Асия Измайлова
Асия Измайлова (Асия Сәфиулла кызы Измайлова, 1903 яки 15 август 1903, Сембер, Сембер губернасы, Россия империясе
Сембер — 3 гыйнвар 1993, Мәскәү, Россия) — җырчы (меццо-сорано), ТАССРның атказанган артисты (1939). 1920-елларда Мәскәү татар театрын оештыруда катнашкан. 1939-1944 елларда Татар опера һәм балет театры солисты. Партияләр: Бикә («Качкын», Н. Җиһанов), яучы хатын («Галиябану», М. Мозаффаров), Ольга («Евгений Онегин», П. Чайковский). 1944-1950 елларда Дәүләт театр сәнгате институтында һәм Мәскәү консерваториясендә татар студияләре директоры һәм педагогы. 1963-1992 елларда Мәскәү консерваториясендә укыткан.
Асия Измайлова | |
---|---|
Туган | 1903 яки 15 август 1903 Сембер, Сембер губернасы, Россия империясе яки Сембер |
Үлгән | 3 гыйнвар 1993 Мәскәү, Россия |
Ватандашлыгы | Россия империясе СССР |
Һөнәре | җырчы |
Эш бирүче | Мәскәү дәүләт консерваториясе |