Афзал Шамов

татар язучысы, тәрҗемәче

Афзал Шамов, тулы исеме Афзалетдин Шиһабетдин улы Шамов (1901 елның 4 марты1990 елның 19 гыйнвары) — танылган татар язучысы, тәрҗемәче, Татарстан Язучылар берлеге рәисе.

Афзал Шамов
Туган телдә исем Афзалетдин Шиһабетдин улы Шамов
Туган 4 март 1901(1901-03-04)
РИ, Казан губернасы, Зөя өязе, Татар Танае
Үлгән 19 гыйнвар 1990(1990-01-19) (88 яшь)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Әлма-матер Мәскәү дәүләт университеты
Һөнәре язучы, тәрҗемәче
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Җефет Гадилә Насыйрова
Бүләк һәм премияләре Кызыл Йолдыз ордены (1944), Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (1957), Октябрь Инкыйлабы ордены (1971), уннан артык медаль

 Афзал Шамов Викиҗыентыкта

Тормыш юлы һәм иҗаты үзгәртү

Язучы 1901 елның 4 мартында элекке Казан губернасының Зөя өязе (хәзерге Татарстанның Яшел Үзән районы) Татар Танае авылында хәлле крестьян гаиләсендә туган. Мәктәп чорында аны шул чорның күренекле педагогы Фатих Сәйфи-Уфалы укыта һәм кечкенә Афзалда әдәбиятка мәхәббәт тәрбияли.

Казанның Касыймия мәдрәсәсендә белем алган Афзал Шамов 1922-1925 елларда Казан дәүләт университеты рабфагында укый. 1926 елда Беренче Мәскәү университетының әдәбият һәм сәнгать факультетына укырга керә, беррәттән РСФСР Мәгариф комиссариаты каршындагы Төрки халыклар бүлегенең укый-яза белмәүне бетерү комиссиясе әгъзасы вазыйфасын башкара.

Афзал Шамов — татар әдәбиятында, иң беренче чиратта, оригиналь проза әсәрләре: хикәяләр һәм повестьлар авторы буларак танылган язучы. Аның егерменче еллар татар авылы тормышына багышланган "Рәүфә" (1926), гражданнар сугышы чоры героикасына бәйле "Днепр буенда" (1927), "Бер мәхәббәт турында" (1933), совет тормышы шартларында гаилә кору һәм башка әхлакый мәсьәләләрне яктырткан "Ана" (1933), "Госпитальдә" (1938), "Туйда" (1938) кебек повесть һәм хикәяләре егерменче-утызынчы еллардагы татар әдәбиятының сәнгатьчә югары дәрәҗәдә эшләнгән матур үрнәкләре булып саналалар. Ул язган хикәяләр рус, венгер, казак, чуаш, башкорт һәм башка телләргә тәрҗемә ителәләр.

Афзал Шамов — әдәби тәрҗемә остасы. Мәсәлән, Александр Пушкинның "Капитанская дочка" ("Капитан кызы", 1936), Николай Гогольнең "Старосветские помещики" ("Борынгы алпавытлар", 1939), Николай Островскийның "Как закалялась сталь" ("Корыч ничек чыныкты", 1936), Жүл Вернның "Дети капитана Гранта" ("Капитан Грант балалары", 1938), Лев Толстойның "Воскресение" ("Яңадан туу", 1950) романы белән "Хаҗи Морат" (1953) повесте һ.б. бар.

Бөек Ватан сугышы чорындагы шәхси батырлыклары һәм әдәби иҗат өлкәсендәге хезмәтләре өчен А. Шамов Кызыл Йолдыз (1944), Хезмәт Кызыл Байрагы (1957), Октябрь Революциясе (1971) орденнары һәм уннан артык медаль белән бүләкләнгән.

Афзалетдин Шамов 1990 елның 19 гыйнварында вафат була.

Гаилә хәле үзгәртү

Хатыны Гадилә Насыйрова[1].

Шулай ук карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Рабит Батулла. Урыннары җәннәттә булсын. К.: «Рухият» нәшрияты, 2007. 136нчы биттә. ISBN 978-5-89706-109-9