Галиябану (опера)

«Галиябану»татар опера театрында куелган өченче спектакль. Өч күренештән, дүрт картинадан тора. Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану» драмасы сюжетына нигезләнеп иҗат ителгән. Премьерасы 1940 елның 23 июнендә Казанда Татар опера театрында (Галиәсгар Камал театры сәхнәсендә) уза[1]. Музыка авторы — композитор Мансур Мозаффаров, либретто авторы — шагыйрь Әхмәт Ерикәй. Дирижеры — Савелий Бергольц, куючы режиссеры — Ширияздан Сарымсаков. Режиссер — Закир Сафин, балетмейстер — Гай Таһиров, куючы рәссам — Петр Сперанский.

Галиябану
Фото
«Галиябану» операсының программасы (фрагмент)
Көйязар Мансур Мозаффаров
Либретто авторы Әхмәт Ерикәй
Сюжет чыганагы Галиябану (спектакль)
Тел Татар
Ил ССРБ
Куючы дирижёр Савелий Бергольц
Режиссер Ширияздан Сарымсаков
Беренче куелыш 23 июнь 1940
ГалиябануГалия Кайбицкая,
ХәлилУсман Әлмиев

Төп партияләр

үзгәртү

«Галиябану»ның опера варианты туганчы, драматик вариант бик күп сәхнәләрдә куелган. Дүрт пәрдә, тугыз күренештән торган «Галиябану» (беренче исеме — «Сәгъдәтбану») драмасын Мирхәйдәр Фәйзи 1916 елда иҗат итә. Беренче тапкыр, шактый үзгәртелеп («Галиябану» исеме белән), Ырынбурда «Ширкәт» труппасы тарафыннан 1917 елның 19 мартында сәхнәләштерелә. Режиссеры — Вәлиулла Мортазин-Иманский. Галиябану ролендә — Сара Байкина. «Сәйяр» труппасы әсәрне Казанда куя. Татар академия театрында дүрт тапкыр Габдулла Кариев, Гомәр Девишев, Гомәр Исмәгыйлевләр тарафыннан сәхнәләштерелә.

Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану»ы сюжетына опера язу идеясе 1935 елның 25 августында Мәскәү опера студиясенең репертуар шурасы утырышында, булачак операларның темалары билгеләнгән чакта туа. 1934 елда бер төркем иҗатчыларны, татар опера театрына кадрлар әзерләү максаты белән, әлеге студиягә җибәргән булалар. Ул чорда композиторларның һәрберсе яңа опера-балет язу теләге белән яши. Языла башлап ташланган әсәрләр дә байтак.

1937 елның августында Әхмәт Ерикәй әсәрнең либреттосын тәкъдим итә. Операны язу бурычы 1932 елда ук «Галиябану» сюитасын язган Александр Ключаревка тапшырыла. Әмма композитор операны билгеләнгән вакытка тапшыра алмый, шуңа күрә студия җитәкчелеге аның белән килешүне өзә. 1937 елда бу эшкә Мансур Мозаффаров алына. Либретто кат-кат тикшерелеп, Әхмәт Ерикәй тарафыннан кабаттан эшләнелә.

  Либретто үзенең композициясе белән бик уңышлы эшләнгән. Либретто пьесадан читкә дә китмәгән, һәм шул ук вакытта опера жанрына яраклаштырылып, бик оста кыскартылган, кирәксез вак моментлар төшереп калдырылган. Автор хор, ария, дуэтларны, квартет, триоларны бик урынлы һәм ачык формада эшләгән
Муса Җәлил рецензиясеннән
 

Мансур Мозаффаров төп партия — Галиябану партиясен махсус Галия Кайбицкая өчен иҗат итә. Премьерасы 1940 елның 23, 24, 27 июнь көннәрендә, Нәҗип Җиһановның «Качкын» һәм «Ирек» операларыннан соң уза. 1944 елның 7, 13 гыйнварларында Татар опера театрында 1940 елгы куелышта күрсәтелә (дирижер Җәлал Садриҗиһанов).

«Галиябану» опера сәхнәсендә озак бармый. Сәбәбе — либреттога да (либретто телендәге җитешсезлекләргә, аның кыска булуына), музыкага да дәгъвалар күп булуда.

  Композитор классик драманы классик опера дәрәҗәсенә күтәрерлек эшләмәгән. Халыкчанлыкны саклауны халык музыкасын, халык моңнарын турыдан-туры операга күчерү төсендә аңламаска кирәк. Композиторның бурычы әзер көйләрне теркәп, попурри эшләүдә түгел. Халык хәзер опера тыңларга өйрәнде. Ул андагы уңышлы-уңышсыз якларны тотып ала башлады
 

«Галиябану» операсының Мансур Мозаффаров язган икенче варианты (Хәй Вахит либреттосы белән) 1952 елның 20 ноябендә ТАССР композиторларының иҗат җыелышында тикшерелә. М. Мозаффаров операның өченче вариантын да эшләгән. Соңгы вариантның клавиры һәм партитурасы ТР милли архивында саклана.

Чыганаклар

үзгәртү
  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият

үзгәртү
  1. Гүзәл Сәгыйтова. Галиябану. «Казан утлары», 2014 ел, октябрь, 152-154нче бит.

Сылтамалар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Опера. Хронологический указатель. 2019 елның 1 сентябрь көнендә архивланган. Казанский театральный музей(рус.)