Акъяр яки Севастополь (кырымтат. Aqyar, Акъяр, tat.lat. Aqyar(үле сылтама), укр. һәм рус. Севастополь) — Россиянең (элек Украинаның) Кырым ярымутравында урнашкан шәһәр. 2014 елның 18 мартыннан бирле Акъяр шәһәре Россия Федерациясенә аерым федерация субъекты - федерация әһәмиятендәге шәһәр буларак керә, хәзерге вакытта тулысынча Россия контроле астындагы торак пункт. Сәүдә, балык, диңгез туңмаган порты, сәнәгый, фәнни-техник, мәдәни-тарихи үзәк.

Акъяр
рус. Севастополь
Байрак[d]Илтамга[d]
Нигезләнү датасы 1783
Сурәт
Рәсми исем Севастополь
Кушамат/тәхәллүс Севас һәм Севас
Демоним sebastopolitani
Рәсми тел украин теле һәм рус теле[1]
Гимн Риваятьле Севастополь[d]
Дәүләт Госман империясе
 СССР
 Кырым Җөмһүрияте[d]
 Россия империясе
 Украина
Нәрсәнең башкаласы Севастопольское градоначальство[d] һәм Севастопольское градоначальство[d]
Административ-территориаль берәмлек Россия
Сәгать поясы UTC+03:00[2] һәм UTC+02:00
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы Кара диңгез
Табигый-георафик объект эчендә урнашкан Кырым
Геомәгълүматлар Data:Ukraine/Sevastopol.map
Хөкүмәт башлыгы вазыйфасы Акъяр губернаторы[d]
Хөкүмәт башлыгы Михаил Развожаев
Канунбирү органы Акъяр шәһәр шурасы[d] һәм Акъяр шәһәренең канун чыгару җыелышы[d]
Халык саны 485 386 (2022)[3]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 15 метр[4]
Кардәш шәһәр Санкт-Петербург[5], Галац, Петропавловск-Камчатский, Феррара, Белгород, Кронштадт һәм Северодвинск
Нәрсә белән чиктәш Кырым Җөмһүрияте һәм Кырым Автономияле Җөмһүрияте
Әүвәлгесе Кырым Җөмһүрияте[d]
Киләсе Кырым Җөмһүрияте[d]
Бүләкләр
Мәйдан 863,6 км²
Почта индексы 99000–99699
Рәсми веб-сайт sevastopol.gov.ru(рус.)
Харита сурәте
Позиционная карта
Рельефная позиционная карта
Панорамный вид
Коллаж
Феноменның икътисады Акъяр икътисады[d]
Җирле телефон коды 0692
Номер тамгасы коды 92[6] һәм СН
Шәрәфле ватандашлар төркеме Төркем:Акъярның шәрәфле ватандашлары[d]
Монда җирләнгәннәр төркеме Төркем:Акъярда җирләнгәннәр[d]
Объектның күренешләре өчен төркем Төркем:Акъяр күренешләре[d]
Карта
 Акъяр Викиҗыентыкта

Акъяр шәһәрендә Россиянең Кара диңгез флотының баш хәрби-диңгез базасы урнашкан.

География

үзгәртү

Шәһәр Кырымның көньяк-көнбатыш өлешендә, Гераклея ярымутравында урншкан. Көньяк һәм көнбатыш ягыннан Кара диңгез сулары белән юыла, төньяк һәм көнчыгышта Кырым Җөмһүрияте берәмлекләре белән чикләнә (Бакчасарай районы, Ялта шәһәр округы).

Сәгать поясы

үзгәртү
 
Мәскәү вакыты

Акъяр Мәскәү вакыты (Moscow Time Zone, MSK) сәгать поясында урнашкан. UTC белән аермасы +3:00 сәгать тәшкил итә.

4 гасырда б.э.к. греклар Херсонес кирмәненә нигез сала.

Алтын Урда чорында татарлар Акъяр шәһәренә нигез салалар.

1475-1781 елларда Акъяр каласында Госман империясенең тәэсире зур.

Акъяр янында башка татар кирмәннәре барлыкка килә: Иң Кирмән, Кача, хәзер алар Акъяр эченә кергән.

 
Севастополь рейдында торган рус эскадрасы, Иван Айвазовский, 1846 ел

1781 елда Кырым ханлыгы Россия империясе тарафыннан басып алына. 1783 елда Акъяр урынында Екатерина II әмере буенча Севастополь салына.

1854-1856 елда Кырым сугышы чорында Акъяр (Севастополь) камалышы. 1854 елның 5 (17) октябрендә Севастополь камалышы башлана, шәһәр утка тотыла.Тарихта ул Севастополь камалышы дип танылган. 13 (25) октәберендә Балаклава янындагы бәрелештә Россия гаскәре (23 мең) Акъяр камалышын өзәргә тырыша, ләкин Коалиция гаскәре (20 мең) камалышны саклыйлар.

1856 елда Париж Солых килешүе буенча Россиягә Кара диңгездә яңа флот төзелеше тыела.

1917-1920 елда Акъярда кыен Ватандашлар сугышы бара.

1920 елның 15 ноябрендә Врангель гаскәрләре Акъяр каласыннан чигенгәннән соң Совет хакимияте урнаштырыла.

1941 елның 22 июненьдә фашист гаскәрләре Акъярны бомбага тота.

1941, 30 октябрь - 1942, 4 июль - 250 көн дәвамында булган Севастополь саклануы.

Акъярны саклану бөтен мөмкинлекләрен тотып бетерүгә күрә 1942 елның 9 июлендә совет гаскәре шәһәрдән чигенергә мәҗбүр булган.

Фашистлар шәһәрне Теодорихсвафен (Theoderichshafen) дип йөртәләр.

1944 елның 9 маенда Толбухин җитәкчелегендә Кырым операциясе кысаларында совет гаскәре Акъяр шәһәрен азат итә.

1948 елда Акъяр РСФСР эчендәге аерым идарә-хуҗалык субъектына әверелә.

1954 елда Хрущев Кырым өлкәсен Украин ССРга бүләк итә; Акъяр Кырым өлкәсе составына кермәвенә карамастан, фактик рәвештә ул да Украин ССР составына күчте. Шул казус 1978 елда гына чишелгән: 1978 елгы УССР Конституциясе Акъярны республика буйсынуындагы шәһәр дип игълан итә.[7]

1991 Совет Берлеге таркалганнан соң Украинада калды.

Шул чорда РФ һәм Украина арасындагы килешү буенча 2042 елга кадәр монда Россиянең Кара диңгез флоты торырга тиеш иде.

2014 елда булган Кырым кризисы һәм 2014 елның 16 мартында узган Кырым статусы турында референдум нигезендә 2014 елның 18 мартында Россия Федерациясе составына Кырым Җөмһүриятен һәм Акъяр шәһәре кабул итү турында килешү имзаланды. Акъяр шәһәре аерым федерация субъекты (федерация әһәмиятендәге шәһәр) буларак Россия эченә керә.

Климат

үзгәртү
Акъяр климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Уртача максимум, °C 5,9 6,0 8,9 13,6 19,2 23,5 26,5 26,3 22,4 17,8 12,3 8,1 15,9
Уртача минимум, °C −0,2 −0,4 2,0 6,1 11,1 15,5 18,2 17,9 13,9 9,9 5,4 2,0 8,5
Явым-төшем нормасы, мм 26 25 24 27 18 26 32 33 42 32 42 52 379
Чыганак: База данных погоды, Туристический портал
Халык саны
1801182218501866187418791889189719231926
20 00025 00045 04610 00017 50020 50039 80053 60063 00074 500
19391959196719701979[8]1989[8]1991199519962001[8]
114 000148 033209 000229 000300 686356 123366 000370 000365 000342 451
2009[9]2010[9]2011[9]2012[10]2013[10]2014[10]2015[11]
380 069380 456380 821381 234383 437385 870398 973

Милләтләр (2001, буйсынган торак пунктлары белән): руслар — 71,6%, украиннар — 22,4%, белоруслар — 1,5%, татарлар — 0,7%, кырымтатарлар — 0,5%.[12]

Административ бүленеш

үзгәртү
 
  1. Гагарин районы
  2. Ленин районы
  3. Нахимов районы
  4. Балаклава районы
  5. Инкерман шәһәр шурасы
 
 
 
Көньяк бухта Балаклава бухтасы Балаклава биеклекләреннән Акъяр күренеше
Акъярда торган Кырым сугышына багышланган һәйкәлләр
 
 
 
Батырган көймәләргә һәйкәл Херсонес хәрәбәләре Кырым сугышы каһарманнарына һәйкәл

Кардәш шәһәрләр

үзгәртү

Акъярда туганнар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. О реализации положений Закона Украины об основах государственной языковой политики в городе Севастополе
  2. Федеральный закон от 21.07.2014 № 248-ФЗ "О внесении изменений в Федеральный закон "Об исчислении времени"
  3. https://www.citypopulation.de/en/ukraine/cities/
  4. https://it-ch.topographic-map.com/map-tl5cdn/Sebastopoli/?zoom=19&center=44.61512%2C33.5251&popup=44.61521%2C33.52534
  5. http://goroda-pobratimy.ru/porodnennye-goroda
  6. Гридасова М. В Севастополе начали выдавать автомобильные номера с кодом 92 // Севастопольская газета — 2014.
  7. УССР Конституциясе
  8. 8,0 8,1 8,2 Кількість та територіальне розміщення населення України. Дані Всеукраїнського перепису населення 2001 року про адміністративно-територіальний поділ України, чисельність, розміщення та склад населення України за статтю, групування населених пунктів, адміністративних районів, сільських рад за чисельністю населення станом на 5 грудня 2001 року.. әлеге чыганактан 2014-11-17 архивланды. 2014-11-17 тикшерелгән.
  9. 9,0 9,1 9,2 Статистичний збірник "Чисельність наявного населення України на 1 січня 2011 року" . - Киів, ДКС, 2011. - 112с.. әлеге чыганактан 2014-09-01 архивланды. 2014-09-01 тикшерелгән.
  10. 10,0 10,1 10,2 Статистичний збірник "Чисельність наявного населення України на 1 січня 2014 року". әлеге чыганактан 2014-09-01 архивланды. 2014-09-01 тикшерелгән.
  11. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2015 года и в среднем за 2014 год (опубликовано 17 марта 2015 год). әлеге чыганактан 2015-03-18 архивланды. 2015-03-18 тикшерелгән.
  12. http://2001.ukrcensus.gov.ua/rus/results/general/nationality/sevastopol/

Әдәбият

үзгәртү