Казан утлары (журнал)

Казанда татар телендә чыгучы журнал

«Казан утлары»1922 елдан Казанда татар телендә чыгучы журнал. XX гасырның икенче чирегендә ул татар халкының төп журналы булган. Бөек Ватан сугышы чорында да, СССРда күпләп гәҗит-журнал ябылып торганда да ул чыгудан туктамаган.

Казан утлары

Гамәлгә куючы

«Татмедиа» ААҖ

Нәшер итүче

«Татмедиа» ААҖ

Нигезләнде

1922

Тел

татар теле

Төп офис

Казан, Декабристлар ур.. 2

Татар язучыларының иң яхшы романнары, повестьлары, хикәяләре әүвәл шушы журналда дөнья күрә. Биредә шулай ук пьесалар, күренекле шәхесләрнең истәлекләре һәм көндәлек язмалары, театр һәм җыр сәнгате турындагы мәкаләләр, юмор-сатира әсәрләре басыла. Татар халкының тарихы, рухи мирасы һәм хәзерге хәле журналның төп, үзәк темасы булып тора.

Журналның гамәлгә куючысы — «Татмедиа» ААҖ.

Баш мөхәррир булып озак еллар Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин эшләде, 2014-2017 еллардаИлфак Ибраһимов, 2018 елданРөстәм Галиуллин[1].

Журналга Россия Федерациясенең барлык почта бүлекчәләрендә дә язылып була.

Тарих үзгәртү

  • 1922 елның май аеннан бирле татар телендә чыга.
  • 1922-30 елларда — «Безнең юл», 1930-33 елларда — «Атака», 1933-65 елларда — «Совет әдәбияты», 1965 елдан башлап «Казан утлары» исеме белән дөнья күрә.
  • 1977 елның 17 гыйнварында «Мактау билгесе» ордены белән бүләкләнә.
  • 2006 елның февралендә «Казан утлары», элекке СССРның әдәби журналлары арасында беренче булып, 1000нче санын чыгарды. Шул мең саннан иң шәп әсәрләрне сайлап, «Сүнмәс утлар балкышы» дигән, матбугатта бик югары бәя алган антология дә нәшер ителә.

Җитәкчеләре үзгәртү

"Совет әдәбияты":

"Казан утлары":

Журналның тиражлары үзгәртү

  • 1965 (6) — 20 228
  • 1970 (1) — 86 246 ↑
  • 1975 (1) — 90 000 ↑
  • 1980 (1) — 94 800 ↑
  • 1990 (1) — 81 049 ↓
  • 2005 (1) — 7 025 ↓
  • 2018 (1) — 4 100 ↓
  • 2022 (7) — 7 523 ↑
  • 2023 (1) — 6 041 ↓
  • 2023 (7) — 5 459 ↓

Кызыклы фактлар үзгәртү

  • Бөек Ватан сугышы чорында аның кайбер нөсхәләрен, корал һәм азык-төлек белән бергә, дошман тылындагы сугышчыларга парашют белән ташлаганнар.

Элемтә үзгәртү

  • Редакция адресы: 420066, Казан, Декабристлар урамы, 2.
  • Email: kazanutlari@yandex.ru

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү