Ширкәт (труппа)

татар антреприза труппасы (1915-1917)

«Ширкәт» ― татар драма труппасы (антреприза). 1915 елның ноябрендә Оренбургта «Сәйяр» һәм башка театр труппаларыннан күчкән артистлардан оеша. Труппада Вәлиулла Мортазин-Иманский, Мохтар Мутин, Габдрахман Мангушев, М. Иманская, З. Камская, Фатыйма Ильская, Л. Сыртланова, Камал I, Сара Байкина, Фәхрениса Сәмитова, Җәлал Байкин кебек артистлар эшләгәне мәгълүм. Труппа 1918 елның июленә кадәр эшли. [1].

1917 елның 19 мартында Оренбургта Мирхәйдәр Фәйзинең "Галиябану" пьессасы труппа тарафыннан беренче итеп сәхнәгә чыгарыла[2].

1917 елда «Ширкәт» труппасы ― Башкорт хөкүмәте мәдәни-агарту комиссиясе каршындагы «Мортазин-Иманский театры» (рус. «Театр Муртазина-Иманского» при Культпросветкомиссии Башкирского правительства), 1920 елга ― «1нче Революцион армиянең сәяси бүлеге каршындагы мөселман труппасы» итеп үзгәртелә[3].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Исмәгыйль Рәми, Рәис Даутов. Әдәби сүзлек. Казан, ТКН, 2001
  2. Лирон Хәмидуллин. Милли мирасыбыз җәүһәрләре. "Казан утлары" журналы, 2007 ел, №2
  3. Театральная энциклопедия: [в 6 т.]. Т. 3: Кетчер — Нежданова. — 1964.