Төп менюны ачу

Лирон Хәмидуллин

Лирон Хәмидуллинтатар язучысы, тәрҗемәче, СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1977 елдан).

Лирон Хәмидуллин
Liron hamidullin.jpg
Туган телдә исем Лирон Хәйдәр улы Хәмидуллин
Туган 10 ноябрь 1932(1932-11-10) (87 яшь)
Куйбышев өлкәсе Яңа Малыклы районы Иске Төгәлбуга авылы
Яшәгән урын Груздев урамы, Казан[1]
Милләт татар
Һөнәре язучы

Тормыш юлыҮзгәртү

Ул Сембер өлкәсенең Яңа Малыклы районы Иске Төгәлбуга авылында туа. Ырынбур өлкәсенең Яңа Сергиевка районы, Искеавыл (Иске Белогор) мәктәбендә җиде класс тәмамлаганнан соң, тимер юл техникумында укый, 19511954 елларда әрмедә хезмәт итә. Аннан кайткач, Орск шәһәрендә тимер юл участогы бригадиры, соңрак өлкән мастер була. 1961 елдан Казанда яши. Башта — Трамвай-троллейбус идарәсендә, 19671982 елларда СССР Әдәби фондының Татарстан бүлеге директоры булып эшли.

ИҗатҮзгәртү

Лирон Хәмидуллин әдәбиятка 60нчы елларда килә. Әдәби җәмәгатьчелек аның «Юлда» дигән хикәяләр җыентыгын һәм «Дала иртәсе» дигән повестен җылы кабул итә. Ул озак еллар тәрҗемә өлкәсендә эшли: үзбәк язучысы Ә.Мохтарның — «Чинар» романын, казакъ язучысы Ә. Әлимҗановның — «Отрар хатирәсе» дигән китабын, В. Быковның «Обелиск» һәм «Дожить до рассвета» дигән повестьларын татарчага тәрҗемә итә.

Лирон аганың иҗатында шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Закир Рәмиев, драматург Мирхәйдәр Фәйзи, тарихчы һәм әдәбиятчы Габделбари Баттал, татар телле беренче газета-журналлар нашире һәм җырчы Камил Мотыйгый, фабрикант Акчуриннар нәселе һ.б. мәшһүр затлар турында даими һәм вакытлы матбугатта дөнья күрә килгән библиографик һәм фәнни-популяр хезмәтләре зур урын биләп тора.

Шулай ук карагызҮзгәртү

СылтамаларҮзгәртү