидия Скобликова, Пальмиро Тольятти, Хо Ши Мин, Бенджамин Спок, Михаил Таль, Валентина Терешкова, Лев Яшин киләләр.

1990 елда, оештырып корулар нәтиҗәсендә, «Артек» бөтенсоюз пионер лагере балалар һәм яшүсмерләрнең ялын һәм сәламәтләндерелүен оештыруга юнәлтелгән «Артек» халыкара балалар үзәгенә әверелә.

1991 елда Украинаның бәйсезлеге игълан ителгәннән алып 2014 елның мартына кадәр Кырым территориясендә урнашкан лагерь Украина биләмәсендә була.

2014 елның 18 мартында Кырым Республикасы Россия составына кертелгәннән соң, «Артек» халыкара балалар үзәге федераль милек санала. 2015 елда «Артек» үзенең 90 еллык юбилеен үткәрде. 90 ел эчендә биредә дөньяның төрле почмакларында яшәүче миллионнан артык малайлар һәм кызлар ял итте.

Артекның төзелеше

үзгәртү
 
Артек эмблемасы

Хәзерге Артек берничә лагерьдан тора, аларның аерым биналарын "дружина" дип атыйлар. Лагерьларның исемнәре һәм төзелеше мондый:

  • «Морской» 1961 елда Түбән лагерь урынында төзелде («Морская» дружинасы).
  • «Горный» Югары лагерь урынында төзелде. Аңар «Алмазная», «Хрустальная» һәм «Янтарная» дружиналары керде.
  • «Прибрежный» иң зур лагерь булып тора, аның эченә 4 дружина кергән («Лесная», «Озёрная», «Полевая», «Речная» дружиналары).
  • «Лазурный» элеккеге Суык Су лагеренә яңа исем бирелеп төзелә («Лазурная» дружинасы).
  • «Кипарисный» элеккеге Колхоз Яшьләре лагеренә яңа исем бирелеп төзелә («Кипарисная» дружинасы).

«Артекның акчәчәге» Артек эмблемасы булып тора.

Артек һәм мәдәният

үзгәртү

«Артек»ка багышланган күп кенә китаплар бастырыла, фильмнар төшерелә һәм җырлар языла. Җырлар арасында иң популыр булып "Артекчылар анты" (рус. «Артековская клятва») җыры тора. Җырның тәрҗемәсе монда китерелгән:

АРТЕКЧЫЛАР АНТЫ
Анатолий Ануфриев сүзләре
Ринат Нуруллин тәрҗемәсе
Владимир Боганов көе 

Кара диңгез өстендә
Салют уты яна!
Быргылар җор җырлыйлар
Һәм барабан кага.
Дусларым, ант бирергә
Без җыелдык әле:
Артекчы булган бүген, 
Артекчы булган бүген –
Артекчы ул мәңге!

Бердәм сафта барабыз,
Юлдаш безгә җыр да.
Артекчылар-геройлар
Өндәп атлый алда.
Аларның гади, кырыс
Һәм горур сүзләре:
Артекчы булган бүген, 
Артекчы булган бүген –
Артекчы ул мәңге!

Хушлашу чоры җитәр,
Аерыр поездлар,
Ерак булып тоелыр
Аралар һәм еллар.
Ләкин биргән антыбыз
Хәтердә төпләнде:
Артекчы булган бүген, 
Артекчы булган бүген –
Артекчы ул мәңге!

Күренекле татар артекчылары

үзгәртү

Артекның күренешләре

үзгәртү

Филателия

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү