Газинур Морат
Газинур Васикъ улы Моратов — татар шагыйре, журналист һәм публицист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе (2016), Муса Җәлил премиясе (2007), Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләге (2000) лауреаты. Татарстанның халык шагыйре (2022)[2].
Газинур Морат | |
---|---|
Туган телдә исем | Газинур Васикъ улы Моратов |
Туган | 18 август 1959 (65 яшь) Татарстанның Кукмара районы Зур Сәрдек авылы |
Яшәгән урын | Җиңү проспекты, Казан[1] |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Һөнәре | шагыйрь, журналист, публицист, әдәби тәнкыйтьче |
Бүләк һәм премияләре | (2016) Муса Җәлил премиясе (2007), Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләге (2000) Татарстанның халык шагыйре (2022) |
Тормыш юлы
үзгәртүГазинур Морат 1959 елның 18 августында Татарстанның Кукмара районы Зур Сәрдек авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1976 елда туган авылындагы урта мәктәпне тәмамлагач, Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укып югары белем ала. 1981 елдан бирле ул журналистлык хезмәтендә: 1981—1984 елларда «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясендә пропаганда бүлеге мөхәррире, 1984—1988 елларда балалар журналы «Ялкын» редакциясендә бүлек мөдире, 1989—1991 елларда ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты каршындагы иҗат берләшмәсе җитәкчесе, аннан соң ике елга якын «Идел» журналы редакциясендә әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире һәм 1993—1995 елларда «Татар иле» газетасының баш мөхәррир урынбасары булып эшли. 1995 елдан ул — «Мәдәни җомга» атналык газетасының баш мөхәррир урынбасары хезмәтендә.
Газинур Морат — узган гасырның сиксәненче елларында шигърият мәйданына килгән талантлы яшь буынның бер вәкиле. Аның беренче әдәби тәҗрибәләре — шигырьләре һәм журналистик язмалары әле җитмешенче елларда ук Кукмара район газетасында күренә башлый. Студент елларында шигырьләре, әдәби тәнкыйть мәкаләләре инде республика көндәлек матбугатында бик еш басыла, соңга таба абруйлы «Казан утлары» журналы битләрендә дә шигырь цикллары белән катнаша, ә 1985 елда Татарстан китап нәшриятында «Җир хәтере» исемле мөстәкыйль шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Шул китабы һәм тагын өч елдан соң басылган «Мин дөньяны тыңлыйм» исемле икенче җыентыгы нигезендә ул 1988 елда СССР Язучылар берлегенә әгъза итеп алына. 2000 елда шагыйрь «Түбә» исемле шигырьләр һәм поэмалар китабы өчен Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләгенә лаек булды.
Газинур Морат заманның, татар дөньясының актуаль иҗтимагый мәсьәләләренә, әдәбият-сәнгать проблемаларына багышланган тәнкыйди һәм публицистик мәкаләләре белән көндәлек матбугатта даими катнаша килә. Бу төр мәкаләләренең бер өлеше аның «Җәяүле кошлар» (2002) исемле китабында урын алган. 2001 елда аңа Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелде.
1994 елдан ул Татарстан Язучылар берлегенең идарә әгъзасы, бер үк вакытта 1999 елдан Берлек каршындагы Кабул итү коллегиясе әгъзасы.
2007 елда «Төнге әверелеш» китабы өчен ТР Муса Җәлил премиясе белән бүләкләнә.
2016 елда «Кош хокукы: шигырьләр һәм поэмалар» китабы өчен ТР Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды[3].
Татар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш кертүе һәм купьеллык иҗади эшчәнлеге өчен 2022 елда Татарстанның халык шагыйре исеме бирелә[2].
Гаилә хәле
үзгәртүБеренче хатыны Гөлзада Бәйрәмова, шагыйрә, язучы.[4]
Икенче хатыны Флера Дәминова, музейлар белгече.[5]
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ https://jitely.info/kazan
- ↑ 2,0 2,1 Рузилә Мөхәммәтова. Газинур Моратка «Татарстан Республикасының халык шагыйре» исеме бирелде. Татар-информ, 28.09.2022
- ↑ Рөстәм Миңнеханов Г. Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреатларын бүләкләде(үле сылтама)
- ↑ Рузилә Мөхәммәтова. Газинур Морат: «Әтәч дигәч тә... безнең дә пычак астына ук керәсе килми инде» Интертат, 5.12.2022
- ↑ Рузилә Мөхәммәтова. Казанбаш мәктәбендә әдәби бәхәс: Нәҗибә Сафина чыгышы һәм Наилә Ахунованың күз яшьләре. Интертат, 28.05.2023
Сылтамалар
үзгәртүШулай ук карагыз
үзгәртү