Зур СәрдекТатарстан Республикасының Кукмара районындагы авыл.

Зур Сәрдек
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Кукмара районы
Координатлар 56°17'46"тн, 50°41'54"кнч
Нигезләнгән 1678
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 1019 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Телефон коды 84364
Почта индексы 422113
Автомобиль коды 16, 116
Урысча топонимы Большой Сардек

Халык саны — 1019 тирәсендә. Почта индексы — 422113.

Тарих үзгәртү

Сәрдек атамасының килеп чыгышы бик кызыклы. Кайбер галимнәр “сәрдек” сүзе чиста төрки сүз булырга тиеш, дип язалар. Шиһабетдин Мәрҗани Сәрдек сүзенең килеп чыгышын “Сары тау”, “сары-дак-Сардык” мәгънәсендә бирә. Ә галим Г. Саттаров аны сәрдә үләне күп үскәнгә, шул исем белән аталган, дип фаразлый. Зур Сәрдек авылына 1550-52 елларга кадәр нигез салынган булып, бу вакытта ул хәзерге Киров өлкәсе Бөртамак авылы урынында булган. Зур елгалар буенда яшәгән татар халкын, Явыз Иван, тимерчелек белән шөгыльләнсеннәр өчен, тагын куып җибәргән. Ниндидер билгесез сәбәпләр аркасында, бабаларыбыз 1700 нче еллар тирәсендә Киров өлкәсенең Яңгул авылы урыныннан хәзерге Зур Сәрдек авылы урнашкан җиргә күченәләр. Яңа урынга күчеп килгәч, моннан 300 ел чамасы ел элек, авылыбыз кешеләре мөселман динен кабул итәләр. Ул вакытларда тау башлары калын урман белән капланган була. Агачларны таудан гына тәгәрәтеп төшереп, авыл халкы мәчетләр төзи. Зур Сәрдек авылы районда гына түгел, республикабызда билгеле авыл, белемле һәм мәгърифәтле. 1912 елда авылыбызда беренче рус-татар мәктәбе ачыла. Аның беренче мөгаллиме – Габдулла Тукайның дусты Сәгыйть Сүнчәләй була. Авылыбыздагы Социалистик Хезмәт герое К.Ф.Шакиров исемендәге гимназиядә 334 бала белем ала, аларга 52 педагог белем бирә. “Әкият” балалар бакчасында 50 гә якын бала тәрбияләнә. Авыл халкына җиде кибет, даруханә, фельдшер-акушерлык пункты, "ОZON" товарлар бирү пункты хезмәт күрсәтә.

Демография үзгәртү

Халык саны
1859 1884 1920 1926 1938 1949 1958 1970 1979 1989 2002 2010
1448 1534 1576 1466 1077 873 798 1045 1009 944 990 1019

Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар.

Авыл җирлегендә туган күренекле шәхесләр үзгәртү

Климат үзгәртү

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.2 °C -11 °C -5.7 °C 3.8 °C 12.5 °C 17.9 °C 19.9 °C 17 °C 11.4 °C 3.8 °C -5.3 °C -10.4 °C 3.6 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 3.6 °C.[2]

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.