Шәфыйка Котдусова

Шәфыйка Котдусова, Шәфыйка Йосыф кызы Котдусова (кыз фамилиясе Рәхимова, 1910 елның 18 марты, РИ, Таврия губернасы, Акъяр1956 елның 18 апреле, ССРБ, РСФСР, Мәскәү) — җырчы (лирик-колоратуралы сопрано), пианиночы, Муса Җәлил исемендәге (1956 елдан) Татар дәүләт опера һәм балет театрының опера солисты (1941—1951 елларда), Татар дәүләт филармониясе солисты (1951—1954 елларда). Татарстан АССР атказанган артисты (1950). «Алтынчәч» операсында Алтынчәч ариясен беренче башкаручыларның берсе (1941).

Шәфыйка Котдусова
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Шәфыйка Йосыф кызы Котдусова

Туу датасы:

18 март 1910(1910-03-18)

Туу җире:

РИ, Таврия губернасы, Акъяр

Үлем датасы:

18 апрель 1956(1956-04-18) (46 яшь)

Үлем җире:

ССРБ, РСФСР, Мәскәү

Һөнәре:

җырчы, пианиночы

Гражданлыгы:

Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ

Активлык еллары:

1940—1956

Бүләк һәм премияләр:

Татарстан АССР атказанган артисты

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1910 елның 5 (18) мартында Акъярда шәһәр мәчете мулласы Йосыф хәзрәт Рәхимовның җиде балалы гаиләсендә алтынчы бала булып туган. Истанбулда дини академия тәмамлаган әтисе чыгышы белән Сембер губернасы Курмыш өязе Яңа Мучалы авылыннан. Әнисе Фатыйма, абыйлары Камил, Фазыл, Наил, апасы Гайшә, сеңлесе Нурия. 1909 елда Йосыф хәзрәт Исмәгыйль Гаспралы чакыруы буенча Акъярга килеп, яңа мәчеткә, татар милли мәктәбенә нигез сала. Кызына исемне И. Гаспралы һәм Зөһрә Акчуринаның кызлары Шәфыйка хөрмәтенә куша.

Шәфыйка музыкага өй шартларында Смольный затлы кызлар институтын тәмамлаган поляк кызы Елена Строменскаядан өйрәнә. Аның киңәше белән Мәскәү консерваториясенә укырга керергә дип бара, ләкин мулла кызы булуы сәбәпле, аны консерваториягә алмыйлар. Акъярга әйләнеп кайта. Шәһәргә гастрольләргә килгән Кырым татар театры спектакльләрен карагач, драма актеры булырга хыяллана башлый. Татар клубында ачылган драмтүгәрәктә спектакльләрдә катнаша (мәсәлән, «Аршин мал алан»да Гөлчәһрәне уйный).[1].

1927 елда юрист Абдурәим (Габдерәим) Котдусовка кияүгә чыгып, Керчь шәһәренә күчә. Беренче баласы Җәвит туа. Радионың симфоник оркестрында пианист-концертмейстер булып урнаша. Кыскаруга эләгеп, кинотеатрга тапер булып күчә. 1934 елда икенче улы Эрик (Эрнст) туа. Совхоз директоры булган ирен фиркадән чыгаралар. Шәфыйкага ике эштә эшләргә туры килә: көндез заводта икътисадчы, кичен кинотеатрда тапер булып пианинода уйный.

Акмәсҗиттә үзгәртү

1936 елда Котдусовлар гаиләсе Акмәсҗиткә күчә. Акмәсҗиттә музыка укуханәсенең фортепиано һәм вокал факультетларын тәмамлый (1939, 1940). Фортепиано факультетында аның белән Мәскәү һәм Лениград консерваторияләрендә белем алган Ева Павел кызы Сеферова (милләте белән әрмән) шөгыльләнә. Музыка укуханәсен тәмамлагач, Кырымтатар җыр һәм бию ансамбленә солистка булып урнаша. Кырым радиокомитетында пианист-аккомпаниатор булып эшли. Татар халык, кырымтатар җырларыннан, романслар, опера арияләреннән торган үз концерт программасын булдыра.

Казанда үзгәртү

1940 елның көзендә Кырымга килгән комиссия (җитәкчесе Җәүдәт Фәйзи) Ш. Котдусованы Мәскәүдә узачак татар сәнгате декадасына опера җырчысы буларак сайлап ала һәм Казанга чакыра. «Алтынчәч» операсыннан Алтынчәч ролен өйрәнү өчен җырчы гаиләсе белән Казанга килә. Сугыш башлану сәбәпле, декада узмый кала. Операның премьерасы 1941 елның 12 июлендә Казанда уза. Алтынчәч ариясен Галия Кайбицкая белән чиратлап башкаралар.

Шәфыйка Татар дәүләт опера театрында әйдәүче җырчыга әверелә. 1950 елда аңа ТАССР атказанган артисты исеме бирелә.

НКВД таләбе белән (Урта Азиягә гастрольгә баргач, сөргендәге туганнары белән күрешеп, сәяси ышанычны югалткан өчен) 1951 елда «һөнәри яраксыз» дип, эшеннән куыла. Олег Лундстрем аны үзенең джаз төркеменә җырчы итеп ала, ләкин ССРБда джаз уйнау тыелгач, төркем таркала.

Мәскәүдә үзгәртү

Гастрольбюро чакыруы буенча Мәскәүгә китеп, берничә ел ил буенча гастрольләрдә йөри. 1953 елда Казанга кайтып, «Алтынчәч» операсында Алтынчәч ариясендә язылып китә. Москонцертта солист булып урнашып, зур сәхнәләрдән танылган җырчылар Иван Козловский, Зара Долуханова, Рәшит Бәйбутов белән бергә җырлый.[2]

1956 елның 18 апрелендә Мәскәүдә ашказаны яман шеше авыруыннан вафат була.

Кайбер опера партияләре үзгәртү

Казан опера театры сәхнәсендә ике дистәдән артык төп роль башкара:

Гаиләсе үзгәртү

Әтисе Севастополь мәчетенең имам-хатыйбы Йосыф Рәхимовка 1938 елда «халык дошманы» дип чыгарылган үлем җәзасы турындагы карар ун елга ирегеннән мәхрүм итүгә алыштырылган. Төрмәдә 1943 елның 19 февралендә йөрәк өянәгеннән вафат була. 1957 елда аклана.
Инкыйлаб һәм Беренче бөтендөнья сугышы елларында Кырымдагы туганнарының кайберләре фаҗигале төстә вафат була.
Абыйсы Камил Рәхимов (18901978), Бөек Ватан сугышында катнаша, Бөрҗәндә сөргендә була, композитор, БАССР атказанган сәнгать эшлеклесе булып таныла[3].
Сеңлесе Нурия Рәхимова, әдәбиятчы, педагог.
Беренче ире Габдерәим (кырымтат. Abdureim, Абдурәим) Котдус улы Котдусов Бөек Ватан сугышында һәлак була.
Өлкән улы Җәвид Котдусов (1927—), хор дирижеры, профессор, ТАССР (1968), РСФСР (1977) атказанган сәнгать эшлеклесе[4].
Кече улы Эрнст (Ирек) Котдусов (1934—) Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаган[5].
Икенче ире Алексей Григорий улы Мамай, профессор[6].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Кутдусова Шафика. crimea.ru(рус.)
  2. Кутдусова Шафіка Юсуфівна. Енциклопедія Сучасної України(укр.)
  3. Рахимов Камиль Юсупович 2020 елның 30 октябрь көнендә архивланган.. Уральская энциклопедия(рус.)
  4. Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. Казан: ТР ФА Татар энциклопедиясе институты, 136нчы бит
  5. Эрнст Кутдусов. Мемуары неугодного человека 2017 елның 20 апрель көнендә архивланган.. Сайт «Москва-Крым», 2016, октябрь(рус.)
  6. Роза Мулланурова. Хуш, якты йолдызым. «Сөембикә», 2020 ел, апрель, 30-33нче бит

Әдәбият үзгәртү

  1. Кумысников Х. Л. Шәфыйка Котдусова. Чаллы: КамАЗ нәшрияты, 1995.
  2. Фидаил Мәҗитов. Канаты каерылган сандугач. «Мәйдан», 2010 ел, март, 153-160нчы бит.
  3. Шафика Кутдусова. К.: «Ихлас» нәшрияты, 2015.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү